+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
7 апрель 2020, 07:30

“Нерал-Бүздәк” старт бирде!

Язгы кыр эшләре беренчеләрдән булып әлеге аграр предприятие Халкыбызда: “Качып китсәң дә, чәчеп кит”, дигән әйтем бар. Илгә килгән бәла-казаларга, катлаулы хәл-шартларга карамастан, алдагы уңыш хәстәрен күрү зарур. Республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләре Бүздәк районында башланды.

Язгы кыр эшләре беренчеләрдән булып әлеге аграр предприятие
Халкыбызда: “Качып китсәң дә, чәчеп кит”, дигән әйтем бар. Илгә килгән бәла-казаларга, катлаулы хәл-шартларга карамастан, алдагы уңыш хәстәрен күрү зарур. Республикада беренчеләрдән булып язгы кыр эшләре Бүздәк районында башланды.
“Нерал-Бүздәк” авыл хуҗалыгы предприятиесе механизаторлары дым каплатуга һәм күпьеллык үлән басуларын тырматуга кереште.
— Йола буенча беренче булып басуга тәҗрибәле, оста игенчеләр чыга, — ди предприятиенең баш агрономы Динат Йосыпов. — Быел бу бурыч механизаторлар Сергей Чиглинцев, Раил Шәйморатов, Алексей Цуканов һәм Петр Котельниковка йөкләтелде. Аларның кул арты һәрвакыт җиңел була, шуңа да күрсәтелгән ышанычны быел да аклаячакларына шик юк.
Басу эшләрен “Джон-Дир”, МТЗ-82 тракторларында дүрт агрегат алып бара. Хуҗалыкта бөртеклеләрне 5 мең гектар мәйданда чәчү планлаштырылган. Чәчү орлыгы җиткелекле күләмдә тупланган.
“Нерал-Бүздәк” орлыкчылык хуҗалыгы буларак танылу алды. Биредә бөртеклеләрнең яңа сортларын чәчү әйләнешенә кертү хәстәре дә күрелә. Быел, мәсәлән, сабанашлык бодай һәм арпаның элита орлыклары сатып алынган. Моннан тыш, хуҗалык аерым бөртеклеләр орлыгын сата. Атап әйткәндә, бодайның 500 тонна — “Архат”, арпаның 300 тонна “Вакула” сортлы беренче репродукцияле орлыгы тәкъдим ителә.
Хуҗалыкта иген үстерү заманча алдынгы технологияләр нигезендә алып барыла. Агрономия чаралары төгәл үтәлгәндә, җитештерелгән продукциянең сыйфаты югары була. Быелгы кыр эшләренә, нигездә, яңа тракторлар җәлеп ителгән. Куәтле чәчү комплекслары югары җитештерүчәнлек тәэмин итә. Алар бөртеклеләрне чәчүне 10 көндә башкарып чыгу мөмкинлеге бирә.
Хуҗалыкта катлаулы ашламалар 580 тонна кайтарылган. Шул ук вакытта, карбамид һәм аммиак селитрасы ташу башланды. Әйткәндәй, уҗым культураларына, шикәр чөгендере һәм көнбагыш чәчеләчәк басуларга ашлама көздән кертелгән. “Нерал-Бүздәк” хуҗалыгында язгы басу эшләрен кыска вакытта һәм югары сыйфатта башкарып чыгу өчен барлык техник мөмкинлекләр тудырылган.
Бүздәк районы хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Рим Ногманов:
— Районда быел чәчеләчәк мәйданнар — 68 мең гектар, шуларның 45 мең гектарын бөртеклеләр тәшкил итә. Сабанашлык былтыргыдан 3300 гектарга күбрәк, чөнки аерым хуҗалыкларда сызма техник культуралар мәйданы киметелде. Уҗым культуралары 7770 гектарны били, алар, нигездә, яхшы кышлады, әмма чәчүлекләрнең 5 процентын яңартырга туры киләчәк. Басу эшләрендә әйдәүче көч булып 25 берәмлек югары җитештерүчән заманча чәчү комплексы тора, моннан тыш, бөртеклеләр чәчүгә — 130, техник культураларга 44 чәчү агрегаты әзерләнде. Хуҗалыкларда барлыгы 3 мең тонна минераль ашлама тупланды, бу былтыргыдан күбрәк.
Альфред Булатов.
Бүздәк районы
Читайте нас