Авыл хуҗалыгында эшнең ел әйләнәсенә туктаганы юк, әлбәттә. Әмма язның бер көне елны туйдыра, диләр. Нәкъ менә шундый чор җитте. Һәм нинди генә афәт, вируслар килсә дә, шушы кыйммәтле вакытны кулдан ычкындырмаска кирәклеген аңлый авыл кешесе. Һәм ул күптән эштә. Чакмагыш районының Рәсмәкәй авылында ун елдан артык эшләп килүче шәхси эшкуар Илдар Хәлиуллинның крестьян-фермер хуҗалыгы – авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә лидерларның берсе. Каз бәбкәләре чыгу, шулай ук, язгы матур күренешләрдән, балачак хатирәсе булып күпләребезнең күңелендә саклана. Ә менә фермерның инкубаторында 55 мең каз бәбкәсе чыгачак.
Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә нәкъ шушы хуҗалыкта эш сәфәрендә булуы турында язган. Очрашу вакытында фермер яңа фикер-тәкъдимнәре белән бүлешә. Тагын да җентеклерәк сөйләшү арытаба район хакимиятендә үткән “Эшкуар сәгате”ндә дәвам итә.
Илдар Альберт улы авыл хуҗалыгы продукциясен интеграция программасы буенча сатуны тәкъдим итә. Бу социаль юнәлештәге проект – “100не ал – 20не кайтар”. Ягъни, килешү нигезендә фермердан тәүлеклек 100 бәбкәне алып, дүрт айдан аның 20 процентын кайтару. Өстәвенә, фермер башлангыч чорда азык-төлек тә бирергә әзер. Шулай итеп кеше үзен тоташ бер елга кош ите белән тәэмин итәчәк.
“Мин моны бик яхшы тәкъдим-башлангыч дип исәплим. Илебез һәм республика өчен катлаулы чорда халкыбызга да җиңелгә туры килмәгәндә, эшчәнлекнең бу төре бик мөһим һәм кирәкле. Үз ягыбыздан фермерга бу механизмны көйләп җибәрергә һичшиксез ярдәм итәчәкбез. Икътисад авырлыклар кичергәндә, килеп туган катлаулы хәлдән чыгу юлын фермерларга, игенчеләргә таянып һәм ярдәмләшеп эзләргә тиешбез”, – дип яза район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев.