+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
15 Май 2020, 08:45

Аның исеме агачлар шаулавында калды...

Республиканың беренче урман хуҗалыгы министры Марсель Абдулов турында якты истәлек халык күңелендә яши.

Республиканың беренче урман хуҗалыгы министры Марсель Абдулов турында якты истәлек халык күңелендә яши.

Марсель Абдулов үзе кебек үк урман хуҗалыгы өчен барлык көчен биреп эшләгән кешеләрне үз тирәсенә җыя алды. Ни рәвешле ул моңа ирешкән? Бәлки, аның урман хуҗалыгы җитәкчесе улы булуы ярдәм иткәндер, чөнки ул кечкенәдән урман тормышы белән яхшы таныш була, шулай ук әтисеннән күреп, кешеләр белән эшләргә дә өйрәнә ул.
Шул ук вакытта әтисенең әлеге эшне башкарганда вафат булуы урман хуҗалыгы белән киләчәк язмышын бәйләүгә дә зур этәргеч биргәндер.

Тәүдә ул Ленинград урман-техник академиясенә укырга керә, аннары Башкорт авыл хуҗалыгы институтына күчә. Укуын тәмам­лагач, Нуриман урман хуҗа-лы­гына лесничий итеп җи-бәрелә, арытаба Красный ключ урман хуҗалыгы җитәк­чесе вазыйфасына үрләтелә. 1961 елда ук аны Башкорт АССРы буенча Урман хуҗа-лыгы һәм урманнарны саклау дәүләт инспекциясе начальнигы итеп билгелиләр. 1966 елда ул республика Хөкүмә-тендә иң яшь министр була. Кыска гына вакыт эчендә ул бу тармакны илдә иң алдынгылар рәтенә чыгара. Тиз арада шундый югары вазыйфаларга үрләтелүенә аның бик актив булуы ярдәм ит­кән­дер. Ул һәрвакыт яңа идея­ләр белән яна, шушы планнарын кыска гына вакыт эчендә тормышка ашырырга да тырыша иде.
Марсель Хәбиб улы башкарган эшләрнең иң мөһиме – кул астындагы кешеләргә эшләр өчен лаеклы шартлар тудыруда. Ул җитәкчелек иткән чорда министрлык бинасы төзелә, аннан ерак та түгел хезмәткәрләр өчен башта тугыз, аннары биш катлы йортлар барлыкка килә. Бу урын, чыннан да, кеч­кенә шәһәрчекне хәтер­ләтә. Анда кафе, азык-төлек, балалар кибете, кунакханә, парковкалар һәм башка инфраструктура да була. Әле-ге министрлык бинасы буенда буш җирләрдә җитәкче хезмәткәрләре балалары өчен мәктәп тә төзетә. Соң­рак исә Марсель Хәбиб улы башлангычы белән Русиядә беренче зур лимонарий төзелә. Ул — әле дә республикабыз горурлыгы. Шул ук вакытта, би­редә җәяүлеләр өчен урманчы Георгий Рутто исемендәге парк төзеклән­дерелә, ә аның янындагы урман Башкортстан урманчылары исемендәге паркка әверелә. Тиздән анда кыргый җәнлекләр өчен вольерлар куела. Әле дә бу әти-әниләре белән килгән балаларның ярат­кан ял итү урыны.
Билгеле, Марсель Абдулов төзегән объектлар моның белән генә чикләнми. Башка районнардагы төзелешләр турында да әйтәсе килә. Һәр районда төзелгән урман кор­дон­нары, лесничество һәм урман хуҗалыгы биналары, цехлар, гаражлар һәм башка социаль төзелешләр — аның хезмәте нәтиҗәсе. Билгеле, мондый төзелеш­ләр барганда эшчеләр дә үз вазыйфаларына бик җитди карый. Урманнарны тергезү һәм санитар чистартуны башкару буенча ул елларда республика илдә алдынгы урыннарда була. Урманнарны законсыз кисү бетерелә, аны янгыннан һәм башка зыян салучылардан саклауга игътибар арта. Ул вакытта республика урманнарында көчле янгыннар булмый диярлек.
Шуны да билгеләргә ки­рәк: урман хуҗалыгы эше — сезонлы. Шуңа да элек-электән анда хезмәткәрләр нигездә җәйге чорда гына көч сала. Гадәттә, хатын-кызлар яңа үсентеләр белән шөгыльләнсә, кышын алар эшсез кала. Әлеге мәсьлә­ләне хәл итүне күз уңында тотып, Марсель Хә-биб улы хатын-кызларны кышын башка эшкә җәлеп итә дә инде. Мәсәлән, шушы вакытта Дәү-ләкәндә кәрзиннәр үрү, Бөр-җән һәм Зианчура районнарында сувенирлар эш­ләү тармаклары барлыкка килә. Республика мәйданы буенча илдә 27нче урында гына булса да, илдә үсүче юкәләрнең өчтән бер өлеше бездә. Шуңа да бу елларда урман хуҗа-лык­ларында умар­тачылык белән шөгыль­ләнү дә киң җәелдерелә. Бу җәһәттән аеруча Гафури районы киң билгелелек яулый.
Әлеге елларда авыр эш-ләрне техника ярдәмендә башкару да үсешә. Автотранспорт паркы зурая, шул ук вакытта яңа технология­ләр белән эшләү дә җәел­дерелә. Министрлыкның булачак хезмәткәрләре, тәү башлап, Комплекслы производство лабораториясендә хезмәт башлый. Ул — фән белән урман хуҗалыгы эшен бәйләү­че үзәк ролен башкара иде. Әлеге башлангычны тор­мышка ашырган Абдулов шул рәвешле тармакка бел-геч­ләр әзерләүне дә үз өс­тенә ала.
Әйе, кеше кайда гына яшәмәсен, шәһәрдәме, әллә кечкенә авылдамы, ул матур­лыкны һәрвакыт яшеллән-дерүдә күрә. Шушы елларда республикада төрле үсенте җитештерүче питомниклар һәм плантацияләр челтәре барлыкка килә. Алар респуб-лика ихтыяҗын тулысынча каплый, шуңа да үсенте­ләр­нең бер өлеше хәтта чит өлкәләргә озатыла.
Марсель Хәбиб улының хезмәт юлында тагын бер күренекле эшчәнлеге — урман полосалары утырту. Бил­геле, бу эшне ул берүзе генә башкармый, әмма ул галимнәрнең ачышын урман хуҗалыгында эшләүчеләр­нең хезмәте белән берләш-терә. Әле дә республиканың көньяк районнары басуларын салкын җилләрне тотучы урман полосалары саклый.
Марсель Абдулов урман хуҗалыгы белгече генә түгел, башка өлкәләр белән дә кызыксынучы шәхес иде. Ул киләчәкне күрә белүче оештыручы да. Марсель Хәбиб улы — 60тан күбрәк фәнни хезмәт авторы. Республикада тупланган урман хуҗа­лыгы тәҗрибәсен өйрә­нү өчен чит өлкәләрдән дә килү­челәр күп була. Җитәкче урман хуҗалыгында булган һәр яңалыкка игътибар белән карый, шуңа да Русиядә генә түгел, чит илләрдә дә бу өлкә ничек үсешкәнен яхшы белә ул.
Шуны да әйтергә кирәк: урман хуҗалыгы хезмәткәр-ләре белән сунарчылар арасында элек аңлашылмау­чанлыклар еш була иде. Марсель Хәбиб улы ике як өчен дә отышлы юлны таба һәм бу комплекслы урман һәм сунарчылык хуҗалыгы төзелүгә китерә. Элекке урман хуҗалыгы нигезендә Борай, Бөрҗән һәм Нуриман урман-сунарчылык хуҗа­лык­лары барлыкка килә.
Марсель Хәбиб улы бүген-ге көн белән генә яшәүче кеше түгел иде. Аның башлангычы белән республикада урман мәктәпләре һәм училищелары уңышлы эшләде. 1979 елда Башкортстан Авыл хуҗалыгы институтында урман хуҗалыгы факультеты тергезелде. Бо­ларның һәр­кай­сы әлеге өлкәгә лаеклы бел­гечләр әзерләүне күз уңында тота. Күп кенә урман­чылар хезмәтләрен мәктәп лесничестволарында ук башлый. Күренүенчә, бу өлкәгә хезмәткәр­ләр мәктәп яшен­нән үк әзер­ләнә башлый. Министрлык аппаратына яңа кеше алганда да Марсель Хәбиб улы аның белән озак кына сөйлә­шә, аның шәхесен игътибар белән тикшерә торган булган.
Җитәкче хезмәткәрләр-нең ялын оештыруга да тиешле игътибар бирә иде. Шул рәвешле кайбер урман хуҗалыгында сунарчы өй-ләре төзелде дә инде.
Хаклы ялга киткәч тә Марсель Хәбиб улы төбәк Халыкара урман хуҗалыгы институты үзәген җитәкләде. Аның башлангычы белән бүгенге Башкорт дәүләт аграр университетында тергезелгән урман хуҗалыгы факультетында исә 2011 елдан аның исемен­дәге стипендия булдырылды. 1991-93 елларда ул биредә укыта да әле.
Марсель Абдулов республика Югары Советының 9-12нче чакырылыш депутаты булып та сайланды. 1991 елда ул РСФСРның дәүләт премиясе лауреаты булды. Шул ук вакытта, ул Хезмәт Кызыл Байрак, Халыклар дуслыгы, “Почет билгесе” орденнары һәм бик күп грамоталар бе­лән бүләкләнде. Аңа “РСФСРның атказанган урманчысы” һәм “Урман Рыцаре” исемнәре тапшырылды.
Марсель Абдулов 2007 елның ноябрендә вафат булды. Аның исемен мәңгеләш-терү йөзеннән 2009 елда Аслыкүл яры буенда мемориаль стела куелды, ә 2015 елның маенда Уфада урнашкан республиканың Урман саклау үзәге бинасында мемориаль тактаташ барлыкка килде.
Әлбәттә, Марсель Абдулов турындагы якты хати-рәләр, тәү башлап, урман ху-җалыгында эшләүче­ләр кү­ңелендә, ул төзегән биналар­да саклана. Шунысы куаныч­лы: бүген аны матур хатирә-ләр белән урман бел­гечләре генә искә алмый, ул саклап калган урманнар шаулавы да аның моңлы җырын суза.

Радик Мөхәрәмов,
Урман хуҗалыгы министрлыгының
Ветераннар советы рәисе.
Читайте нас