Дүртөйле игенчеләре беренче буразналарга алтын орлыклар салды
Без килгәндә Дүртөйле районы Еникеев исемендәге хуҗалыгының чәчү башланачак басуында игенчеләр чәчкечләрне тагын бер тапкыр тикшерү мәшәкате белән мәшгуль иде. Орлык төягән машиналар да, беренче буразна салачак тракторлар да үз сәгатен көтә. Бер читтәрәк авыл аксакаллары, имам-хатыйб гәп кора.
— Быел яз иртә килде, моңа кадәр чәчүгә апрельнең 15ендә төшкәнебез юк иде, — диде хуҗалыкның баш агрономы Ирек Гыйльметдинов. — Ә язгы басуда башкарасы эшләр күләменә килгәндә, алар 1200 гектар мәйданда җәелдереләчәк. Уҗым культуралары 800 гектарда игелә. Быел бодайны — 630, арпаны — 400, борчакны — 253, кукурузны — 350, солыны 80 гектарда үстерәчәкбез. Моннан тыш, 180 гектарны берьеллык үләннәр билиячәк.
Ирек Әбүзәр улы әйтүенчә, чәчү эшләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгар өчен хуҗалыкта барысы да хәстәрләнгән: ашлама былтыргыга караганда күбрәк кайтарылган, ягулык-майлау материаллары җитәрлек тупланган.
— Былтыр ике яңа чәчкеч алган идек, бүген-иртәгә тагын икәү кайтып җитәргә тиеш, — ди баш агроном. — Культураларның сортын яңарту өстендә дә эшлибез. Быел, мисал өчен, бодайның — “Калинка”, арпаның “Памяти Щепелева” дигән элита сортларын чәчәбез. Бу сортларның җилеме дә, уңышы да югары булырга тиеш.
Еникеев исемендәге хуҗалыкта менә өченче ел инде соя культурасын игәләр. Аксымга бай бу азыкны биредә малларга фураж ясаганда файдаланалар, өметне аклады, диләр, быел аны 80 гектарда игүне планлаштырганнар.
Хуҗалыкта чәчүдә биш агрегат эшләячәк. Аларның дүртесе традицион ысул белән чәчсә, берсе минималь алым, ягъни эшкәртелмәгән басуда эшләячәк. Механизаторлар Рәшит Ибраһимов, Рөстәм Нуретдинов, Тәлгать Бакиров, орлык ташучы водительләр Ришат Хөснетдинов, Рәзиф Нәҗметдинов — һәркайсы булдыклы, тәҗрибәле эшчәннәр, чәчү дә, урак та алардан башка узмый.
Еникеевлыларның игенчелек сезонын башлау шатлыгын уртаклашырга Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, аның урынбасары Салават Ислакаев, авыл хуҗалыгы бүлегенең баш инженеры Рузил Садыйков һәм башка җаваплы хезмәткәрләр килгән иде. Аларның һәркайсы авыл уңганнарына изге теләкләрен җиткерде, бернинди авыру-сырхауларга бирешмичә, һәр елдагыча, мул уңыш үстереп алуларына ышаныч белдерде. Ә Тәкәрлек авылы имам-хатыйбы Рәфыйк Галиев, җир улларына игелекле хезмәтләрендә ярдәм булсын, дип, Коръән сүрәләре багышлады.
Язгы кояш нурларында күпереп яткан кара туфраклы басуга беренче орлыклар төшкәнче, борынгыдан килгән йола буенча, буразнага тавык йомыркалары тәгәрәтелде. Башаклар — эре, тук булсын, буралар ашлык белән тулсын, дигән теләкләр әйтелде.
Белешмә. Район авыл хуҗалыгы бүлегенең баш агрономы Эдуард Янсубаев биргән мәгълүматлар буенча, Дүртөйле районы хуҗалыклары язгы басуга 30 мартта чыгып, күпьеллык үләннәрне тырмата башлаган. Ә 10 апрельдә районның “Россия”, Ленин исемендәге токымчылык заводлары, “Победа”, “Уңыш”, “ЗАиР Агро” җәмгыятьләре беренчеләрдән булып чәчүгә төшкән.
Мәкалә әзерләнгәндә районда унике хуҗалыкта чәчү эшләренә старт бирелгән, 2300 гектардан артыграк мәйданда чәчү башкарылган иде. 1300 гектар биләүче уҗым культураларының торышын да яхшы дип бәяли белгечләр. Быел Дүртөйле игенчеләре алдында җәмгысы 33 мең гектардан артыграк мәйданда чәчү эшләрен башкару бурычы тора.
Миләүшә Латыйпова,
Дүртөйле районы.
Шул ук вакытта...
Республиканың ун районы игенчеләре бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчүгә төште. Гадәттәгечә, чәчүгә беренчеләрдән булып Урал алды даласы һәм Көньяк урман-дала климат зоналарында керештеләр. Дүртөйле (2,1 мең гектар) һәм Илеш (1,8 мең гектар) районнарында чәчү актив алып барыла.
Авыл хуҗалыгы консультациясе үзәгеннән хәбәр итүләренчә, 14 апрельгә республикада язгы чәчү 5,7 мең гектарда башкарылган. Быел барлыгы 2 миллион гектардан артык мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчү планлаштырыла.
Шул ук вакытта республиканың барлык хуҗалыкларында да диярлек уҗым культураларын өстәмә тукландыру, күпьеллык үләннәрне тырмалау һәм дым каплату дәвам итә.