Илеш районы игенчеләре иртә культураларны чәчүне төгәлләде.
Бөртекле һәм кузаклы культуралар районда 66 мең гектардан артык мәйданнарны били. Хуҗалыклар барлыгы 25 меңнән күбрәк гектарда — бодай, 21 мең гектарда арпа чәчте. Агымдагы елда игенчеләр аеруча ихтыяҗ белән файдаланучы рапс, ак горчица мәйданнарын да киңәйтте.
Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү һәм социаль-икътисади күрсәткечләр буенча Илеш районы тотрыклы төбәк. Игенчелек һәм терлекчелек продукциясен, нигездә, “Урожай”, “Агыйдел”, Куйбышев исемендәге, “Урал”, “Мир”, “Маяк” кебек эре хуҗалыклар, аякта нык басып торган фермерлар җитештерә.
— Хуҗалык итү җирләре бездә 6300 гектарга якын. Шуларның 4 мең гектардан артыгында сабан ашлыгы чәчелсә, 1400ендә мал азыгы культуралары игелә, — ди “Мир” җәмгыяте директоры Раил Ганиев. – 1248 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Кышлату чорына һәр елда бер шартлы баш терлеккә 45 центнердан да ким булмаган азык берәмлеге хәзерлибез.
12 майга “Мир” басуларында сабан ашлыгын чәчү тәмамланды. Игенчеләр аяз көннең һәр сәгатен нәтиҗәле файдаланырга тырышты. Коронавирус белән килеп туган вәзгыятькә карамастан, язгы чәчү вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарылды. Шунысын да билгеләргә кирәк, эшләр Роспотребнадзор таләпләреннән чыгып оештырылды.
Хуҗалык җитәкчесе чәчү чорында аеруча фидакарьлек, намуслы хезмәт күрсәткән игенчеләрне дә атады. Менә алар: Азамат Вәлиуллин, Әлтаф Шәемов, Назыйф Бәшәров, Фикус Заһиров, аталы-уллы Әхтәмҗан һәм Илгизәр Сафиуллиннар, Илсур Шәемов, Салават Габдрахманов, Таһир Сафиуллин, Ринат Имамов, Данил Вәлитов, Нияз Фәттахов, Әлфәрит Тимершәехов.
Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Илеш районы.