“Урожай”да тәүлеклек савым – 24,7 килограмм!
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Илеш районы - тотрыклы төбәк. Игенчелек һәм терлекчелек продукциясен нигездә “Урожай”, “Урал”, “Агыйдел”, Куйбышев исемендәге, “Мир”, “Маяк” кебек эре хуҗалыклар, аякта нык басып торган фермерлар җитештерә.
Әлеге вакытта район хуҗалыкларында тәүлегенә 817 центнер сөт җитештерелә, бу бер сыердан уртача 11,3 килограмм сөт савыла дигән сүз.
«Урожай» токымчылык заводы җәмгыяте буенча тәүлеклек савым - 207,1 центнер, ягъни бер баш сыерга 24,7 килограмм сөт туры килә.
«Маяк» кооперативы буенча бу күрсәткеч - 53,5 центнер, бер сыердан уртача 16 килограмм сөт савыла, дип яза “Илеш хәбәрләре”.
Фото “Илеш хәбәрләре”