+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
12 Май 2020, 07:35

“Чәчелгән басудан да матуры юк!”

Яшь фермер Рәфит Аллаяров шулай, ди.

Яшь фермер Рәфит Аллаяров шулай, ди.

Басу эше яшь, көчле кулларны ярата. Авыл хуҗалыгына килгәндә, яшьлек — чагыштырмача күрсәткеч. Биредә яшь һәм тәҗрибә берничек тә бәйләнмәгән, чөнки еш кына авыл малайлары бәләкәй чакларында ук трактор йөртергә өйрәнә һәм әтиләренең ышанычлы ярдәмчеләре була.

Иске Казанчы авылыннан Рәфит Аллаяров та балачагыннан техникага тартыла, авыл егетенең тормышы җир, авыл хуҗалыгы белән тыгыз бәйләнгән.
Рәфит Ринат улы да диплом алганнан соң, башка яшьләр кебек үк, бәхетен сынап карарга шәһәргә юл тота. Эшкә урнаша, әмма туган ягын, җәйрәп яткан басу киңлек­ләрен, урманнары шаулавын яратучы кешегә шәһәр ыгы-зыгысына өйрәнү җиңел түгел. Берникадәр вакыттан ул гаиләсе белән туган Казанчысына кайтырга карар итә һәм үз эшен ачып җибәрә. Хатыны Зөбәрҗәт Сәетхан кызы урындагы мәктәпкә эшкә килә.
— Районның хезмәт уңыш­ларында безнең өлеш тә булуы куандыра. Бизнес, әлбәттә, үз шартларын куя, аңардан беркая да качып булмый. Әмма ата-бабаларың тир түккән үз җиреңдә эшләү — бөтенләй икенче. Туган җиребезнең иртәгәсе көне нинди булуына без битараф булырга тиеш түгел, — ди яшь фермер.
Бүген Рәфит Ринат улының зур булмаган крестьян-фермер хуҗа­лыгы бар. Ул бодай, солы һәм шәхси хуҗалыгында асралучы малларга печән хәзерләү өчен берьеллык үләннәр чәчә. Барлыгы 22 баш малы бар. Шулай булгач, үзләре җитештергән продукция белән тәэмин ителгәннәр. Фермер сөтне “Төлгез” кооперативына тапшыра.
Барлык эшләрен ул районда иң эре хуҗалыкларның берсе — “С. Т. Вәлиев” хуҗалыгы белән берлектә алып бара. Басулары да янәшә генә урнашкан. Башта техника Салават Таһир улының басуларына чыга, аннары Аллаяровныкы эшкәртелә.
— Рәфит — алтын куллы механизатор, оста фермер, кулыннан килмәгән эш юк, — ди аның турында Салават Таһир улы.
Рәфит Ринат улы әйтүенчә, чәчелгән басу — искиткеч матур күренеш. Еш кына өлкән буын вәкилләреннән ташландык басуларны күреп, йөрәкләре әрнүе турында ишетергә туры килә. Аларны аңлау авыр түгел, чөнки җир эшкәртелми икән, димәк, кешеләр эшләми, ә эш булмаган җирдә киләчәк тә юк. Яшьләр туган якларына кайтып, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә башлый икән, димәк, ул төбәкнең киләчәге дә өметле.

Лилия ШӘРИФГАЛИЕВА.
Аскын районы.
Читайте нас