+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 март 2020, 07:05

Язгы кыр эшләренә әзербез!

Республика Башлыгы чәчүгә әзерлек белән канәгать калды.

Республика Башлыгы чәчүгә әзерлек белән канәгать калды.
Бер айдан республикада чәчү эшләре башланачак. Бу турыда оператив киңәшмәдә Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов белдерде.
Бүген чәчүгә юнәлтеләчәк техника 94 процентка әзер.
- Чәчүгә 15 мең берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы җәлеп ителәчәк. Былтыргы белән чыгыштырганда, 100 данәгә күбрәк. Бу чәчү кампаниясен 3-4 көнгә кыскартуга булышлык итәчәк, - диде ул.
- Безнең язгы эшләргә бүген үк әзер булуыбыз шатландыра. Әмма буш яткан 200 мең гектар җирләрне дә игътибарга алырга кирәк. Акрынлап, аларга да чәчүне җайга салырга кирәк. Инвесторлар җәлеп итеп, аларны эшкәртсәк, республика бюджетына күренерлек керем булачак, - диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Билгеле булуынча, быелгы чәчүгә 1,2 миллиард сумлык дәүләт ярдәме булачак.
Читайте нас