Авыл хуҗалыгы идарәсен ул җитәкләгән соңгы унбиш елда Федоровка районы, үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәләрендә күрсәткечләрен сизелерлек яхшыртудан тыш, кошчылык продукциясе белән дә илдә һәм дөньяда танылу алды
...2019 елның ноябре ахырында Федоровка районында гына түгел, гомумән, Башкортстанда беренче тапкыр казчылык тармагы үсеше мәсьәләләренә багышланган һәм үзебездә җитештерелгән шушы төр ит продукциясен һәм деликатесларын пропагандалау, аларны ил һәм дөнья базарында киңрәк таныту максатын куйган “Терра Гуссия” дигән Бөтенрусия фестивале үтте. Ул шулкадәр киңколачлы итеп оештырылды ки, Федоровкага бу көнне, күп кенә район-шәһәр хакимияте башлыклары һәм аларның авыл хуҗалыгы буенча урынбасарларыннан тыш, республиканың, илнең иң билгеле казчылык тармагы предприятиеләреннән мәртәбәле делегацияләр, алар белән хезмәттәшлек итүче бизнес структуралар җитәкчеләре җыелды. Бу җәһәттән, тәүге “Терра Гуссия” фестивале үк ике меңнән артык катнашучыны җыеп, аның барышында дистәләгән эшлекле килешүгә кул куелды.
Аңлашыла, мондый фестивальнең нәкъ Федоровка районында оештырылуы очраклы түгел. Моннан унбиш еллар элек районда казчылык тармагы үсешенә ныклы этәргеч бирелеп, бүген ул Федоровканың йөзен билгеләүче төп брендларының берсенә әверелде дисәк тә арттыру булмастыр. Бу җәһәттән “Башкирский гусь” җәмгыятенең казлары бүген бөтен республика буенча канат кагына дияргә мөмкин. Чөнки республикада гына түгел, илдә шушы юнәлештә тәүгеләрдән булып интеграция программасы буенча эшли башлаган предприятие республиканың утыздан артык районы белән тыгыз хезмәттәшлек урнаштырды. Ә ул җитештергән ит деликатеслары, Русия чикләрен үтеп, бүген инде дөнья дәрәҗәсендә танылу яулый, Федоровка казларының йоны Франциянең иң билгеле фирмаларының берсе теккән затлы өс киемендә файдаланыла.
Әйткәндәй, беренче фестивальгә йомгак ясап, дәрәҗәле җитәкчеләр һәм мәртәбәле кунаклар, Федоровка төбәгендә тармакның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм колачлы үсеш кичерүен ассызыклап, икенче “Терра Гуссия” фестивален халыкара дәрәҗәдә оештырырга тәкъдим итте. Аңлашыла, бу очракта инде Федоровка төбәгендә казчылык тармагы һәм, гомумән, район икътисады үсешенә яңа этәргеч бирәчәк яңа килешүләр дә халыкара дәрәҗәдә булачак.
Болар хакында мин нигә шулай тәфсилләп язам соң? Заманында Федоровка төбәгендә казчылык тармагы да үсеш алсын өчен янып йөргән район хакимияте башлыгының беренче урынбасары – авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Нурфәез Насретдинов, аңлашыла, беренче фестиваль узган көнне дә барлык вакыйгаларның уртасында кайнады. Әле генә ул бәйрәмгә килүчеләрне ихлас күңелдән сәламли, икенче мизгелдә җитәкчеләрне һәм кунакларны район, аның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре белән таныштыра, өченче мизгелдә энәсеннән җебенә кадәр эзлекле итеп казчылык продукциясе җитештерү технологияләре, мондагы өстенлекләр турында сөйли, шул арада берәр көләмәч сөйләп, халыкны көлдереп алырга да өлгерә. Ә үзенең күзләрендә эчкерсез шатлык чаткылары балкый. Чөнки Федоровка төбәгендә казчылык тармагының кыска вакыт эчендә шушы югарылыкка күтәрелә алуында, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе буларак, аның да мөкатдәс өлеше бар!
Хәер, Нурфәез Галимулла улы район хакимиятенең авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән соңгы 15 елда казчылык кына түгел, үсемлекчелек продукциясе, ит, сөт җитештерү юнәлешләре дә нәтиҗәле үсеш алды. Моның ачык нәтиҗәсе: соңгы чорда Федоровка районы тулаем ашлык үстереп алу күрсәткече буенча 54 район арасында даими рәвештә 11-15нче урыннарны били. Һәм бу районның үсемлекчелек өчен климатик шартлар артык уңайлы булмаган территориядә урнашуына карамастан! Бу җәһәттән Федоровка районы елның-елында диярлек урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча Хөкүмәтнең мәртәбәле дипломы яисә Рәхмәт хаты белән билгеләнә икән, биредә, аңлашыла, Нурфәез Насретдиновның да зур хезмәт өлеше бар. Чөнки эшне ничек оештырасың, нәтиҗә дә шуңа карап була.
Ә бу уңайдан тармактагы һәр юнәлеш Нурфәез Галимулла улының ныклы игътибар үзәгендә һәм контролендә. Авыл хуҗалыгы өчен техника һәм корылмалар алу да, басуларга тиешле күләмдә ашлама кертү дә, фәкать югары сыйфатлы орлык белән эш итү дә, барлык агротехник чараларның төгәл һәм вакытында үтәлүе дә, терлекчелектә токымны яхшырту һәм азык рационын баету исәбенә күбрәк продукция алу да, эшлекле кешеләрне крестьян-фермер хуҗалыкларына һәм кулланучылар кооперативларына оешуны дәртләндерү дә, аларга һәртөрле дәүләт ярдәме күрсәтү дә — кыскасы, барысы, барысы да!
Моңа бәйле берничә генә сан китереп үтү дә җитә. Соңгы бер елда гына да Федоровка районы хуҗалыклары тарафыннан 9 — ашлык җыю, 2 мал азыгы хәзерләү комбайннары, 14 трактор, 7 чәчү комплексы сатып алынган. Нурфәез Насретдиновның халык белән даими очрашып сөйләшүләре, аңлату эше алып баруы, дәүләт ярдәме юлларга булышлык итүе нәтиҗәсендә соңгы өч елда 33 яңа крестьян-фермер хуҗалыгы, 5 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы төзелгән. Ә инде тармак яңа җитештерүче көчләр белән тулыланып, өстәвенә, заманча технологияләр дә нәтиҗәле кертелә икән, билгеле, бу тулай продукция күләмнәрендә дә уңай чагылыш таба. Бу уңайдан соңгы биш елда гына да Федоровка районында бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар җитештерү күләме 13,5 процентка, аларның уртача уңыш күрсәткече 8 процентка арткан. Билгеле, болар барысы да беренче чиратта, Федоровка районында авыл хуҗалыгы идарәсе тарафыннан эшләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм дөрес оештырылуы турында сөйли.
Хәер, монда башкача була да алмыйдыр, чөнки идарә җитәкчесе Нурфәез Насретдинов әлеге вазыйфага туфрак исен иснәмичә килеп утырган теоретик түгел. Заманында ул комбайнчы да, тракторчы да, шофер да булып эшләгән, колхозны да җитәкләгән, шуңа крестьян хезмәтен, чын мәгънәсендә, эчтән белә. Бер үк вакытта ул К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлаган галим-агроном да. Ягъни тармакта эшне фәнни нигездә оештырганда гына югары нәтиҗәләргә өмет итеп булуын яхшы аңлаучы төпле белгеч һәм җитәкче дә. Нурфәез Галимулла улындагы менә шушы ике асыл сыйфат, безнең карашка, Федоровка районында дистә еллар дәвамында аграр тармакның нәтиҗәле үсүенә булышлык итә дә инде.
Ә менә гомере буена хезмәткә, җиргә, авылга булган какшамас сөюне исә Нурфәез Галимулла улы бәрәкәтле туган туфрагыннан, Динес авылы кешеләреннән, колхоз эшен өй мәшәкатьләреннән һәрвакыт өстенрәк куйган әти-әнисеннән алган. Төгәл 60 ел элек, 1 майда, бөтен ил халкы Яз һәм хезмәт бәйрәмен билгеләгән көндә дөньяга аваз салган малай үзе дә гомер буена хезмәткә тугры кала. 1977 елда Динес урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ике дә уйламыйча янәшәдәге Дедово авылындагы 16нчы һөнәрчелек училищесына укырга керә. Аны тәмамлауга, ике елга солдат каешы буа. Армиядән кайтып, янә ике ел туган колхозында механизатор булып эшли. Нәкъ менә шул елларда алдынгы карашлы, һәрдаим киләчәккә омтылучы егет колхозны, хуҗалыкны күтәрү өчен кара тир түгү генә җитмәвен, ә бу өлкәдә төпле белем белән коралланган булу да кирәклеккә ныклап төшенә дә инде. Һәм ул тәвәккәлли. Уфа белән генә чикләнмичә, Ломоносов кебек, туп-туры ил йөрәгенә — Мәскәүгә юл тота.
1987 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясен тәмамлап чыгуга ул инде авыл хуҗалыгы өлкәсендә иң заманча белемнәр белән коралланган, шактый зур тормыш тәҗрибәсе дә тупларга өлгергән, район өчен дә, республика өчен дә алтынга бәрабәр яшь белгечләрнең берсе була. Бәлки, шуңа да аны кайту белән райондагы иң зур хуҗалыкларның берсе булган туган авылындагы Фрунзе исемендәге хуҗалыкка баш агроном итеп билгелиләр. Әлеге вазыйфада ул ун ел нәтиҗәле хезмәт күрсәтеп, үзенең белгечлек осталыгын анык саннар һәм күрсәткечләр белән раслаганнан соң, 1997 елда колхоз җыелышында бертавыштан аны хуҗалыкка яңа рәис итеп сайлыйлар. Шул рәвешле, колхозны җитәкләгән киләсе җиде ел эчендә Нурфәез Насретдинов, төпле белгеч булудан тыш, бик җитди, булдыклы, оста җитәкче икәнлеген дә күрсәтергә өлгерә. Бәлки, шуңадыр да, моннан соң биләгән “Гончаровска МТСы” директоры вазыйфасында аны озак тотмыйлар, хәзер инде бөтен Федоровка районының аграр тармактагы эшчәнлеген нәтиҗәле итеп оештыру һәм яңа үсеш баскычына чыгару өчен авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе итеп билгелиләр. Бер үк вакытта аңа район хакимияте башлыгы урынбасары, ә 2013 елдан беренче урынбасары вазыйфасы да йөкләтелә. Шулай итеп, менә 15 ел инде Нурфәез Галимулла улы ал-ял дими, көн-төн дими, районның аграр сулышы, аның тавык чүпләсә дә бетмәс мәшәкатьләре, хәстәрлекләре, шатлык-борчулары белән яши. Менә унбиш ел инде ике дистә чамасы аграр предприятие коллективы, берничә йөз фермер, меңләгән шәхси хуҗалык, гомумән, крестьян тормышы белән яшәүче барлык Федоровка халкы, тәү чиратта аңа күз төбәп тора, Нурфәез Галимулла улы йөзендә киңәшчесен дә, аңлаучысын да, яклаучысын да таба! Көннәр, айлар, еллар буена иртә таңнан кара төнгә кадәр районның аграр тормышы белән кайнау аның инде гадәти яшәү рәвешенә әверелгән.
Нурфәез Насретдиновның тармак үсешендәге фидакарь эшчәнлеге дәүләт тарафыннан да югары бәяләнгән. 2002 елда ул Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнсә, 2004 елда аңа “Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исем тапшырыла. 2013 елда исә Нурфәез Галимулла улының хезмәттәге уңышлары Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты, 2015 елда Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтайның Мактау грамотасы белән билгеләнә.
Алтын алтмышына Нурфәез Насретдинов шәхси тормышында да, чын-чыннан, ил солтаны булып килә. Сөекле җәмәгате белән җил-яңгыр тидерми карап үстергән ике улы һәм ике кызының кадер-хөрмәте, хәстәрлеге белән уратып алынган ул бүген. Инде оныклары да яраткан картәти эзләренә акрынлап басып килә. Аларны да үстерешеп, яңадан-яңа оныклар куанычына да төренеп, шәхси тормышта да яшьлектә чәчкән басулардан шатлык һәм уңышларны һәрдаим күп һәм мул җыеп, озын-озак иминлектә һәм тигезлектә гомер кичерергә язсын Сезгә, хөрмәтле юбиляр!
...Ә эшкә килгәндә, җаваплы чорда иртә таңнан чәчүдә булган меңләгән федоровкалыларның гына түгел, пар бөркеп ятучы басуларның да “күзләре” Сезгә төбәлгән кебек. Чөнки һәр хуҗалыкта эшләрнең көйле баруы, язын вакытында җир куенына салынган һәр орлыкның көзен йөзләтә мул уңыш булып келәтләргә кайтуы өчен һәрдаим Сезнең хәстәрлек, ныклы җитәкче һәм һөнәри осталык, җирне ярату кирәк! Шуңа да, хөрмәтле Нурфәез Галимулла улы, юбилеегыз уңаеннан тәбрик итеп, Сезгә тагын күп еллар армый-талмый Федоровка районының аграр тармагын шулай республика күләмендә үрнәкле итеп җитәкләвегезне телибез! Башкортстанның гомум аграр тармагы да нәкъ менә Сездәй чын-чыннан үз һөнәренең остасы булган җитәкчеләр һәм белгечләр белән көчле!
республика Хөкүмәтенең Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиясе лауреаты