+20 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 Марта 2020, 13:25

Хезмәттәшлек киң мәйданга чыга

«АгроКомплекс» XXX махсуслаштырылган күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Росагролизинг» җәмгыяте генеральный директоры Павел Косов белән очрашты.

«АгроКомплекс» XXX махсуслаштырылган күргәзмәсе мәйданчыгында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «Росагролизинг» җәмгыяте генеральный директоры Павел Косов белән очрашты.

Яклар хезмәттәшлекне үстерү перспективалары һәм республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең техника паркын яңарту буенча федераль ташламалы программада катнашу мөмкинлекләре турында фикер алышты.

Узган ел бу программа буенча Башкортстан аграрийлары 180 берәмлектән артык техника сатып алган. Быел лизингка җиһазлар сатып алу күләме шактый артыр дип көтелә.

Моңа республика тарафыннан тәкъдим ителгән дәүләт чаралары да ярдәм итәчәк. Алар лизинг шартларында авыл хуҗалыгы техникасы сатып алу чыгымнарының бер өлешен лизинг түләүләренә һәм җиһазлар сатып алуга тулысынча түләү шарты белән 50 процентка кадәр күләмдә каплау өчен бюджеттан субсидияләр бирүне күздә тота.

- Башкортстан авыл хуҗалыгын үстерүдә – гел яхшы исәптә, - дип билгеледе Павел Косов. - Бу - Русиянең иң прогрессив төбәкләреннән берсе һәм бу агросәнәгать комплексына дәүләт ярдәме ягыннан да, инвестицияләр кертү ягыннан да.

«АгроКомплекс» күргәзмәсе кысаларында Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов һәм «Росагролизинг» җәмгыяте генеральный директоры Павел Косов хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Ул, аграр сектор предприятиеләренең авыл хуҗалыгы техникасы паркын һәм җиһазларын яңарту һәм модернизацияләү максатларында, республикада күрсәтелә торган дәүләт ярдәмен исәпкә алып, федераль лизинг механизмнарын куллануны киңәйтүгә юнәлтелгән.

Фото:glavarb.ru
Читайте нас