Республика хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәтенә бара. Һава торышына ярашлы, басу эшләренә иртәрәк керешүче төбәкләрдә чәчү алды җыелышлары башланды. Әлшәй районында, мәсәлән, ул авыл хуҗалыгы конференциясе сыйфатында үтте. Эре предприятиеләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре, басучылык һәм терлекчелек белгечләре катнашкан күләмле чарада әлеге тармакларның үткән елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалганнан соң, алда торган мөһим кампания — язгы кыр эшләренең стратегия һәм тактикасы билгеләнде, техника әзерлеге, минераль ашлама туплану, чәчүлекләр структурасына быел кертеләсе үзгәрешләр тикшерелде.
Авыл хуҗалыгы белгечләре конференциясе Аксен агросәнәгать колледжында оештырылды. Уку йортының зур залында үткән пленар утырышны тәбрикләү сүзе белән Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин ачты һәм алып барды. Аграр тармакның ел йомгаклары һәм язгы кыр эшләренә әзерлек барышы турында зур доклад белән район хакимияте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Данир Әхмәдишин чыгыш ясады.
Төбәктә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән 15 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 90 крестьян-фермер хуҗалыгы, 4 кооператив һәм 18 меңнән артык шәхси хуҗалык шөгыльләнә, дип билгеләде ул. Үткән елда алар тарафыннан җитештерелгән тулай продукция күләме 4 миллиард сумга якынлашты. Шунысы игътибарга лаек: төбәктә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясендә крестьян-фермер хуҗалыклары өлеше арта. Ул үткән елда, мәсәлән, 20 процент тәшкил иткән. Өч ел элек кенә әлеге күрсәткеч 11 процент тирәсе иде. Янә бер үзенчәлек: фермер хуҗалыклары табышлы эшли башлады, атап әйткәндә, үткән елда аларның рентабельлелек дәрәҗәсе 14 процентка якынлашкан.
Агымдагы елда райондагы чәчү-лекләр структурасында кискен үзгә-решләр көтелмәсә дә, чәчеләсе мәйданнар арттырылуы күзгә ташлана. Мәсәлән, бөртекле культураларны 50 мең гектарга якын мәйданда чәчү планлаштырыла, бу, үткән елдагы белән чагыштырганда, 111 процент тәшкил итә. Бөртекле сабанашлык культураларына 37 мең гектарга якын бирелә. Көздән 13283 гектарда уҗым культуралары чәчеп калдырылган иде. Белгечләр ачыклавынча, чәчүлекләрнең төп өлешенең торышы яхшы. Уҗымнардан 2 мең гектардагы арыш, бер мең гектардагы көзге бодай канәгатьләнерлек хәлдә кышлаган.
Сызма техник культуралар мәйданнарында үзгәрешләр бар, атап әйткәндә, шикәр чөгендере плантацияләрен шактый киметү планлаштырыла. Монысы шикәргә сатып алу хаклары кимүгә турыдан-туры бәйле. Районның әйдәүче агросәнәгать предприятиесе саналучы Раевка шикәр заводы продукциясенә ихтыяҗ кимеде, нәтиҗәдә, ул икътисади-финанс көрчеге алдында тора. Мондый шартларда чөгендер мәйданнарын киметүдән башка чара юк. Быел районда шикәр чөгендере 3392 гектарда игеләчәк, бу былтыргы чорга карата 61 процент дигән сүз.
Шул ук вакытта, сызма культуралардан көнбагыш басулары бераз арттырылып, 15 мең гектар тәшкил итәчәк.
Хуҗалыкларда быелгы уңышның ныклы нигезе булдырылган, атап әйткәндә, бөртекле культураларның кыр эшләренә җиткелекле күләмдә 7767 тонна чәчү орлыгы тупланган. Башка еллар белән чагыштырганда, янә бер өстенлек: орлыкның 14 процентын элита сортлары алып тора. Алар арасында күпчелекне сабанашлык бодай орлыгы тәшкил итә — барлыгы 1019 тонна.
Әйткәндәй, югары сыйфатлы орлык туплау хәзерге чорда да дәвам итә. Атап әйткәндә, “Урал сәүдә компаниясе” авыл хуҗалыгы предприятиесе 580 тонна элита орлык сатып алуны планлаштыра. Моннан тыш, кайбер аерым ху-җалыклар да бу юнәлештә актив эш алып бара. Нәтиҗәдә, быел чәчеләчәк бөртеклеләрнең 21 процентын элита сорты алып торачак.
Әйе, сыйфатлы орлык – уңышның ныклы нигезе. Әлшәй игенчеләре моны яхшы белә. Шуңардан чыгып, хуҗалыкларда көнбагыш, кукуруз, шикәр чөгендере орлыкларын туплау буенча максатлы хәстәрлек күрелә. Минераль ашламалар туплауга да кагыла бу. Үткән елда район басуларының һәр гектарына 19,2 килограмм исәбеннән (хәрәкәттәге матдә) ашлама кертелгән иде. Быелгы кыр эшләрендә әлеге күрсәткечне саклап калу өчен бөтен алшартлар тудырылган.
Чәчү алды район киңәшмәсендә авыл хуҗалыгы техникасы әзерлеге, ягулык-майлау материаллары туплау мәсьәләләре дә тикшерелде. Моннан тыш, республиканың авыл хуҗалыгы галимнәре, ел үзенчәлекләреннән чыгып, игенчеләргә киңәшләрен җиткерде. Конференция барышыннан шундый нәтиҗә генә ясарга кала: җитди имтиханга ныклы әзерлек белән килгән Әлшәй игенчесе быел да сынатмас.
Авыл хуҗалыгының төп тармакларында эш нәтиҗәләре барланганнан соң, әлбәттә, хезмәт бәйгесендә җиңүчеләр ачыкланды. Һөнәр осталарының зур төркеменә Русия һәм Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыклары, Әлшәй районы хакимияте бүләкләре тапшырылды. Алдынгылар арасында Нигъмәтулла авылыннан крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Илһам Дибаев та бар иде.