Район аграрийлары чәчүгә әзерлекне актив алып бара. Туфракны чәчүгә әзерләү, дым каплату, тырмалау эшләре башланды.
Салават Вәлиевның крестьян-фермер хуҗалыгында җир эшкәртү, чәчү техникасын һәм тракторларны ремонтлау тәмамланган.
— Быел басуларда кар күп булуы яхшыга: дымлы туфрак — югары уңышка. Әмма ел һава торышында үзенчәлекләр белән аерыла, моны ай саен күзәтәбез. Бүген дә көндезге температура шушы чорга хас уртача еллык күрсәткечтән югары, димәк, туфрак, дым күп булуга карамастан, тиз арада кибәчәк. Кайбер участокларда дисклау да таләп ителә, — ди Салават Таһир улы
Салават Вәлиев бодайның иртә өлгерүче район-лаштырылган “Екатерина” һәм арпаның “Саша” сортларын Илеш районыннан сатып алган. Үз запаслары да яхшы кышлаган, димәк, көзгә яхшы уңыш алырга тулы нигез бар.
— Хуҗалыкта ягулык-майлау материаллары бе-лән проблема булмас, дип уйлыйм. Күпмедер күләмдә сатып алынган да инде, ә калганы ихтыяҗга карап булдырылачак, — ди фермер.
Хуҗалыкта үз һөнәренә тугры, җаваплы осталар хезмәт сала. Тракторда: Әнис Зөбәеров һәм Мулланур Шәяхмәтов — “Т-150”, Мәдәни Әхмәтшин, Әлфир Хаҗиәхмәтов — “ДТ”, Вил Миңнеәхмәтов “МТЗ” тракторларында эшли. Ильяс Суфиянов чәчкеч өчен җавап бирә, “КамАЗ” машинасына Фларит Дәүләтҗанов идарә итә. Алар яхшы уңышка өмет баглап, бөтен күңелләрен салып башкара.
— Районның авыл ху-җалыгы предприятиеләрендә киләсе чәчү кампаниясенә әзерлек эшләре кирәкле техниканы һәм җиһазларны сыйфатлы әзерләүгә юнәлтелгән. “Урал”, “Куяштыр” авыл хуҗалыгы кооперативларында техника паркы тулысынча ремонтланган,
“З. Г. Гомәров”, “Д. Ш. Әбраров” крестьян-фермер хуҗалыклары, “Үзәк” МТСы басуга чыгарга әзер. Районда язгы басу эшләре тулы күләмдә һәм вакытында башкарылыр, дип ышанабыз, — ди район мәгълүмат-консультация үзәге директоры Рөстәм Дәүләтбаев.