20 ел Илеш районының данлыклы “Сөн” хуҗалыгына җитәкчелек иткән Фәгыйтьҗан Зарипов бу халык әйтемен эштә дә, тормышта да һәрдаим раслап яши
Ил тарихында үткән гасырның 90нчы еллары башы ул чактагы Русия Президенты Борис Ельцин күрсәтмәсенә ярашлы, күмәк хуҗалыкларны күмәк төстә тарата башлау буларак билгеле. Әлеге кискен үзгәрешләрнең аграр тармакка зур зыян салачагын аңлаган хәлдә, Башкортстан җитәкчесе Мортаза Рәхимов колхоз-совхозларны саклап калуны яклап чыкты. Милек мөнәсәбәтләренә бәйле, аларның аталышы, табигый, заманча итеп үзгәртелде.
Шушы чорда хуҗалык җитәкчесе вазыйфасына күпләп яшь кадрлар үрләтелүе дә мәгълүм. 1995 елда, мәсәлән, Илеш районының “Сөн” совхозы директоры итеп 35 яшьлек Фәгыйтьҗан Зарипов куела. Әлеге вазыйфада 20 ел эшләү дәверендә булдыклы җитәкче, уңайлы шартлар тудырылган очракта, күмәк хуҗалыклар, аграр җитештерүдә үз алдына куелган бурычларны үтәү белән генә чикләнмичә, авыллардагы бихисап социаль мәсьәләләрне тармак өчен иң катлаулы чорда да хәл итәргә сәләтле икәнлеген исбатлый алды. Бу хакта сүз – алда, ә әлегә авыл хуҗалыгында фидакарь хезмәте белән төбәк һәм республика, шулай ук, Русия күләмендә киң танылган директор, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Фәгыйтьҗан Зариповның шушы көннәрдә 60 яшьлек юбилеен билгеләвен әйтеп үтик.
Аның белән танышканда без яшьләр идек әле. Якташым, Күчәрбай авылы егете Валерик Рәфыйков ВЛКСМның Благовар райкомында беренче секретарь булып эшләгән чор. Миңа, район гәзите хәбәрчесенә, яшьләр тормышын яктырту да йөкләтелгән. Шуңа да “комсомоллар” белән тыгыз бәйләнештәмен. Фәгыйтьҗан белән Валерик таныштырды да инде. “Менә безнең икенче секретарь, Илеш егете иптәш Зарипов, командировкаларга безнең машинада бергә чыгарсыз”, ди. Бу — 1984 ел, яшьләр оешмасының көчле чагы. Район матбугат басмасында “Комсомол прожекторы” рубрикасындагы, нигездә, икьтисад өлкәсенә караган махсус битне Фәгыйтьҗан Зарипов белән берлектә чыгарырга алындык. Аның катнашлыгы белән комсомол комитеты оештырган чараларны район гәзите киң яктыртып бара. Менә шуңа да авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап, Благовар районына юллама буенча 1982 елда эшкә килгән яшь белгечнең төбәктә тиз арада танылуы гаҗәп түгел. Бу чорда, актив кадрларны райкомда күрү белән бергә, эшчәнлегенә юнәлеш тә бирә беләләр иде. Фәгыйтьҗанның кыска гына вакыт аралагында берничә эш урыны алыштыруы да шул хакта сөйли. Мәсәлән, хезмәт юлын ул ветеринария табибы-терапевты белгечлеге буенча районның ветеринария станциясендә башлады. Шуннан төбәктәге иң куәтле предприятиегә – “Благовар” кошчылык фабрикасына эшкә җибәрелде. Аннары – комсомолның район комитетында оештыру бүлеге мөдире һәм икенче секретарь вазыйфасы. Алдагы чорларда район дәрәҗәсендәге ул биләгән вазыйфалардан Халык контроле комитеты инспекторы һәм Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре профсоюз комитеты рәисе эшен дә күрсәтеп үтик.
Фәгыйтьҗан Зариповның хезмәт баскычлары буенча үсүенә, иң беренче чиратта, аның югары эшлеклелек сыйфатларына ия булуы, оештыру сәләте хәлиткеч йогынты ясады, әлбәттә. Нәкъ менә әлеге сыйфатларга бәйле, район җитәкчелегендә дә абруе зур иде аның. Бу җәһәттән нәсел тамырлары Борайга тоташкан, КПССның Благовар райкомы беренче секретаре Рифгать Гардановның Илеш егете Зариповка мөгамәләсенең үзгә җылы булуын да билгелисе килә. Улы кебек күреп, исеме белән “Фәгыйтьҗан” дип дәшә иде аңа ул. Әйткәндәй, бу юллар авторына кадәр Благовар зонасында “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып эшләгән Зөфәр Хәмидуллинны, педагогия институты буенча курсташын да, Рифгать Тимербай улы мулла кушкан тулы исеме белән “Зөфәрҗан” дип олылый иде. Ә инде шәхсән район башлыгы тарафыннан Зариповка күрсәтелгән мондый ихтирамлы мөнәсәбәт соңыннан Башкортстанның мәгариф министры дәрәҗәсенә күтәрелгән Гардановның асыл кешелек сыйфатлары турында да сөйли.
“Зариповның көрәш мәктәбе”
Илеш егетенең Благовар төбәгендә калдырган игелекле гамәлләре арасында төп һөнәренә һәм җитәкчелек эшчәнлегенә һич тә бәйле булмаган бер шөгылен күр-сәтеп үтәсе килә. Төбәктә Фәгыйтьҗанның оста, алай гына да түгел, шактый әзерлекле спортчы-көрәшче икәнлеген беренче тапкыр район сабантуенда күрделәр. Милли көрәш бәйгесендә үз авырлыгында бу якның барлык келәм осталарын җиңеп, сабантуй батыры булып танылды ул.
Бу урында аңлатма биреп үтик: үткән гасырның 80нче елларында тоташ республикада тергезелә башласа да, Благоварда милли көрәш әллә ни киң таралыш алмаган иде. Көрәш мәйданын исә Первомайский һәм Күчәрбай мәктәпләренең физкультура укытучылары Марат Залимов һәм Дамир Тимербаев кебек үз эшенә мөкиббән булган әзерлекле спортчы-тренерлар тотып килде. Милли көрәш остасы буларак, Фәгыйтьҗан Зарипов исә алар дәрәҗәсеннән дә өстенрәк, бер башка булмаса әле. Моны ярышларда аларны җиңеп тә раслады.
Икенчедән, Фәгыйтьҗан бит спортның бу төренә студент елларыннан ук бирелеп китә, зур осталар кул астында ныклап шөгыльләнеп, әлеге өлкәдә яхшы гына нәтиҗәләргә дә ирешә. Атап әйткәндә, ике тапкыр Башкортстан чемпионы була, төрле дәрәҗәдәге ярышларда берничә тапкыр призлы урыннар яулый. Бу чордагы иң югары биеклеге: яшьләр арасында Русия чемпионы булып таныла һәм, моның тоемлы нәтиҗәсе буларак, 1982 елда ук “РСФСР спорт мастеры” дәрәҗәсен ала.
Көрәш спорты тормыш рәвешенә әверелгән егет өчен шунысы табигый – район үзәгендә гаиләсенә яшәү-көнкүрешне җайга салу белән, Языково мәктәбендә яшь көрәшчеләр түгәрәге оештырып җибәрде. Сүз дә юк, читтән килгән кешенең мондый башлангычына урындагы “патриотлар” арасыннан сәерсенеп караучылар да табылды, әлбәттә. Әмма мәсьәләне күнекмәләр билгеләнгән тәүге көнне үк спорт залының яртылаш тулуы хәл итте. Оста җитәкчелегендә милли көрәш батырларын тәрбияләү менә шулай башланды. Келәмгә аерым көннәрдә йөзләп кеше җыела, араларында мәктәп балалары күпчелекне тәшкил итсә дә, яшь-җилкенчәкләр дә, өлкәннәр дә бар. Бу чорны мин дә яхшы хәтерлим. Ни кылырга белмичә, урамда трай типкән район үзәге балалары спортка менә шулай тартылды.
Ә түгәрәкне Зарипов җәмәгать башлангычында алып барды, хәер, ул чорда ниндидер түләүләр турында сүз дә булуы мөмкин түгел иде. Тәрбияләнүчеләренең спорттагы уңышлары тренерга канәгатьләнү генә китерде. Районның көрәшчеләр командасы республика күләмендә күп тапкырлар җиңү яулап, Благовар данын арттырды. Сабантуйларда да Благовар көрәшчеләре яңадан-яңа җиңүләр яулады. Гомумән, Зариповның Благовардагы көрәш мәктәбе озын гомерле булып чыкты. Аңар-дан үрнәк алып, милли көрәш түгәрәкләре районның башка мәктәпләрендә дә оештырылды. Хәзерге чорда исә милли көрәш Благовар районында иң киң таралган спорт төрләренең берсе санала икән, димәк, остаз Зарипов тырышлыгының саллы нәтиҗәсе үзен бүген дә сиздереп тора.
Фәгыйтьҗан Зарипов үткән хезмәт юлының ун елдан артыгы Благовар районы белән бәйле. Зур вакыт аралыгы да түгел кебек, әмма аны лаеклы, үкенмәслек итеп үтте ул. Ә бит ил вәзгыятендә генә түгел, авыл язмышында да катлаулы чор. Район үзәгендә гаиләсе белән төпләнеп кенә килгәндә, партия солдатын 1987 елда Кушнаренко районы белән чиктәш “Башкирия” колхозына партком секретаре вазыйфасына җибәрделәр. Халык мәнфәгатен алга куеп эшләргә өйрәнүнең чираттагы баскычы булды бу. Аннары биредәге Яңыш авыл Советы башкарма комитеты рәисе, “Башкирия” колхозы рәисе урынбасары вазыйфаларында бай тәҗрибә туплады. Иң мөһиме — алты авыл кергән төбәк халкы белән уртак тел табып, аңлашып эшләп, яше-картында ихтирам яулады, бер сүз белән әйткәндә, игелекле гамәлләре белән якты эз калдыра алды.
“Матур булса да торган җир, сагындыра туган ил!” Илеш районының Аккүз авылына кергән юл буендагы әлеге язмага бу тарафларга 15 еллап элек юл төшкәндә үк игътибар иткән идем. Халкыбыз хәтереннән һич җуелмас әлеге әйтем мәкалә героена да турыдан-туры кагыла бит. Шулай булмаса, “Сөн” совхозы үзәгендә урын алмас та иде ул. Гомумән, авыл баласының туган төбәген сагынуы табигый. Бу хисне кемдер күңел түрендә басып сакларга тырышса да, җиргә төшкән бөртек сыман, барыбер баш төртә ул. Фәгыйтьҗан да туган якларына омтылып яшәде. Ниһаять, 1993 елда хыялын тормышка ашырырга форсат чыкты – гаиләсе белән ул туган авылы Те-ләкәйгә кайтып төште. Яңа урында хезмәт эшчәнлеген “Октябрь” колхозында рәис урынбасары булып дәвам итә, берникадәр вакыт комплекслы бригада бригадиры булып эшли.
Бу чорда Фәгыйтьҗан — утыз яшьтән өстә. Туган якларга кайткач, болай да эшчән ирнең хезмәт дәрте дә арткандыр, бер сүз белән әйткәндә, булдыклы җитәкче итеп танытырга өлгерә ул үзен. Кем әйтмешли, моны “югарыда” да күрәләр, җае чыгу белән Зариповка Аккүздәге “Сөн” совхозы директоры эше тәкъдим ителә.
Хәтергә төшерик: бу — 90нчы еллар уртасы. Аграр тармакта гына түгел, тоташ илдә икътисад көрчеккә терәлгән. Авыл хуҗалыгында “бартер” тамыр җәйгән чор, техникага ягулыкны да “лимит” буенча гына биреш-алышлы. Мондый шартларда чәчү мәйданнары, маллар саны буенча эреләрдән саналган хуҗалык дилбегәсен яшь җитәкчегә тапшырып, район җитәк-челәренең үз өстенә зур җаваплылык алуын да төсмерләргә була, әлбәттә. Икенче яктан караганда, моны җаваплылыктан читләшү дип тә кабул итәргә мөмкин. Соңыннан уңай нәтиҗә килеп чыкмаса, без аңа ышаныч күрсәттек, ә ул аны акламады, янәсе...
Фәгыйтьҗан дустымның хезмәткә үҗәтлеге яхшы таныш миңа. Бер тотынса, максатына ирешми калмый, ярылып шартларга да әзер, әмма барыбер үзенекен итә. Бу сыйфатын Благовардан бирле беләм.
Куйган максатына ирешүдә исә аңа тапшырылган хуҗалыкның үзенчәлегеннән чыгып эш итәргә була яшь директор. Бе-лүебезчә, Башкортстанның 80нче еллар ахырындагы җитәкчесе Ревмер Хәбибул-лин башлангычы белән республикада аерым хуҗалыклар шефлык мөнәсәбәт-ләрендә эре сәнәгать предприятиеләренә беркетелде. “Сөн” өлешенә ул чорда Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән завод туры килде. Төрле яклап караганда да, куәтле предприятие канаты астына эләгә хуҗалык, чөнки нефтьчеләрнең матди-техник тәэминат мөмкинлекләре гаять зурдан булуы яхшы билгеле. Мондый очракта гади генә нәрсә — аларны хуҗалыкның төп хокукый чыганагы булган Устав вәкаләт-ләренә ярашлы куллану гына таләп ителә.
Эшчәнлеген менә шундый нәтиҗәдән чыгып оештыра яңа директор Зарипов. Моның өчен заводның яңа җитәкчелеге белән эшлекле һәм ике як өчен дә файдалы мөнәсәбәтләр корырга кирәк булуы аңлашыла. Хәер, болары, кем әйтмешли, көндәлек эшчәнлек, оештыру мәсьәләләре. Аларны хәл итү өчен Уфа белән Илеш арасында күпме юллар үтелүе белән бергә, производствога күпме көч түгелүен, вакыт сарыф ителүен, кыскасы, тырышлык салынуын җитәкче үзе генә белә. Ә бит бүгенге күзлектән чыгып, төптән карасаң, болары инде бәләкәй мәсьәлә. Иң мөһиме исә шуннан гыйбарәт: ныклы таяныч, ышанычлы партнер белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, аталышын совхоздан авыл хуҗалыгы кооперативына алыштырган “Сөн” Русия күләмендәге бөтен яклап та алдынгы хуҗалык дәрәҗәсенә ирешә. Бу продукция җитештерүнең артуында, яңа тармаклар (кошчылык, яшелчәчелек) барлыкка килүендә, әмма барыннан да бигрәк, авылда социаль өлкәнең кискен яхшыруында чагылыш таба. Фикергә саллы мисал рәвешендә хуҗалык авылларының һәммәсенең челтәр газына тоташтырылуын да күрсәтеп үтик. “Сөн”нең ышанычлы калканы рәвешендә хуҗалыкка Башкорт-станның беренче Президенты Мортаза Рәхимовның бу өлкәдә ярдәменең тоемлылыгын да билгеләү мөһим.
Бу җәһәттән шуны да әйтәсе килә: “Сөн”нең республикада киң билгеле предприятие канаты астында зур гына казанышларга ирешүенә бәгъзе берәүләр көнчеллек күрсәтеп, монда директорның тырышлык һәм булдыклылык сәләтен шик астына алып, юкка чыгарырга омтылса да, Фәгыйтьҗан Зариповның бу яктан йөзе якты, гамәлләре чиста. Тудырылган матди-техник мөмкинлекләрне төбәктә яшәүчеләр мәнфәгатендә нәтиҗәле кулланып, халык тормышын яхшыртуга юнәлтү – мәсьәләнең асылы менә кайда, дип исәпли ул.
60 яшьлек юбилеен Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, аграр тармакта 32 ел хезмәт салган Фәгыйтьҗан Газизҗан улы Исәнбай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы вазыйфасында каршылый. Күпьеллык фидакарь хезмәте якташларының олы ихтирамы булып кайта аңа. Шәхси тормышы да түгәрәк: җәмәгате, Ырынбур өлкәсе чибәре, Аккүз мәктәбе укытучысы Нурия Муса кызы белән кызлары Айгөл белән Алинаны үстереп-тәрбияләп, олы тормыш юлына чыгардылар.
Гомер бәйрәмең ямьле булсын, дустым!
Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, республика Хөкүмәтенең
Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты.