+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
10 апрель 2020, 08:05

Язгы басуда дым кадерле

Республиканың 38 районында кыр эшләре башланды, илешлеләр әйдәп баручылар исемлегендә

Республиканың 38 районында кыр эшләре башланды, илешлеләр әйдәп баручылар исемлегендә
Туфрак өлгерә башлау белән Илеш районы игенчеләре басуларга чыкты. Алар күпьеллык үлән һәм уҗым культураларын минераль ашламалар белән тукландыра, туфракны чәчү өчен әзерли. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, чәчүлекләрне өстәмә тукландыруда бүген — “Урожай” токымчылык заводы, “Урал” җәмгыятьләре, М. Горький, М. Гәрәев исемендәге кооперативлар, “Үзәк МТС”ның Илеш филиалы, дым каплатуда һәм тырматуда “Илеш” кооперативы, “Урожай” токымчылык заводы, “Агыйдел” җәмгыятьләре, “Үзәк МТС”ның филиалы, И. Ихсанов, Г. Гайнетдинов крестьян-фермер хуҗалыклары басуларында эш аеруча киң колач ала. Башка хуҗалыкларда да әлеге агротехник чараларга ныклап тотынырга әзерләр.
“Агыйдел” җәмгыятендә игътибар туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Хуҗалыкта булган барлык тракторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга кереште. Механизаторлар эшне бердәм комплекста алып бара. “ХТЗ” тракторында Фәнил Гыйндуллин, “МТЗ-12.21”дә Азамат Ситдыйков һәм Рәфил Әхмәдуллин, “Т-150” тракторларында Фәнзил Камалов һәм Азат Галәветдинов басуларда аеруча зур тырышлык салалар. Иген басуларында дымның никадәр кадерле булуын алар яхшы аңлый.
Язгы басуда дым кадерлеБер үк вакытта “МТЗ-82” тракторында Зәбир Гаязов уҗым арышының “Памяти Кунакбаева” сорты уҗымын өстәмә тукландыра. “КамАЗ” автомашинасында тырыш һәм өлгер водитель Нияз Хәлимов ашламаны республика шәһәрләреннән алып кайтып, басуларга ташый. “Карбомид” ашламасы һәр гектарга 80 килограмм исәбеннән (физик авырлыкта) кертелә. Аны Инсаф Талипов белән Зөлфәт Габидуллин төяп торалар.
— Бүгенге көнгә барлыгы 350 гектарда уҗым культураларын өстәмә тукландыруга ирештек, – диде җәмгыятьнең баш инженеры Рөстәм Җиһануров. — Механизаторлар җиң сызганып эшкә җигелде, һәркайсы үзенә йөкләтелгән бурычны намуслы башкара. Шөкер, әлегә бернинди тоткарлыклар юк, иң мөһиме — тырыш, уңган, фидакарь механизаторларыбыз җитәрлек. Табигать тә матур көннәре белән сөендерә.
Җәмгыять уңганнары күпьеллык үләннәрне тырматуны тәмамлаган. Бу эш 620 гектарда башкарылган.
Күренүенчә, “Агыйдел”леләр мөһим кампаниягә зур оешканлык белән килгән, җитәкчелек тә, авыл хезмәтчәннәре дә язгы чәчүнең никадәр мөһим булуын аңлап эш итә.
Гүзәл Фәтхуллина.
Илеш районы.
РӘСЕМНӘРДӘ: Өстәмә тукландыруда тырыш хезмәт салучылар Зәбир Гаязов, Нияз Хәлимов, Инсаф Талипов һәм Зөлфәт Габидуллин.
Шул ук вакытта...
Бүген республиканың 38 районында язгы кыр эшләре алып барыла. Нигездә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре көзге культураларны тукландыра, бүген бу эшләр белән
19 район актив шөгыльләнә. Мәгълүм булуынча, төбәктә уҗым культуралары 400 мең гектарда чәчелгән, бүгенгә мәйданнарның 10 проценты өстәмә тукландырылган.
Туфракта дым саклау максатында басуларны кәтүкләү 20 район хуҗалыкларында башкарыла. Илеш игенчеләре әлеге эшләрне төгәлләгән дә инде, Дүртөйле районы аграрийлары эшне төгәлләү алдында.
17 районда күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырыла.
Бу эшләрне Дәүләкән, Илеш, Чакмагыш районнары тәмамлап килә.
Читайте нас