+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 февраль 2020, 15:59

Роботлар сыер сава

Башкортстанда беренче роботлаштырылган ферма эшли башлады.

Әбҗәлил районының “Красная Башкирия” авыл хуҗалыгы кооперативында роботлаштырылган сөт фермасы эшли башлады. Фермада 800 баш сыер тоту мөмкин булачак. Һәр сыердан елына 7 тоннадан артык сөт алу көтелә.

Моңа кадәр төбәктә саву роботларын куллану тәҗрибәсе булмаган, шуңа күрә бу проектның республикада аналоглары юк.

Ферма ике комплекстан тора, шуларның икенчесендә төзү эшләре кыска вакыт эчендә тәмамланачак. Беренче корпуста “Lely Astronaut A5” саву роботы, “Lely Discovery Collector 120” вакуум төрендәге өч робот, шулай ук мал азыгы әзерләү өчен робот-двигатель урнаштырылган. Икенче комплекста да шундый роболтлар хезмәт күрәчәк.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
Читайте нас