Бүген — Урындагы үзидарә көне
“Авыл Советының эшен халык бәяли”, — ди Клара Зайнакаева.
Русиядә Урындагы үзидарә көне алдыннан Краснокама районының Никольск авыл хакимияте башлыгы Клара Зайнакаева белән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен үтендек.
— Клара Камыкаевна, гади генә әйткәндә, нәрсә ул урындагы үзидарә? Авыл биләмәсе территориясендә яшәүче халык мәнфәгатьләреннән чыгып, урындагы көнүзәк мәсьәләләрне мөстәкыйль чишү, дисәк, дөрес булырмы?
— Дөрес. Муниципаль милек-кә идарә итүне оештыру, граж-даннарның эшчәнлеген тәэмин итү дип тә өстәргә кирәктер. Безнең эшчәнлек 2003 елда кабул ителгән 131нче Федераль законга нигезләнә. Дәүләт Советы оештырылгач, беренче киңәшмәдә үк урындагы үзидарә, аның проблемалары турында сүз кузгатылды, урындагы властьның эшчәнлеге, бурычлары билгеләнде. Ә иң мөһиме— бу законда финанслау турындагы норма каралган иде.
— Чыннан да, бу закон бик күп вәкаләтләрне биләмәләргә тапшырды. Әле кайчан гына авыллардагы бригада клубларының эше, юлларны чистарту, мәктәп укучыларының туклануы һәм башка бик күп мәсьә-ләләр өчен колхозлар җаваплы иде, хәзер болар барысы да авыл Советы иңнәрендә. Бүген ни белән шөгыльләнәсез?
— Авылларның бөтен тормышы белән, дисәк тә хата булмас, эш даирәсе чыннан да бик киң. Безнең авыл Советы районда уртачалардан санала: аңа биш авыл керә, халык саны 1166 кеше тәшкил итә. Шуларның 278е— балигъ булмаган балалар, 167се— пенсия яшендәгеләр.
— Димәк, халыкның якынча 60 проценты эшли торган яшьтә. Авылда эш бармы, халык ни белән мәшгуль?
— Әлегә бездә колхоз ныклы, авыл халкының бер өлеше шунда эшли, хатын-кызлар клуб, китапханә, ФАП, мәктәп, балалар бакчасы, почта бүлекчәсендә хезмәт салалар. Шөкер Нефтекама шә-һәре якын, күпләр анда эш таба, шулай ук Себергә йөрүчеләребез дә шактый.
— Зур, якты мәктәбегез— авыл күрке. Анда укучылар күпме? Демография кайсы якка тәгәри?
— Узган ел авыл Советында биш кеше туды, 15 кеше бакыйлыкка күчте. Биләмәдә яшәүче күпбалалы гаиләләрдә 164 бала тәрбияләнә. Әлбәттә, алар белән төрле эш алып барыла, гаиләләрдәге социаль, психологик иминлек игътибар үзәгендә тотыла. Мәктәптә 114 укучы белем ала. Шатланабыз: узган ел 1нче сыйныфка 17 бала килде, быел да күп. Мәктәп бинасына 2017 елда “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы буенча ремонт эшләнде, тәрәзә-ишекләр алыштырылды.
— Авыл халкы мондый программаларда катнашуга ничек карый?
— Бездә халык актив, бердәм һәм тырышлар. Узган ел “Эшлекле гамәлләр” программасы буенча балалар бакчасы һәм мәктәпнең коймалары яңартылды. Ә быел фельдшер-акушерлык пунктында тәрәзәләрне алмаштырырга исәп. “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында ел саен катнашабыз, беренче елны балалар бакчасында тәрәзә-ишекләр алмаштырылды, икенче елда, әйтүемчә, мәктәптә ремонт эшләре барды, өченче ел Апас авылында зиратны коймалап алдык. Узган ел авыл мәдәният йортында капиталь ремонт үтте, идән, ишек-тәрәзәләрне алмаштырдык, шулай ук кино будкасы, тавыш режиссеры, костюмнар өчен бүлмә булдырдык, электр җиһазларын алмаштырдык.
— Халык клубка йөриме, авылларда бәйрәмнәр үтәме?
— Халык бу яклап та бик актив. Ел саен Славян язмалары һәм мәдәнияте көннәре кысаларында зур чаралар үтә, җәен— Сабантуй, ел әйләнәсенә төрле фестивальләр, спорт чаралары гөрли. “Өлкән буын” район программасы чикләрендә күп чаралар үтә.
— Сезнең биләмәгә караган авыллар чисталыгы, төзеклеге белән аерылып тора. Биредә, чыннан да, тырыш халык яшидер...
— Авыллар төзек, каралган. Монда старосталар, депутатларның да өлеше зур— алар халык белән тыгыз элемтәдә тора, даими эш алып бара. Шунысы куанычлы: авылда яшьләр арасында активлар күп. Мәсәлән, депутат Денис Сапаев— бик булдыклы егет. Гаиләсе белән спортчылар, хатыны, балалары республика ярышларында да авыл биләмә-сенең данын яклый. Быел беренче генә ел эшләсә дә, Лиана Газизова үзен бик егәрле итеп танытты, халыкны үз артыннан ияртә белә. Шулай ук староста Николай Николаенконы атар идем, яшь булса да, авыл дип янып йөри. Депутат Вероника Михайлова белән Апас авылы старостасы Валерий Марков авыл өчен җан атып яшиләр. Өмә үткәргәннәрен кайчак белми дә калам, кушканны да көтмичә, җыелалар да эшләп куялар.
— Клара Камыкаевна, авылларның зәңгәр ягулык белән тәэмин ителеше ничек?
— Никольск, Кувакино авыллары газ белән тәэмин ителгән. Биктимер авылында биш йорт кына, бу мәсьәлә анда актуаль түгел. Ә Апаста халык газ сорый, быел проект әзерләп, бу мәсьәлә буенча шөгыльләнергә исәп.
— Биләмәдә юлсыз авыллар юктыр дип уйлыйм?
— Чыннан да юл проблемасы кискен тормый. Авыл эчендәге юлларның озынлыгы 11 чакрым тәшкил итә, аның нибары 4 чакрымына асфальт түшәлгән. Әмма калганнары да яхшы торышта, вакташ белән күтәртелгән. Узган ел республика бүлгән акчага Кувакино, Ведресово, Биктимер авылларында юллар төзекләндерелде.
— Авыл урамнарының яктыртылуы турында да берничә сүз әйтеп китсәгез иде?
— Караңгы урамнар күптән инде үткәндә калды, бу мәсьәләгә республика җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Урамнарыбызга 124 яктырткыч куелды, бүген энергия саклагыч лампалар кую турында сүз алып барабыз.
— Чүп реформасы ничек тормышка ашырыла?
— Бездә бу уңайдан проблемалар юк. Чүп-чарын капчыкларга җыеп барып, ташларга халык инде күптән күнеккән. Авылларда ун урында 27 контейнер урнаштырдык, мәйданчыклар эшлисе калды.
— Бөек Җиңүнең 75 еллыгына обелискны тәртипкә ки-тергәнсез икән.
— Әйе, якташларыбызның батырлыгын онытырга ярамый. Моннан биш ел элек Никольскида сугыш ветераннарына обелиск ачкан идек, аны карап, яңартып торабыз.
— Торак пунктларның эстетикасы елында авыл биләмәсендә нинди эшләр планлаштырылган?
— Шөкер, алар юбилей елында гына түгел, даими башкарыла. Өмәләр, яшелләндерү, агач утырту эшләре ел саен үтә. Юл буйларын чабабыз, карт агачларны кисәбез, зиратларны тәртиптә тотабыз, юлларны кардан чистартабыз, янгын хәбәрчеләре урнаштырабыз, хуҗасыз йорт яннарын җыештырабыз... Эстетика елына да эш планы кабул ителгән, зурларыннан— Апас авылына газ үткәрү, Никольскида юлларны тәртипкә китерәсе, чокырларны ямыйсы, шулай ук үзәк усадьбада зиратны коймалауны тәмамлыйсы, урам лампочкаларын алмаштырасы— эш күп, бергәләп барысын да башкарып чыгарбыз, дип уйлыйм.
— Үзегезнең команда белән дә таныштырыгыз инде. Авыл хакимияте кемнәргә таянып эшли?
— Дөрес әйтәсез, командасыз булмый: минем уң кулым— эшләр идарәчесе Лариса Александрова, белгечләр Маргарита Максимова, Снежанна Деникеева. Шулай ук ФАП мөдире Людмила Исламгулова, мәктәп директоры Галина Дмитриева, авыл мәдәният йорты директоры Любовь Аленбекова, китапханә мөдире Эдита Гаврилова, балалар бакчасы мөдире Вероника Михайлова, ветераннар советы рәисе Галина Уварова белән һәр эшне бергә башкарабыз. Кызлар үзләре актив, үзләре сәләтле, җыр-биюгә осталар, беркайда да югалып кала торганнардан түгел.
— Халык авыл хакимияте ишеген ешрак нинди сораулар белән ачып керә?
— Нигездә алар газ үткәрү, урамнарның яктыртылуы, юл төзелеше, көтү чыгару мәсьәләләре белән килә. Безгә шунысы җайлы— үзебез дә шушы авылда яшибез, шундый ук тормыш рәвеше алып барабыз. Халыкның тормышын яхшыртабыз икән— үзебезнеке дә яхшыра. Яшерер әйберебез юк— авыл Советының эшчәнлеге ачык, үтәкүренмәле. Эшебезне халык үзе бәяли.
— Менә инде ун ел Сез авыл хакимияте башлыгы вазыйфасын башкарасыз. Бу эшкә мәктәптән, 12 ел директор булган урыныгызны калдырып килгән идегез, халык белән эшләү тәҗрибәгез зур. Соңгы елларда халык битарафланды, усаллашты, диләр, бу чыннан да шулаймы? Эшегездә нинди авырлыклар бар?
— Эш авыр дип зарлана алмыйм. Ниятләгәннәрнең барысын да тормышка ашырып киләбез. Район хакимияте, депутатлар һәр башлангычыбызда ярдәм итә. Битарафлыкка килгәндә, алай димәс идем, киресенчә, халык аңлы, кызыксына, уйлый, сорый, таләп итә, законнарны белә, белмәгәнен Интернеттан карый— яңа буын кешесе белән авыллар да үзгәрә. Авырлыкларга килгәндә, алар хәл ителмәслек түгел: башлык шуңа да башлык инде, баш кеше— җаен табарга, хәл итәргә тиеш. Баш кешенең башлык астында башы булырга тиеш!
Гөлнара Гыйлемханова әңгәмәләште.
Краснокама районы.