+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
17 март 2020, 15:10

Калтасыда яңа агрокомплекс ачылды

Биредә 170 эш урыны булдыру күз уңында тотыла.

Биредә 170 эш урыны булдыру күз уңында тотыла.
Бүген “Агрокомплекс” оешмасының XXX юбилей күргәзмәсе кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров Калтасы районында “Победа” сөтчелек фермасын ачу тантанасында катнашты. Әлеге чара видеоэлемтә төрендә туры эфирда барды.
Бу терлекчелек комплексы 1200 баш сыер малы асрауга исәпләнгән. Ул заманча автоматлаштырылган.
Әлеге агрохолдингның бу инвестпроекты 5000 баш сөт сыеры үрчетүне күз уңында тота. Завод каты сыр җитештерү һәм Калтасы, Яңавыл районнарында сөт эшкәртүгә юнәлтелгән. Елына 36 мең тонна сөт җитештерүгә корылган бу комплекс өчен 2,3 миллиард сум инвестиция кулланылган. Биредә 170 эш урыны булдыру күз уңында тотыла.
Фото: mgazeta.com
Читайте нас