+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
21 апрель 2020, 06:25

Барыбызга бер генә ул!

22 апрель — Халыкара Җир көне

22 апрель — Халыкара Җир көне

Җирдә тереклек 3,9 миллиард ел элек барлыкка килгән. Соңгы елларда аны 2,7 миллиард ел элек, дип фаразлаучы галимнәр дә бар. Дөнья күләмендә фәнни даирәләр кабул иткән бердәм фаразлар буенча, Җир планетасы 4,54 миллиард яшьтә. Планетар масштабтан чыгып фикер йөрткәндә, әлбәттә, зур вакыт аралыгы түгел. Әмма, әлеге вакытта Җирнең Галактикада җан ияләре тереклек иткән бердәнбер урын булып торуын, планета халыкларына һәрдаим җир ресурсларына сакчыл, экологик проблемаларына игътибарлы булып калырга тиешлеген дә онытырга ярамый.
Халыкара Җир көнен билгеләүнең дә төп максаты планетада яшәүче барлык халыкларны да табигать кануннарына буйсынып яшәргә кирәклегенә, яшәгән җиребезнең кадерен белергә чакыру белән бәйле.

Быел Халыкара Җир көне 50 еллык юбилеен каршылый. Төрле илләрдә ярты гасыр дәвамында плане­табызның нинди үзгәрешләргә дучар булуы һәм киләчәктә аны глобаль экологик бәла-казалардан саклап калу буенча алда торган бурычларга багышланган зур чаралар билгеләнде.
Әлеге истәлекле датаның тарихы АКШтагы экологлар һәм сәясмәннәрнең инициативасыннан башлана. Халыкара экологик хәрәкәт әгъзалары 1970 елның 22 апрелендә дөнья җәмәгатьчелегенең Җир экологиясенә игътибарын җәлеп итү максатында зур акция оештыра. Аларның бу башлангычын Берләшкән Милләтләр Оешмасы да хуплый. Һәм 1971 елдан аны халыкара бәйрәм буларак игълан итә. Тарихтан шундый мәгълүмат билгеле, беренче Җир көнендә 20 миллион чамасы америкалы катнаша. Хәзер инде халыклар яшәешендәге мөһим датаны рәсми рәвештә билгеләп үтүчеләр һәм аның чикләрендә үткәрелгән төрле чараларда катнашучылар саны 250 миллион кешегә якынлаша.
Әлбәттә, Җир көне кайсы илдә үткәрелүенә карамас­тан, ул беренче чиратта Җирнең планетадагы барлык халыклар өчен дә уртак йортыбыз булуын һәм аның иминлеген тәэмин итүдә һәркемнең катнашырга тиешлеген искәртә.
Шунысы да игътибарга лаек, Русиядә, шул исәптән Башкортстанда Җир көне табигатьнең озын кыштан соң уянган мәленә туры килә. Нәкъ язгы чорда экологик өмәләр, табигатьне яшелләндерү белән бәйле чара­лар­ның активлашуы да очраклы түгел. Экологик экспертлар билгеләвенчә, Башкортстан илебездә табигый үзенчәлеге белән дә, биләмәләрендәге җирләрне сак­чыл, табигатькә һәм кешеләр яшәешенә зыян китермичә файдаланучы төбәкләрнең берсе буларак та аерылып тора. Рәсми чыганаклар буенча республиканың җир фонды 14294,7 мең гектар тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы карамагындагы һәм аеруча сакланылыштагы җирләрне, шулай ук башка категориядәге мәйданнарда эшчәнлекне көйләү республика законнары чикләрендә тормышка ашырыла.

Белешмә. Узган елгы мәгълүматлар буенча, республика шәһәрләре һәм районнары 215 мең гектардан артыграк мәйданны били. Аларның 13 мең гектары чамасы гражданнарга милек рәвешендә бирелгән. Халык яшәгән авыллар карамагында булган мәйданнар — 416 мең гектарга якын. Шәхси хуҗалык һәм торак төзү өчен бүлеп бирелгән җир мәйданы авылларда 92 мең гектардан арта.


— Соңгы елларда җирләрне нәтиҗәлерәк файдалануга басым ясалуы очраклы түгел, — ди “Кызыл таң” гәзите эксперты, икътисад фәннәре докторы Рәсүл Госманов. — Бер үк вакытта ул экологик проблемаларга да, илнең азык-төлек хәвефсезлеген тәэмин итү һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүгә дә бәйле. Гомумән, илебездә җир сәясәтенең азык-төлек хәвефсезлеген, халыкны экологик яктан чиста продукт белән тәэмин итү белән чикләнеп калмавы мөһим. Билгеле, узган гасырның 90 елларында җирләребезнең бәһасын югалттык. Яңа дәүләт сәясәте аны тергезүгә юнәлтелгән. Шуны да ассызыкларга телим, без җирне нәтиҗәле файдалану белән беррәттән, агротехник һәм экологик таләпләргә дә игътибарны арттырырга бурычлы. Шул чагында гына Җир-анабыз кешеләргә игелекле булачак.
Читайте нас