Яки ни сәбәпле сөткә бәяләр күтәрелә?
Федераль мәгълүмат чаралары аерым төр азык-төлеккә бәяләр артачагы турында янә хәбәр таратты. 2020 елда, мәсәлән, ит һәм сөт хакларының — 10-12, карабодай ярмасының 5-6 процентка үсүе фаразлана. Ә бәлки, бу очракта “планлаштырыла” дип әйтү дә дөресрәктер. Русия Хөкүмәте каршындагы Аналитик үзәк бу ел ахырына кадәр кайсы төр азык-төлеккә хакларның күпмегә күтәреләчәген исәпләп чыгарган. Әйтергә кирәк, бәяләрнең берникадәр артуы яхшырак та. Әмма ул аграрийлар файдасына микән? Ни дисәң дә, фаразланган инфляция күләме дә исәпкә алынырга тиеш. Шунысы гына бераз аңлашылмый — Аналитик үзәк белгечләре әзерләгән белешмәдә “бизнес сөт предприятиеләренә хаклар артуны кисәтте” дип әйтелгән. Бизнес дигәндә, һәрхәлдә, сөт чималы җитештерүчеләр күз уңында тотылмый кебек. Аналитик үзәк белгече Виктория Павлюшина ит, кош ите, сөт һәм сөт продукцияләренә хаклар арту сәбәпләрен, шулай ук, чимал, газ, электр хезмәтләренә, башка хезмәтләндерү юнәлешләрендә бәяләр күтәрелүдә дип тә билгели.
Гомумән, 2019 елда сөт хаклары соңгы биш елдагы чорда артык үсмәде һәм тотрыклы килеш сакланды. Аерым елларда сезонга карап чимал сатып алу бәяләре үзгәреп торса да, тоташ алганда, җитештерүчеләр өчен файдалы булып калды. Аграр хуҗалыкларның рентабельлелеге, нигездә, сөт исәбенә күтәрелде. Табыш алуның артуы, билгеле, тармакта инвестицияләр күләмен арттыруга булышлык итте. Мисал өчен, быел 23 гыйнварда ил күләмендә бер килограмм сөтнең бәясе 25,66 сумга җитте һәм ул узган елдагы күрсәткечтән 4,4 процентка артып, ил күләмендәге инфляция дәрәҗәсеннән узмады.
Әмма бүген халыкны инфляция дәрәҗәсе яки илдә күпме комплекс төзелүенә караганда, сөт һәм сөт продукцияләренә хаклар арту, үзебездә җитештерелгән сыйфатлы продукция ихтыяҗын канәгатьләндерү кебек сораулар күбрәк борчый. Гадәттә, шул ук бизнес продукциягә бәяләрне ихтыяҗ үскәндә яисә көндәшлек шартлары үтәлмәгәндә күтәрергә тырыша. Русиядә сөт җитмиме, әллә эчке сәүдә базарында бизнес башбаштаклык күрсәтергә телиме?
Башкортстанда сөт терлекчелеге нинди шартларда эшли? Республика аграрийлары тармактагы әлеге юнәлешне үстерүдә нинди чаралар билгеләде һәм үзебезнең ихтыяҗны канәгатьләндерү буенча нинди чаралар тормышка ашырыла?
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белешмәсеннән күренүенчә, гыйнварның соңгы декадасына авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан көндәлек тулай сөт сату 46,2 мең тонна тәшкил иткән, ягъни, узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3,4 мең тоннага артыграк (үсеш 7,9 процент) тәшкил итә. Күрсәткечләрне яхшырткан ундүрт төбәк арасында Башкортстан да бар. Шушы ук чыганакка караганда, республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗа-лыклары 27 гыйнварга сөт чималын 46 мең тонна җитештерде. Бу бер ел элек булган дәрәҗәдән 3,7 мең тоннага күбрәк.
Башкортстанда аграр сәясәттә терлекчелек тармагын үстерүнең, атап әйткәндә, сөт җитештерүне арттыру бурычы икътисадның әлеге секторында үсеш ноктасы буларак кабул ителде. Мондый максат сәүдә базарында сөт һәм сөт продукцияләренә ихтыяҗ арту белән генә түгел, ә тоташ авыл хуҗалыгының үсеше, авылдагы социаль мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәмләшүе бер үк вакытта азык-төлек бәйсезлеген тәэмин итү белән дә бәйле.
— Безнең максат — 2024 елга республикада яшәүче һәркемгә еллык сөт куллану күләмен 370 килограммга, ә аны җитештерү һәм эшкәртү күләмен 1,2 миллион тоннага җиткерү. Шул рәвешле, товар сөте җитештерү 2024 елга әлеге күләмнән 66 процентка артачак. Билгеләнгән бурычны үтәү өчен, республикада индустриаль типта яңа 20 сөтчелек фермасы төзеләчәк. Басым ясап шуны да билгеләргә телим: без өстәмә комплекслар һәм җитештерү предприятиеләре төзүгә генә түгел, ә халыкны, сәүдә базарын сыйфатлы, экологик яктан чиста үзебезнең сөт белән тәэмин итү һәм шулай ук, республика халкын сөт эчү культурасына өйрәтү бурычын да куябыз. Әлбәттә, сөт куллану арта. Узган елның августында узган “Сөт иле” фестивале белән, мәсәлән, 58 мең кеше танышты, күчтәнәчкә тәкъдим ителгән 12 мең тонна сөттән авыз итте. Бу чара безгә башкортстанлыларны үзебезнең җитештерүчеләр һәм аларның продукцияләре белән якыннан таныштыру мөмкинлеген бирде, — диде республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
[i]]Белешмә. Русия буенча һәр кеше елына 240 килограмм сөт продукциясе куллана. Башкортстанда әлеге күрсәткеч 325, Европа илләрендә 370-420 килограмм тәшкил итә.[/i]
Республикада узган ел сөт артуга нинди чаралар булышлык итте? Әлеге сорау белән без тармак министры урынбасары Ревнер Байтуллинга мөрәҗәгать иттек.
Аграр ведомство башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, 2019 елда сөт җитеш-терү 17,2 мең тоннага арткан һәм максатлы индикаторлар арттырып үтәлгән.
— Әлбәттә, терлекчелек тармагындагы уңышларга, беренче чиратта, дәүләт ярдәме мөһим роль уйнады, — ди Ревнер Байтуллин. —Узган ел сөт терлекчелеген үстерүгә ил һәм республика казнасыннан 1 миллиард сумнан артыграк күләмдә акча юнәлтелде. Шул исәптән, эшкәртүгә озатылган чималны субсидияләүгә — 302,6 миллион, токымлы сыер малы өчен — 529,4 миллион һәм саву аппаратлары, башка корылмалар сатып алудагы чыгымнарны субсидияләүгә 192 миллион сум бүленде. Болар һәммәсе дә урыннарда чимал җитештерүчеләргә зур ярдәм бирде. Быел да мондый ярдәмнең тоемлы булуына һәм ирешелгәннәрне тагын да арттырачагына ышанабыз. Республика программалары уңышлы эшли. Грант алучылар саны елдан-ел арта. Эре аграр предприятиеләр янәшәсендә хуҗалык итүнең кече формалары өлеше арту да куандыра.
[i]]Белешмә. 2019 елда республика гаилә терлекчелек фермаларын үстерү программасы буенча 26 фермер хуҗалыгы грантларга ия булды. Фермер хуҗалыкларына күрсәтелгән дәүләт ярдәме 219 миллион сум тәшкил итте.[/i]
Республикада тулай сөт җитештерү күләме буенча иң яхшы күрсәткечкә ирешкән тәүге биш хуҗалык эшчәнлеге бүген тармакта эшне оештыруда тәҗрибә үрнәге булып тора. Чакмагыш районының “Базы” хуҗалыгы, мәсәлән, узган ел тулай сөт җитештерүне 17746 тоннага, Авыргазы районының “Урожай” авыл хуҗалыгы предприятиесе 12897 тоннага җиткерде. Әлеге исемлекне янә дә Чакмагыш районының “Герой”, Учалы районының “Бәйрәмгол” агрофирмасы хуҗалыклары дәвам итә. Чакмагыш, Дүртөйле, Стәрлетамак, Авыргазы һәм Илеш районнары республикада сөт җитештерүне арттыруга иң зур өлеш кертә.
Шуны да билгеләргә кирәк, соңгы елларда республикада сөт җитештерүне арттыруда индустриаль типтагы заманча авыл хуҗалыгы предприятиеләренә өстенлек бирелә башлады. Әлбәттә, мондый “өстенлек”нең кечерәк аграр хуҗалыклар язмышында ни дәрәҗәдә чагылуын әлегә төгәл әйтеп булмый. Эре комплексларда чимал күбрәк тә җитештерелер, үзкыйммәте дә, бәлки, түбәнрәк булыр. Әмма эре комплекслар үзләреннән кечерәк булганнарын “йотмасмы” дигән сорау да туа. Авыл фермалары сөтен алучы булырмы, аларның кимүе тармакта эшсезлеккә китермәсме? Дөрес, индустриаль типтагы комплекслар эре инвесторларны җәлеп итү, миллиардлы инвестицияләр белән бәйле. Соңгы елларда гына, мәсәлән, тармакта тугыз эре инвестпроект эшли башлады. Әйтик, Ярмәкәй районының Семен-Макар авылында, әлбәттә, Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” хуҗалыгында инвесторлар ярдәме белән шундый зур комплекслар сафка басты. Биредә инновацион җиһазлар кулланыла, яңа технологияләр кертелә, токымлы мал сатып алына. Боларның барысы да кул хезмәтен киметүгә, арзанлы һәм күбрәк продукция җитештерүгә юнәлтелгән. Шул ук вакытта, эре комплекслар санының артуы, авыллардагы кече фермаларның көндәшлек шартларында эшли алачагына да ышанасы килә.
[i]Белешмә. Тармак министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, 2019 елда республика хуҗалыклары рекордлы санда токымлы сыер малы сатып алган. Югары продуктлы сыерлар 10,8 мең башка тулыланган. Әлеге юнәлешкә бюджет ярдәме алдагы биш елга исәпләнеп билгеләнгән һәм ул һәр ел саен 500 миллион сум тәшкил итәчәк. Һәр баш мал өчен уртача 50 мең сумнан каралса, бу һәр ел саен мал саны 10 мең башка артачак дигән сүз.[/i]
— Әгәр без сөт җитештерүдә заманча һәм нәтиҗәле эшләүче предприятие булдырырга телибез икән, аның кимендә 1200 баш савым сыеры һәм тәүлегенә 26 килограммнан күбрәк сөт бирергә сәләтле сыеры булырга тиеш, — ди Илшат Фазрахманов.
Республикада бүген сөт җитештерү сәясәтендә максатлар шундый. Сәүдәдә сөт хаклары күтәрелгән хәлдә дә, билгеле, ул һич тә аның аз җитештерелүенә, ихтыяҗ артуга бәйле түгел. Әйткәндәй, республикадан читкә ел саен 110-120 мең тонна чамасы сөт сатыла һәм шул ук күләмдә башка төбәкләрдән керә. Базар мөнәсәбәтләре шартларында бу табигый хәл. Әмма, ничек кенә булмасын, сөт терлекчелеге бүген аграр хуҗалыкларның ышанычлы табыш чыганагы гына түгел. Авылларның язмышы, крестьян ихаталарының иминлеге һәм социаль тотрыклылык турында уйлаганда, авыл янәшәсендәге фермаларның ролен дә истән чыгармаска иде. Әле кайчан гына мал фермасы булган авыл югалмый, дип әйтә торганнар иде.
Олег Төхвәтуллин.