Илеш районында моңа, беренче чиратта, җитештерү күрсәткечләрен яхшырту исәбенә ирешелә
Илдәге сәяси-икътисади корылышның, исәп-хисап мөнәсәбәт-ләренең үзгәрүе нәтиҗәсендә беренче булып авыл хуҗалыгы каза күрде. Авыл чын мәгънәсендә бөлгенлеккә төште. Энергия ресурсына бәйле кискен сикереш авыл хуҗалыгы предприятиеләрен упкынга ташлады. Авыл кешеләре төшенкелеккә бирелде. Күп урыннарда хуҗалыклар таркалды. Илеш районында, әйтергә кирәк, бүгенге уңышларга зур кыенлыклар аша килделәр. Заманның кырыс таләпләренә тырышлык һәм үҗәтлекне каршы куеп. Тәү карашка әлеге сүзләр пафослы тоелса да, бүген ирешелгән нәтиҗәләрнең һәркайсы халыкның уңганлыгына, җитәкчелекнең тәвәккәллегенә, алдан күрүчәнлегенә нигезләнгән.
Продукция җитештерүне алыйк. Мәсәлән, ягулык-майлау материалларына, электр, машиналар һәм авыл хуҗалыгы коралларына бәяләрнең кискен артуы җитештерелүче продукция структурасын яңадан карарга мәҗбүр итте. Илеш игенчеләре бу сынауларны уңышлы үтте дияргә була. Хәзер алар, нәтиҗәле эшләп, авыл кешесенең яшәү сыйфатын күтәрү максатын беренче планга куялар.
Әлеге чорда, басу-кырлар тынып калган вакытта, Илеш игенчесе дә, иркен сулап, җыйнаган уңышларын барлый, алдагы көнгә план кора. Бүген чәчү әйләнешенә югары агротехника һәм яңа сортларны гамәлгә кертү бурычы алда тора. Район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин әйтүенчә, Илештә тармактагы һәр
отышлы яңалыкка җитди игътибар зур. Хуҗалыклар соңгы елларда орлыкчылыкка өстенлек бирә. Бүгенге көндә сорау белән файдаланган, зур уңыш вәгъдә иткән бөртекле һәм мал азыгы культураларының сыйфатлы орлык запасы тупланган. Республика базарында да, читтә дә сыйфатлы орлык сорау белән файдалана. Әйтергә кирәк, район хуҗалыклары ихтыяҗы булганнарга орлык сатып ярыйсы ук яхшы табыш ала.
Биредә шулай ук терлекчелек тармагында токымчылыкка җитди игътибар бирәләр. Әлеге вакытта районда җиде токымчылык хуҗалыгы бар. Илеш терлекчеләре тулысынча ясалма орлыкландыруга күчтеләр һәм бу алымның өстенлекләрен исбатладылар. Бу уңайдан, беренче чиратта, “Урожай”, “Урал”, “Агыйдел”, Куйбышев исемендәге, “Мир”, “Маяк” һәм башка зуррак хуҗалыкларның эшләре игътибарга лаек.
Хуҗалыкларда хезмәтчәннәр эш хакын акчалата алып баралар. Хуҗалыкта эшләгән авыл кешесенең иртәгәсе көнгә ышанычы бар. Эшче кулларга да кытлык кичермиләр, тәҗрибәле җитәкчеләр һәрчак юлын таба.
Фидакарь хезмәт, алдынгы технологияләр кулланып эшләү нәтиҗәсендә продукция җитештерү буенча район республикада алдынгылар исәбендә. Авыл эшчәннәре, әйтик, 170 мең тоннадан артык ашлык җыеп алды; район терлекчеләре ел дәвамында 43015 тонна сөт, 5364 тонна ит җитештерде; эшкәртүче сәнәгать 100 миллион сумлык продукция сатты. Гомумән, узган ел 3 миллиард сумлык продукция җитештерелде, 250 миллион сум табыш алынды. Продукцияне күбрәк җитештерү, алда билгеләнгәнчә, эшләрне заманча оештыруга бәйле.
Тармак җитәкчелеге, белгечләр, авыл җитештерүчеләренә ярдәм итү, хуҗалыкларда продукция җитештерүне һәм табыш алуны арттыру буенча дәүләт программаларын үз җирлекләрендә гамәлгә ашыру мәсьә-ләләре белән даими кызыксына. Болар барысы бергә соңгы нәтиҗәгә – авыл кешесенең социаль-көнкүрешен яхшыртуга хезмәт итә.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ.
Илеш районы.