“Раздолье” җәмгыятендә савым арта
Краснокама районы буенча бүгенгә авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында көн саен 20 тоннадан артыграк сөт савып алалар, әлеге күрсәткечтә кооперативларның өлеше — 15 тоннадан артыграк. Хуҗалыкларда сыерлар күпләп бозаулый. Мал азыгы белән хуҗалыклар тулысынча тәэмин ителгән, алар алдында торган иң зур бурыч – савымны киметмәү.
Әлеге бурычны җаваплылыгы чикләнгән “Раздолье” җәмгыятендә дә яхшы үтиләр. Алай гына да түгел, сыерлар бозаулау нәтиҗәсендә хуҗалыкта савымны арттыруга ирешәләр. Ферманың савым сыерлары корпусында 200 баш мал – 150 савым сыеры һәм 50 кысыр тана.
— Кыш чыгар өчен мал азыгыбыз җитәрлек. Малларга печән салабыз, сенаж, салам, фураж ашатабыз. Савым сыерларына патока да бирәбез – ул сөтне арттыра. Әле көненә беренче сортлы 1500 литр сөт савып алабыз, аны Илеш сөт заводына тапшырабыз, — ди “Раздолье” җәмгыятенең ферма мөдире Җәнәт Асербаев.
Бозау караучы Зинаида Петрованың эшләре дә арткан – бүген профилакторийда ул 90га якын бозау тәрбияли. Биредә бозауларны бер айлык булганчы тоталар. Зинаида Сергеевна аларны туры мәгънәсендә аякка бастыра, ныгыта, 20 елга якын эш тәҗрибәсе үзенекен итә.
— Бозауларны көн дә иртән карап-барлап чыгам, сәламәтлекләрен тикшерәм, эш көнем шуннан башланып китә. Аннары аларга үләннәр сыркындысы эчерәм, витамин терлекләрнең организмын ныгытырга ярдәм итә. Соңыннан бозауларга печән, фураж таратам. Иртәнге савымнан аларга сөт бирәбез. Яңа савылган сөтне алар көненә ике тапкыр эчә. Сөт эчерү үзенең нәтиҗәсен бирә – бозаулар ныклы булып үсә. Моннан тыш, көн дәвамында бозауларга яфраказык, солы бирәбез, — ди Зинаида Петрова.
“Раздолье”лылар бүген менә шундый мәшәкатьләр белән яши, алар мал санын һәм сөт җитештерүне арттыру юнәлешендә максатлы эш алып бара.
Лилия Хуҗина.
Краснокама районы.