+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 Май 2020, 07:40

18 яшьлек “фермер”!

Әлегә ул кош-корт үрчетсә, киләчәктә терлекчелек белән шөгыльләнергә дә исәп тота.Айнур Сабиров – Борай районының Тукай авылы егете. Бадрак мәктә­бенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, ул Бөре шәһәренең күппрофильле көл-лиятендә укый һәм электрик һөнә­ре ала. Һөнәре буенча Уфа шәһәрендә бер ел эшли. Әмма авыл тормышын яратучы егетне туган як гел үзенә тартып тора.

Әлегә ул кош-корт үрчетсә, киләчәктә терлекчелек белән шөгыльләнергә дә исәп тота.

Айнур Сабиров – Борай районының Тукай авылы егете. Бадрак мәктә­бенең тугызынчы сыйныфын тәмамлагач, ул Бөре шәһәренең күппрофильле көл-лиятендә укый һәм электрик һөнә­ре ала. Һөнәре буенча Уфа шәһәрендә бер ел эшли. Әмма авыл тормышын яратучы егетне туган як гел үзенә тартып тора.

Тукайга кайткач та үз хуҗалыгында кош-корт асрау нияте белән егет башта 60 тавык сатып ала. Ай да үтми, халыкка ул тавыкларының йомыркаларын тәкъдим итә дә башлый. “Авыл йомыркасы”н сораучылар да шактый гына табыла.
Әлеге язда егетебез 100 бройлер чебеш һәм 100 каз бәбкәсе дә сатып алган.
Ул әлеге җәйгә планнары белән уртаклашты. Азыкларын кыштан ук хәстәрләп куйган. Кош-корт, мал-туар асрау үзенчәлекләре, токымнарның яхшыракларын сайлау, аларда очраган авырулар турында Айнур Интернет челтәреннән белешмәләр эзләп өйрәнә. Әйткәндәй, аның дәү әнисе Рәүфә Фатих кызы белән дәү әтисе Ильяс Шәрифҗан улы электән үк йөзәрләгән каз бәбкәсе үстерәләр иде. Бәләкәйдән шушы гаиләдә үскән Айнурга бу мәшәкатьләр бер дә ят түгел, чөнки балачактан авыл тормышын өйрәнеп үскән ул.
Унтугызынчы гына яшь белән баручы тырыш егетне мин башка яшьләребезгә дә үрнәк итеп куяр идем. Аның авыл тормышын яратуы һәм юньчел булуы, киләчәккә матур планнар белән яшәве, яхшы ниятләре Айнурга карата ихтирамымны арттырды гына. Тырыш кешенең авылда да күркәм тормыш алып бара алуына ныклы ышанган ул. Иренмә генә!
— Акрын гына үгез, башмаклар санын арттыра башларга исәп. Токымлы бозауларны Пермь краеннан барып алырга ниятләп торам, – диде Айнур.
Ниятләрен тормышка ашырырга ашыгып бармый ул, иң мөһиме — алга максат куелган! Аның төп хыялы – киләчәктә үзенең фермерлык хуҗалыгын оештыру. Димәк, авылларыбызда яшьләр калачак һәм гөрләтеп эшләячәк әле. Синең дә омтылышларыңның тормышка ашуын телибез, уңган егет!

Миләүшә Әхмәтҗанова.
Борай районы.


Читайте нас