+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 апрель 2020, 13:40

Үрдәк бәбкәсен китереп бирәләр

Апрель башы “Благовар” кошчылык заводында кош-корт сатуның иң кызган чоры була торган иде. Көзгелеккә симертергә халык үрдәк һәм каз бәбкәләрен озын чират торып алды. Әмма быелгы чикләүләр яшь үрчем сатуга нык комачаулык итә.

Кошчылыкта бай тәҗрибә туплаган коллективта авыр хәлдән чыгу юлын таптылар.

Шушы көннәрдә биредә “Йортыгызга илтеп бирәбез!” акциясе башланды. Аңа ярашлы, кошчылык заводы хезмәткәрләре махсус транспортта бәбкәләрне һәм аларга тәгаенләнгән катнашазыкны кулланучыларга китереп бирә. Предприятие директоры урынбасары Мират Даутов әйтүенчә, әлеге вакытта Благовар районына күрше төбәкләр хезмәтләндерелә.

Акциянең үзенчәлекле таләбе бар: заявкалар 500 баш бәбкәдән ким булмаска тиеш. Шуңа да күршеләргә берләшергә туры киләчәк. Аның каравы, тиз арада үрдәк-казлы буласың, бәбкәләр дә ярышып дигәндәй үсә.

“Благовар” токымлы кошчылык заводы быелгы чорда сәүдәгә бер миллионнан артык үрдәк һәм казларның югары токымлы яшь үрчемен чыгаруны планлаштыра.

Фәнүр Мөгамбәров фотосы.
Читайте нас