Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча кризиска каршы план беренче взносны кертмичә, түләүләрне бер елга кичектерү шарты белән техника сатып алуны күз уңында тота. Бу хакта вице-премьер, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сөйләде.
- "Росагролизинг" акционерлар җәмгыяте безнең республика өчен бу максатларга 2 миллиард сум лимит бүлеп бирде, - дип билгеләде вице-премьер. - Әмма 28 районның хуҗалыклары ташламалы шартларда техника һәм башка кирәк-ярак сатып алырга теләк белдермәде.
- Ни өчен шулай килеп чыга? Бу отышлы түгелме? Әллә бу урындагы җитәкчеләрнең булдыксызлыгымы? - дип кызыксынды Радий Хәбиров һәм әлеге мәсьәләне хәл итү зарурлыгын билгеләде.
Язгы кыр эшләре кызганнан-кыза бара. Узган атнада янә 17 район басуга техника чыгарды. Нәтиҗәдә, барлыгы 26 район эшкә кереште. Шаран, Дүртөйле, Миякә, Илеш һәм Кушнаренко районнары игенчеләре язгы чәчүне башлап җибәрде. Гомумән алганда, 4 мең гектарга якын мәйданнар чәчелгән дә инде.
Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, бүген тармак эшче кадрларга мохтаҗ. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренә 1,5 меңнән артык төрле белгеч кирәк. Бу бурычны хәл итү өчен республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәшгульлек үзәкләре белән хезмәттәшлекне координацияләргә карар итте, шул исәптән сезонлы кыр эшләренә эшсезләрне һәм вахтачылар җәлеп итү күү уңында тотыла. Шулай ук, Башкортстан дәүләт аграр университетының “Колос” отрядыннан өлкән курста укучы студентларны җәлеп итү мөмкинлеге дә карала.
Утырышта аграрийларны коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычыннан саклауга аерым игътибар бирелүе турында да сүз булды.