Халыкны авыл хуҗалыгы товарлары белән тәэмин итү максатыннан Краснокама районында кышкы ярминкәләр дәвам итә.
Узган ялларда район үзәгендә агымдагы елның беренче ярминкәсе үтте. Биредә ит, май, сөт ризыклары, балык, бал, яшелчәләр, камыр ризыклары, мал азыгын арзанрак хакка юнәтергә була иде. Сатып алучыларга аларның үзебездә җитештерелүе, экологик чиста булуы ошый.
Эре мал ите бу юлы азрак иде, ә менә кош-корт сатучылар күп булды: каз, тавык, күркә итен халык теләп алды. Авыл йомыркасының дистәсе ярминкәдә 80 сумга сатылды. Стәрлебаштан китерелгән көнбагыш маеның бер литры 150 сум тора иде, җитен мае - 350 сум, халык аларны да зур теләк белән сатып алды.
Мал, кош-корт асраучылар фураж, катнашазык, бодай саткан урында кайнашты, кирәк-ярагын арзанракка алып калырга ашыкты.
Ярминкәдән халык канәгать калды.