Республиканың авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов язгы чәчү кампаниясе турында сөйләде.
Язгы чәчү кампаниясе Башкортстанда аномаль җылы язга бәйле рәвештә ике атнага иртәрәк башланды. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.
Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре тиешле күләмдәге чәчү материалы белән тулысынча тәэмин ителгән. Төбәк хуҗалыклары авыл хуҗалыгы техникасын әзерләүне төгәлләде диярлек, 13 мең тоннага якын ягулык бар.
Шул ук вакытта, аграрийлар техника өчен чит ил комплектларын китерү белән бәйле кыенлыклар булу мөмкинлегенә шикләнә. Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, моңарчы беркайчан да очрашмаган кыенлыклар килеп чыга. Болар - логистик бәйләнешләрнең бозылуы, ашламаларга бәяләрнең тотрыксызлыгы, үсемлекләрне саклап калу чаралары. Бу мәсьәләләрнең барысын да министрлык оператив режимда хәл итә.
- Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә зур җаваплылык йөкләнгән, - диде Радий Хәбиров. - Вакыйгаларның ничек үзгәрәчәген белмибез, әмма көз көне безнең амбарлар тулы булырга тиеш. Без югары уңышка өмет итәбез, әмма өмет кенә аз - эшләргә кирәк, - диде ул.