Чит ил фермерларының дулкынлану сәбәбе нәрсәдә?
Гыйнвар ил тормышында мөһим вакыйгаларга бай булды. Айның икенче яртысында аларны аграр сәясәт белән бәйлеләре тулыландырды. Ил Президенты Владимир Путин Русия Федерациясе Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасының яңа редакциясен раслады. Документ 2010 елдан гамәлдә һәм аның яңасы ил башлыгы фәрманы белән хәзерге заман социаль-икътисади шартларны, халыкара дәрәҗәдәге хезмәттәшлекне һәм соңгы еллардагы аграр тармактагы үзгәрешләрне исәпкә алып әзерләнде. Яңа Доктринаның асылы шунда: элеккесеннән аермалы буларак, күрсәткечләр халыкара стандартларга туры китерелеп һәм илнең төп туклану продуктлары белән үз-үзен тәэмин итә алу мөмкинлекләреннән чыгып эшләнде.
Мөһим вакыйганың икенчесе — Русиянең, шул исәптән Башкортстанның Берлинда узган “Яшел атна-2020” халыкара күргәзгә-ярминкәдә катнашуы. 85нче Халыкара күргәзмә үзенең оештыру эчтәлеге белән генә түгел, ә дөнья базарында урын алган зур брендлы азык-төлек индустриясе вәкилләре белән очрашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы булуы белән дә аерылып тора. Русиянең бердәм стенды “канаты астында” Башкортстаннан әлеге аграр форумда “Башкортстан продукты” проекты һәм республиканың 12 предприятиесе катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Әйтергә кирәк, әлеге ике мөһим вакыйга яңа авыл хуҗалыгы елы өчен генә түгел, ә аграр сәясәттәге “кыйбла”ны билгеләүче чаралар да булып тора. Илнең Азык-төлек хәвефсезлеге доктринасы русиялеләрнең эчке базар ихтыяҗларын үзебезнең җитештерүчеләр исәбенә канәгатьләндерү бурычын гына куймый, ә экспорт потенциалын үстерү максатын да билгели. “Яшел атна” форумы исә Русия аграрийларына үз көчләрен тышкы сәүдә мәйданында сынарга, илләр арасында хезмәттәшлек җепләрен ныгытырга булышлык итә.
Башкортстан экспортының мөмкинлекләре ничек үсә һәм республика ил башлыгы билгеләгән бурычларны ничек тормышка ашыра?
Доктрина, җитештерүне арттыру белән беррәттән, русиялеләрне мөмкин кадәр үзебезнең аграрийлар тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продуктлары белән тәэмин итү бурычын да куя. Илнең эчке туклану базарында, аграр документка ярашлы, ашлыкның кимендә — 85, шикәрнең, үсемлек маеның, балык продукцияләрнең — 80, ит һәм ит продуктларының — 85, сөт һәм сөт продуктларының — 90, бәрәңгенең, шулай ук, кимендә 95 проценты үзебезнең илдә җитештерелгән булырга тиеш. Соңгы мәгълүматлар буенча, сөт һәм тоздан башка күрсәткечләр арттырып үтәлгән. Боларга быелдан яшелчә һәм бакча культуралары, җимешләр өстәлде. Беренчеләре белән тәэмин ителеш — 90, җимешләр буенча 60 проценттан ким булмаска тиеш.
Әлеге максатларга ирешү өчен нинди чаралар билгеләнүе Доктринада бәян ителә. Биредә уңыш алуны һәм җирнең уңдырышлылыгын күтәрү юлларына, шулай ук, токымчылык, селекция эшләренә, сыйфат һәм техник регламентларның төгәл үтәлешенә мөһим урын бирелә.
Русиянең экспорт мөмкинлекләрен Берлинда узган “Яшел атна” форумында федераль авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин ачык билгеләде.
— Көнбатыш илләре санкциясеннән соңгы биш елда Русия импортны алыштыру моделеннән аграр экспортны үстерү юлына күчте, — диде ул. — Соңгы ун елда иле-бездә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме ике тапкырдан да күбрәккә артты, һәм бу безгә азык-төлекнең байтак өлешен дөнья базарына чыгару мөмкинлеге бирде. Узган ел, мәсәлән, аграр экспорт күләме 25 миллиард доллардан артып китте. 2000 ел белән чагыштырганда үсеш — 20 тапкыр...
Белешмә. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерүенчә, 2019 елда республика аграр экспорт күләмен 91 миллион долларга җиткерергә тиеш булса, елның 11 аенда ук ул 92,5 миллион доллар тәшкил иткән.
Башкортстанның аграр ведомство башлыгының Берлинда узган традицион форумда катнашуы да очраклы түгел. Беренчедән, Башкортстан аграрийлары дөнья күлә-мендә илебезнең авыл хуҗалыгы казанышларын тәкъдим итү хокукына ия булса, икенчедән, халыкара форум чит ил бизнесы белән турыдан-туры элемтәләр булдыруга да булышлык итә. Чарада аеруча Германия компанияләренең активлык күрсәтүе күзгә ташланды. Әйтергә кирәк, федераль авыл хуҗалыгы министры урынбасары Сергей Левин, Русиягә Германиядән турыдан-туры азык-төлек озату потенциалы хәзер үзен акламый, дип белдерде. Киләчәктә ике арада хезмәттәшлек итүдә төп юнәлешләр Русиядә аграр җитештерүдә немец инвестицияләре белән бәйле булырга тиеш. Соңгы елларда Русиянең авыл хуҗалыгы сәясәтендәге тотрыклылык, дәүләтнең бизнеска карата мөнәсәбәте яхшыруы Германия, шулай ук, башка илләрнең аграр бизнесына юл ача. Әйткәндәй, әлеге вакытта Русиядә уңышлы эшләп килүче немец компанияләре аз түгел. Русия — Германия хезмәттәшлеген үстерүдә, шулай ук, авыл хуҗалыгы тармагындагы берлектәге фәнни тикшеренүләрнең уңышлы дәвам итүе дә игътибарга лаек. Ә инде Русиянең киләчәктә органик авыл хуҗалыгы продукциясе белән башка илләрнең дә игътибарын ныграк җәлеп итүе көтелә.
Берлиндагы очрашулар турында сүз алып барганда, әлбәттә, Башкортстан делегациясенең дә эшлекле очрашуларда катнашуын билгеләргә кирәк. Эшлекле программа кысаларында, мәсәлән, Илшат Фазрахманов Австриянең авыл хуҗалыгы, төбәкләр һәм туризм буенча федераль министры Элизабет Кестингер белән очрашты. Очрашу нәтиҗәләреннән чыгып шуны да билгеләргә була — чит ил бизнесын кызыксындырган продукциянең күп булуы эзсез калмады.
— 2012 елдан башлап Русия, шул исәптән Башкортстан продукциясе бердәм стендта тәкъдим ителә. Шуны да билгеләргә кирәк, ил һәм шулай ук безнең аграр продукция Евросоюз илләренә озатыла. Быел безнең казанышлар немец фермерларында ниндидер бер дулкынлану да тудырды. Чөнки без көндәшлек шартларында эшләргә һәм сәүдә итәргә өйрәндек. Русиядә җитештерелгәннең сәүдә базарындагы өстенлеге шунда: безнеке, Европа белән чагыштырганда, арзанрак һәм экологик яктан чистарак та, — диде Илшат Фазрахманов, Берлиндагы эш сәфәре йомгакларына тукталып.
“Яшел атналык”та Стәрлетамак икмәк комбинаты, “Пышка”, “Турбаслы бройлеры”, Бәләбәй сөт комбинаты, “Башкортстан казы”, “Башспирт”, “Башкортстан үләннәре” кебек илебездә киң билгеле предприятиеләр һәм башка оешмалар катнашты. Алар мондый форумнарда беренче генә чыгыш ясамый. “Умартачылык һәм апитерапия буенча Башкортстан фәнни-тикше-ренү үзәге” учреждениесе мәсәлән, соңгы елларда дөньяның дистәдән артык иле белән сәүдә элемтәләрен ныгытып, Башкортстанны “баллы башкала” буларак танытты.
“Европа илләрендәге сәүдә киштәләрен Башкортстанның сыйфатлы продукциясе белән күбрәк тәэмин итәргә нәрсә комачаулый?” — дигән сорауга Илшат Фазрахманов: “Ясалма каршылыклар һәм Русиянең Европа стандартлары таләбенә җавап бирә алмаган “көчле” сертификатлары гына”, — дип җавап бирде.
Белешмә. Аграр ведомство башлыгы сүзләренә караганда, республика быел экспортка 115 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе озату бурычы куя. Бу узган елдагы күрсәткечтән 25 процентка күбрәк.
Башкортстанның аграр экспортны арттыруга җитди тотынуы соңгы елларда әлеге юнәлеш буенча комплекслы чараларга игътибарны үстерүендә дә күренә. Әйтик, экспортка йөз тоткан аграр предприятиеләргә ташламалы кредитлар бирү, продукцияне транспортировкалау чыгымнарының бер өлешен субсидияләү — шуларның берничәсе генә. Тармак министрлыгы, шулай ук, продукцияне сертификатлау өчен тотынылган акчаны кире кайтарып бирү мөмкинлеге буенча да эш алып бара.
— Экспорт күләмен арттыру катлаулы шартларда бара. Дөньяның бер генә иле дә эчке базарына чит продукция кертергә теләми. Төрле административ каршылыклар тудыра. Чит ил кулланучылары өчен көндәшлек гаять зур. Бу хәл бигрәк тә Кытай белән хезмәттәшлектә ачык күренә. Без алар белән байтактан икътисади мөнәсәбәтләрне көйләргә, әйтик, дуңгыз ите, ашлык сату күләмен арттырырга телибез, — диде Илшат Илдус улы.
Министр сүзләренә караганда, әлегә агроэкспортны үстерүдәге катлаулылык үз продукцияңне тәкъдим итү, формалаштыру һәм төбәк брендларын үстерү буенча компетенция җитешмәү, агропродукция белән оста сәүдә итә белмәү белән бәйле.
Ничек кенә булмасын, Башкортстан бүген илнең аграр юнәлештәге әйдәүче төбәкләренең берсе генә түгел, ә авыл хуҗалыгында тотрыклы сәясәт алып баручы һәм дөньяның сәүдә базарында экологик яктан саф һәм арзан аграр җитештерүе, Русия мәртәбәсен якларга сәләтле булуы белән дә аерылып тора. Экспорт географиясе елдан-ел киңәя. Әзербайҗан, Әр-мәнстан, Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан, Молдова, Таҗикстан һәм Үзбәкстан Башкортстанны үзенең ышанычлы аграр партнеры буларак кабул итә. Төркия, Иран, Монголия, Евросоюз илләре, Кытай һәм Вьетнамның дөньяга билгеле аграр сәүдә компанияләре Башкортстан белән хезмәттәшлеген ныгыта.
Олег Төхвәтуллин.