Авыллар үсешендә, аларның социаль икътисади хәлен яхшыртуда урындагы үзидарә нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелгән реформалар, күпсанлы дәүләт программалары, партия проектлары нинди роль уйный? “Әйт, авылым...” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышында сүз шул хакта.
Балтач районы территориясендә унбиш авыл биләмәсе бар. Төпкелдә урнашкан Көндәшле авыл биләмәсе Көндәшле, Курач, Рәхимкүл, Казанка авылларын берләштерә. Алар ничек үсешә? Үткән елның июнь аеннан авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасына билгеләнгән Илгиз СӘХИПОВ белән шушы хакта әңгәмәләштек.
— Илгиз Рәшитович, сөйләшүне үзегез җитәкләгән биләмә белән таныштырудан башласагыз иде.
— Көндәшле авыл биләмә-сендә бүген Көндәшле урта, Курач башлангыч мәктәпләре, шушы ике авылда балалар бакчалары, фельдшер-акушерлык пунктлары, авыл клублары, авыл китапханәләре эшли. Көндәшледә элемтә бүлекчәсе халыкка почта хезмәте күрсәтә.
Ике авылда да чикләнгән җаваплылыктагы “Мотор” җәм-гыяте эшчәнлек алып бара. Курачлылар казчылык белән шөгыльләнсә, Көндәшледә терлекчелек тармагы үстерелә. Көндәшле һәм Курач авыллары халкына “Радуга” кулланучылар җәмгыяте кибетләре сәүдә хезмәте күрсәтә. Көндәшледә “Башкортстан” крестьян-фермер хуҗалыгының (җитәкчесе — Рәлиф Хәмәтнуров), шәхси эшкуар И. Шәйбәковның “Илан” кибете эшли. Көндәшледә мәчет (имамы Илшат Хәмәтнуров), Курачта “Иоанн-Предтече” чиркәве ишекләре халыкка һәрвакыт ачык. Гыйбадәтханәгә Аскыннан батюшка килә. Чиркәү Нефтекама епархиясенә карый.
— Җаваплы вазыйфага билгеләнүегезгә ярты ел гына. Шушы вакыт эчендә күп эшләр башкарырга өлгергәнсез. Авыл тормышындагы проблемаларны хәл иткәндә халык ярдәмен тоясызмы?
— Авылда нинди генә эшкә тотынсаң да, халык катнашлыгыннан башка башкарып чыгып булмый. Бездә дә шулай. Авылдашлар, якташлар белән бер-лектә, район җитәкчелегенең яклавында байтак эшләр башкарылды. “Бердәм Русия” сәяси партиясенең “Эшлекле гамәлләр” проекты Көндәшле авылы урамнарында корыган, тирә-якка аву куркынычы белән хәвеф тудырган агач кәүсәләрен кисеп алу, Курач авылында ял итү урынын төзекләндерү мөм-кинлеге бирде. Күл буена чатыр эшләнде, яр буе ком салып тигезләнде.
Көндәшле авылында “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәме үтте. Халык катнашлыгында тирә-як мохитне чистарту өмәләре оештырылды.
— Авыл эчендәге урамнар, юллар торышы да — халыкның үзәгенә үткән проблема.
— Бу юнәлештә дә эшлибез. Мәсәлән, Көндәшле авылының Н. Такаев, Комсомол урамнарына юл салынды. Шулай ук Көндәшленең Түбән оч зиратына юл йөрерлек хәлгә китерелде. Бу эшләр район бюджеты исәбенә башкарылды. Көндәшле авылын ике өлешкә бүлеп агучы Инеш елгасы аша күпер эшләнде. Элекке күпер җимерек хәлдә иде. Авылның Түбән очы белән Тау өлешен тоташтырган күпер иде ул. Транспорт чаралары да йөри торган, ике өлешне тоташтыручы күпер эшләнүе күп проблемаларны артта калдырды.
Шулай ук элекке кирпеч заводы янында Инеш елгасы аша халык урманга, печәнгә йөри торган юл торба салып киңәйтеп эшләнде. Өске өлештәге элекке буа үз хәленә кайтты.
Быел Урындагы башлангычларга ярдәм программасында катнашырга, Көндәшле авылында Дан скверы булдырырга дигән карарга килдек. Узган елларда шул ук программа буенча Курач авылында күл тирәнәйтеп чистартылган, Көндәшледә зират коймалары яңартылган булган.
— Чишмәләр, сулыкларга бәйле нәрсәләр әйтә аласыз?
—Территориядәге, дөресрәге, Көндәшле авылындагы җиде чишмә чистартылды. Быел аларны төзекләндерү эшен дәвам итәргә исәп тотабыз. Шушы чишмәләрнең икесенең суын ел әйләнәсенә халык эчәр су итеп файдалана.
— Бүген республикада шәхси һәм фермерлык хуҗалыкларын үстерү юнәлешендә күптөрле программалар эшләп килә. Алар турында сезнең төбәк авыллары халкы хәбәрдармы, программалардан файдаланамы, ярдәм сорап киләме? Гомумән, авылда шәхси эшкуарлыкны үстерү, халыкка эш урыннары булдыру күз уңында тотыламы?
— Әйе. Авылдашлар очрашуын үткәрүнең максаты, асылы да шуңа бәйле иде. Чит җирләр-дә яшәүче авылдашлар арасында кайтырга теләүче кеше-ләр бар. Үзебезнең авылларда шәхси предприятиеләр ачып, эш урыннары булдыру нияте белән яшибез. Социаль челтәрләр аша авылдашлар белән бәйләнештә торабыз. Кайтып төпләнергә теләүчеләр бар.
Алдагы елда, шулай ук, “Агростартап” программасы буенча ике крестьян-фермер хуҗалыгы оештырып, эшчәнлек башлап җибәрергә исәп тотабыз. Ике якташыбыз, ике курачлы киләчәктә малчылык белән шөгыльләнергә теләк белдерде.
Гомумән алганда, безнең төбәктә эш сөюче, уңган халык яши. Һәр кеше шәхси хуҗалыгын үстерә. Умартачылык белән шөгыльләнә, мал симертәләр. Бездә халык киләчәккә өмет белән карый.
Әлбәттә, үз эшен башларга теләүчеләр өчен бернинди киртәләр юк, без аларга иң беренче чиратта ярдәм итәргә тырышабыз.
— Киләчәккә планнарыгыз да байтактыр әле?
— Алга матур планнар белән яшибез. Якташларыбыз ярдәме белән Көндәшле авылы уртасындагы авыл күлен тирәнәйтү, чистартуны башкарып чыгарга исәп тотабыз. Күл чи-тендәге тугайга чатыр эшләп, биредә халыкка ял итү урыны җиһазландырасы иде.
Курач авылы халкына юл кирәк. Авыл эчендәге Интернациональ, Ленин, Гагарин урамнарын ремонтлау күздә тотыла. Әлеге вакытта Курачта яңа баганалар утыртылып, электр линияләре капиталь ремонтлана. Урам утлары диодлы лампаларга алыштырыла. Яктырту нокталарын 16дан 32гә җиткерү буенча эш алып барыла. Курач авылындагы храм тирәсе яктыртылды. Хәзер изге урын тәүлекнең караңгы сәгатьлә-рендә дә ерактан ук балкып тора.
— Халыкның ялын оештыру турында да берничә сүз әйтсәгез иде.
— Курач авылының клуб бинасында бер бүлмәне ремонтлап, спорт залы итеп төзекләндердек. Шушы көннәрдә район хакимияте ярдәме белән анда җиһазлар кайтарылачак.
Курачтагы хоккей тартмасын элекке урыннан елга буена күчереп кордык.
Көндәшледә авыл биләмәсе башлыгы кубогына хоккей турниры үтте. Өч команда катнашты: Көндәшле мәктәбенең — “Короли льда”, авыл яшьлә-реннән тупланган “Юность” һәм өлкәннәрнең “Көндәшлеләр” командалары боз өстендәге алышка чыкты. Киеренке ярышлардан соң “Короли льда” командасы кубокка ия булды.
Яңа елны 100 процент әзерлек белән каршыладык. Урамнарга, социаль учреждениеләр тирәсенә гирляндалар урнаштырылды. Авыл күле өстендә боздан сыннар эшләнеп, бизәлде. Таулар, шугалаклар булдырылды. Мәктәпләр, клублар, балалар бакчаларына гирляндалар урнаштырылды. Быел Яңа ел кичәсен төнге сәгать уникедән соң авыл уртасындагы күл өстендә үткәрдек.
Яңа ел каникуллары көн-нәрендә халык, кунаклар өчен төрле ярышлар, уеннар оештырдык. Максатыбыз — авыл халкын берләштерү.
Яңа елда авылларыбызда “Иң матур йорт” бәйгесенә йомгак ясап, җиңүчене билгеләдек.
Төрле юллар белән халыкны файдалы шөгыльләргә күбрәк җәлеп итеп, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалап, “Аек авыл” программасына кереп, анда да катнашырга исәп тотабыз.
— Әңгәмә өчен рәхмәт.
Аида ХӘЙРТДИНОВА әңгәмәләште.
Балтач районы.