Быел бу мәйданнар 4,5 процентка артачак.
2020 елда республикада чәчүлек җирләре 3 миллион гектарга җитәчәк. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 4,5 процентка күбрәк. Бу турыда Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.
- Иген чәчү мәйданнары 2 миллион гектар булачак. Яшелчә үстерү мәйданын да арттыру күз уңында тотыла. Аны 77,5 мең гектарга җиткерү максаты куелды, - диде ул.
Шул ук вакытта, уҗым басуларының да мәйданы арткан. Узган көздә бу максатка 400 мең гектар җир бүленгән. 2018 ел белән чагыштырганда, бу 145 мең гектарга күбрәк.
- 31 районда гомум мәйданы 200 мең гектар булган сөренте җирләр файдаланылмый, - дип белдерде Илшат Фазрахманов. - Бу җирләрдә чүп үсеп утыра. Аларны файдаланырга кирәк. 200 мең гектар өстәмә рәвештә 500 мең тонна ашлык кына бирәчәк, - диде ул.
Ул, шулай ук, быел шушындый җирләрне тикшерү өчен урыннарга чыгулар оештырылачагын, анда иген чәчмәүче хуҗаларга штраф салыначагын белдерде.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров та файдаланылмаучы сөренте җирләрне киметүгә юнәлтелгән чаралар күрергә кушты.