17-20 мартта Уфада халыкара “АгроКомплекс” агросәнәгать форумы уза. Бүген, 17 мартта, күргәзмәне ачу тантанасы үтте.
Тантанада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, "Росагролизинг" компаниясе башлыгы Павел Косов һәм Премьер-министр урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнаштылар.
– Без йогышлы авырулар хәвефенә җаваплы карыйбыз. Шуңа карамастан, бүген монда җыелдык. Узган ел белән чагыштырганда, быел катнашучылар саны 50гә күбрәк: узган ел 300 булса, быел - 350. Бу бик куандыра. Республикабыз һәрвакытта да иң алдынгы аграр төбәкләрдән исәпләнде. Безнең искиткеч табигатебез, еллар дәвамында тупланган тәҗрибәбез бар. Мин Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм “Росагролизинг” компаниясенә безнең аграр җитештерүне модернизацияләү мөмкинлеге бирә торган инструментлар өчен рәхмәт белдерәм, – дип белдерде республика Башлыгы.
Күргәзмәдә катнашучыларны сәламләгәч, төбәк җитәкчесе төрле форумнар ачылганда яңа производство эшләтеп җибәрү традициясен игълан итте. Шул уңайдан “АгроКомплекс” күргәзмәсен ачкач, Радий Хәбиров видеэлемтә буенча Калтасы районындагы җаваплылыгы чикләнгән “Җиңү” җәмгыяте сөт фермасын тантаналы рәвештә ачып җибәрде.
Бу юбилей чарасы булып исәпләнә, чөнки беренче шундый форум 30 ел элек үткән. Форумда катнашучылар арасында мини-трактор оту буенча кечкенә конкурс та оештырыла. Өч дистә ел эчендә “АгроКомплекс” аграрийлар, хакимият органнары, фән, бизнес вәкилләре арасында нәтиҗәле диалог өчен мөһим платформага әверелде.
Форум 4 көн дәвамында, 17-20 мартта, ВДНХ мәйданында үтә. Анда Русия, Англия, Польша, Италия, Франция, Чехия, Бельгия, Казахстан кебек илләрдән вәкилләр катнаша. Форум кысаларында халыкара күргәзмә, азык-төлек ярминкәсе һәм эшлекле программалар оештырыла.