“Гамьле авыл” (“Живое село”) исеме астында берничә төрле сөт ризыгы: сөт, ак һәм кызыл эремчек, каймак, катык, сыр җитештерелә. Чакмагыш, Благовар районнары фермерларыннан, шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт Уфадагы цехка алып килеп эшкәртелә һәм “Полушка”, “Бәйрәм” сәүдә челтәрләре аша сатуга чыгарыла. Сатып алучылар аблайлыларның продукциясен бик тиз үз иткән, чөнки табигый сөт ризыкларына ихтыяҗ һәрвакыт зур.
Коронавирус пандемиясе чорында кооператив әгъзалары үзара киңәшләшеп, башкаланың Ленин районындагы Нижегордка бистәсендәге йортларга сөт ризыкларын илтеп бирүне оештырырга уйлаган. Сугыш ветераннарына, кайбер аз керемле гаиләләргә сөт ризыкларын бушлай да өләшкән-нәр. Шулай ук 4нче санлы йогышлы авырулар дәваханәсенә 15 капчык күчтәнәч илтеп биргәннәр. Аларның һәрбер-сенә үзләре җитештергән сөт ризыкларының бөтен төрләрен дә салганнар.
“Күчтәнәчкә дәваханәдә бик шатландылар, — ди кооператив җитәкчесе Айдар Габдуллин. — Бәла килгәндә, ярдәмнең ниндие дә кадерле. Игътибар күрсәтү, хәл сорашу үзе үк зур савап бит”.
Айдар Наил улы — гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кеше. 1984 елда авыл хуҗалыгы институның агрономия факультетын тәмамлагач, Чакмагыш районының Аблай авылындагы “Правда” күмәк хуҗалыгында агроном, колхоз рәисе булып эшли, авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын да башкара. 2000 елдан фермерлык белән кызыксына башлый. Соңгы елларда сөт эшкәртеп сату белән шөгыльләнә. Бу эшкә тотынуга авылдашларына ярдәм итү теләге дә этәргеч биргән.
2018 елда ул берничә иптәше белән берлектә “Керемне үстерүче проектларга ярдәм итү” программасында катнашырга карар итә. Моның өчен көчле бизнес-проект төзергә, комиссия алдында аны яклап чыгыш ясарга кирәк була. Нәтиҗәдә, конкурстан үтеп, былтыр 2 миллион сум грант алуга ирешәләр. Бу акчага кирәкле җиһазлар, эшкәртү цехы төзү өчен материаллар сатып алына. Кооператив бүгенге көндә 3 крестьян-фермер хуҗалыгын, 12 шәхси хуҗалыкны берләштерә.
— Авыл халкы, шәхси хуҗалыклар сыер малын күбрәк тотса иде, дигән теләк бар иде. — ди Айдар Наил улы. — Ләкин бу идея психологик каршылыкка очрады. Эшләргә көче һәм теләге булган аерым гаиләләр белән хезмәттәшлек итү уңайлырак булып чыкты. Мисалга, былтыр авылдашыбыз Фәния Нурисламова “Агростартап” программасы буенча 3 миллион сум грант алды. 20 баш бестужев токымлы сыер кайтартты. Фәниянең Себердә эшләп йөргән җәмәгате Рөстәм дә бу эшкә кушылды. Гаилә фермалары киләчәк-тә артса иде, дип эш алып барабыз.
Гомумән, гомер буе җирдә эшләгән, авылда яшәгән кеше буларак, кооперативларга зур өмет баглыйм. Революциягә кадәр Русиядә 40 меңләп кооператив булган, алар беренче Бөтендөнья сугышын күтәреш-кән, шинельләр, итекләр, азык-төлек җитештергән. Аннары алар тарих мәйданыннан бераз югалып тордылар. Соңгы чорда янә аларга яшел юл ачылды. Бу бик кирәк һәм вакытлы гамәл. Аллаһ боерса, коронавирус пандемиясен дә җиңәрбез, — дип, киләчәккә өмет бе-лән карый кооператив җитәкчесе.