+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
14 апрель 2020, 13:30

Чәчкеч астында калган...

Бу хәл язгы кыр эшләрен башкарганда булган.

Бу хәл язгы кыр эшләрен башкарганда булган.
Благовар районында 39 яшьлек ир-егет авыл хуҗалыгы эшләре вакытында зыян күргән. Хезмәт инспекциясе 6 апрельдә чәчүче белән булган фаҗигале хәлне тикшерүгә кереште.
Оешмада эшләүче уҗымны минераль ашламалар белән тукландыру эшләрен башкарган булган. Көтмәгәндә ир чәчкеч астына эләгә һәм бик күп тән җәрәхәтләре ала.
"Тикшерү барышында килеп чыккан хәлнең шартлары һәм сәбәпләре ачыкланачак", - ди белгечләр.
Тикшерү вакытында хәвефсезлек кагыйдәләренең үтәлүе, ирнең нинди шартларда эшләве дә игътибарга алыначак.
Фото: Bash.News.ru
Читайте нас