+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
28 февраль 2020, 09:30

“Бездә эчкечеләргә урын юк!”

Шланлыкул халкы шулай дип белдерә

Шланлыкул халкы шулай дип белдерә

Бүздәк төбәгендәге иң борынгы авылларның берсе булган Шланлыкул республика күләмендә дәвам итүче “Аек авыл” конкурсында катнашучылардан иң активы санала. Әлеге чараның төп максаты — эчкечелеккә каршы көрәшне киң җәелдерү.


Бу юнәлештә Шланлыкулда максатлы эш алып барыла. Сәламәт тормыш рәве­шен көндәлеккә әверелде-рүне күздә тотып, мәдәни, спорт чаралары еш үткәрелә. Авыл халкы өчен “Хәмергә каршы” лекцияләр циклы, балалар белән “Без спорт яратабыз” тематикасы буенча уеннар оештырылган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгына әзер-лек барышында истәлекле даталарга багышланган кичә-ләр, конкурслар үткәрү дә ма­тур гадәткә әверелде. Балалар сугыш һәм тыл вете-ран­нарының йортларында була.
Күптән түгел авыл мәдә-ният йортында “Аек авыл” хәрәкәте кысаларында янә бер күләмле чара оештырылды. Ул, шулай ук, сәламәт тормыш рәвеше өстенлек­ләренә багышланды. Авылга күчмә сәламәтлек модуле килде. Октябрьский шәһәре һәм Бүздәк үзәк район дәва­ханәсе табиблары авыруларны кабул итү үткәрде. Авыл кешеләренең һәрбер­сенә сәламәтлек торышын тикшер­тү мөмкинлеге тудырылды. Ул амбулатор тикшеренү­ләрнең тулы циклын күздә тота. Атап әйткәндә, анализга кан биреп, авыл кешеләре заманча медицина җиһазла­рында күзәтү үтте. Әлеге процедураларны оештыруда Туймазы медицина колледжыннан килгән студент-волонтерлар зур ярдәм күр­сәтте. Медицина хезмәткәр­ләре оештырган фитобар авылдашларның күңеленә аеруча хуш килде. Биредә аларны дару үлән­нәре төнәт­мәләреннән ясал­ган файдалы эчемлекләр белән сыйладылар.
Әйтергә кирәк, табиблар­ның шундый зур чара оештыруын авыл халкы зур ка­нәгатьлек белән кабул итте.
— Без, иң беренче чиратта, табибларның авыл кешеләренә карата олы игътибарын тойдык, — ди бу уңайдан ветеран-педагог Асия Сакаева. — Иң мөһиме – дәваханәгә барып та торасы түгел. Тәҗрибәле табиблар һәркемгә киңәшләрен дә бирде, дәвалануның нәтиҗәле ысулларын да күрсәтте.
Күләмле чараның дәвамы булып мәдәният йортында лекцияләр үтте. Алар сәла­мәт тормыш рәвеше алып баруның төрле өлкә­ләренә багышланды. Белгеч­ләр, алкогольле эчемлекләр кулла­ну­ның аянычлы нәти­җәләре турында ачыктан-ачык сөй­ләп, күп кенә мисаллар китер­де. Сүз эчкечелек­нең гаиләгә тискәре йогынтысы турында да барды. Кызганычка каршы, моңа мисаллар авылларда бихисап. Авылдашларны эчкечелек тозагыннан тартып алу өчен киң аңлату эшләре алып бару таләп ителә. Хә­зерге чорда моның әһәмияте аеруча зур, дип билгеләнде сөйләшү барышында.
Соңгы елларда шунысы күзгә ташлана: эчкечелеккә каршы көрәштә хәзер заманча алымнар кулланыла башлады. Моңа инде бигрәк тә медик-волонтерлар оста. Әлеге юнәлештәге Бөтен­ру­сия иҗтимагый хәрәкәте активистлары эчкечелеккә каршы мавыктыргыч уеннар белән авыл халкының ихтирамын яулады. Очрашулар барышында кызыклы әңгә­мәләр, викториналар нәтиҗә­ле кулланылды.
Сәламәт тормыш рәвеше физик культура һәм спорттан башка мөмкин түгел. Волонтерлар белән очрашуда Шлан­лыкул авылында яшәү­че­ләр шундый фикергә килде. Әйткәндәй, авылда спорт киң таралыш ала. Өлкән яшь­тә­геләр, мәсәлән, йөгерү белән беррәттән, скандинавча йөрү-не дә үз итә. Активистлар үрнәгендә авылда спортның бу төре белән шөгыльлә­нүчеләр саны арта.
— Шланлыкулда хезмәт сөючән, булдыклы, тырыш халык яши, — ди Арслан авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Вәкил Арсланов. — Биредә буыннан-буынга тапшырылып килүче гореф-гадәтләрнең тәэсире көчле. Ә алар, белүебезчә, эчкечелекне тулысынча инкарь итә. Хәзер авыл асылына кайта, монда хәмергә урын булмаячак.
Республика конкурсы барышында Шланлыкулда байтак мәдәни һәм спорт чаралары планлаштырылган. Атап әйткәндә, “Уйна, гармун” бәйрәменә әзерлек тулы куәтенә бара. Моннан тыш, район үзәгендәге “Олимп” физкультура-савыктыру үзәгендә авылның спорт гаи­ләләре конкурсы үтәчәк.

Фәнүр ГЫЙЛЬМАНОВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.
Читайте нас