+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
25 февраль 2020, 07:10

Роботлар... сыер сава

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урын­басары Андрей Назаров эш сәфәре белән Сибайда булды, шәһәр хакимиятендә гражданнарны кабул итте.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урын­басары Андрей Назаров эш сәфәре белән Сибайда булды, шәһәр хакимиятендә гражданнарны кабул итте.

Башкорт дәүләт университетының Сибай филиалы икътисад һәм хокук факультетының иң яхшы студентларына стипендия сертификатлары тапшырылды. Шунда ук #ВпередСибай җәмгыяте белән университет арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Арытаба Андрей Назаров Сибай концерт-театр берләшмәсенең төзелеш мәйданчыгында булды.
Перинаталь үзәк һәм балалар поликлиникасына капиталь ремонт үткәрелә. Андрей Назаров әлеге мәйданчыкларда эшләр барышы белән җентекле танышты.
Икенче көнне Андрей Назаров эш сәфәре белән Әбҗәлил районында булды. Шушы көннәрдә анда “Красная Башкирия” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында республикада беренче роботлаштырылган ферма ачылды.
“Яктыкүл” шифаханәсендә курорт базасын үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
“Әскар – Әлмөхәммәт – Сибай автомобиль юлы” объектын реконструкцияләүне Әбҗәлил районының 34-52,2 километр участогында территориаль заказга кертү турында карар кабул ителде.

Үз хәбәрчебез.
Читайте нас