11 майга алынган мәгълүматлар буенча, төбәк буенча 1 миллион 32 мең гектар бөртекле, кузаклы һәм техник культуралар чәчелгән, бу барлык язгы чәчүнең яртысы. Шулай ук аграрийлар көзге культураларны тукландыру һәм дым каплату эшләрен тулысынча төгәлләгән.
Соңгы атнада Башкортстанда язын чәчелгән мәйданнар 700 мең гектардан артып китте. Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, республика авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов бүген Хөкүмәттәге оператив киңәшмәдә һава торышы язгы чәчү темпларын технологик максимумга кадәр тизләтергә мөмкинлек бирде, дип сөйләде. Бер тәүлек эчендә 120 мең гектарга кадәр мәйданда чәчү эшләре башкарылган.
Стәрлебаш, Шаран, Дүртөйле һәм Илеш районнарында 70 проценттан артык мәйданнарда чәчелде. Илеш игенчеләренә сабанашлык культуралары өчен планлаштырылган барлык мәйданнарның 17 процентын чәчәсе калды.
Росагролизинг аша техника сатып алуга заявкалар күләме 2,3 миллиард сумнан артык тәшкил итә.
Вице-премьер сүзләре буенча, АПК предприятиеләренең санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәве даими контрольдә. Бүгенгә барлыгы 198 оешма тикшерелгән һәм бер генә протокол төзелгән.