Мөһим кампаниядә фермер Альбина Баһаветдинованың барлык туган-тумачасы катнаша.
Стәрлебаш районының Хәлекәй авылыннан Альбина Баһаветдинованың крестьян-фермер хуҗалыгы сөтчелек терлекчелеге белән шөгыльләнә. Гаилә фермасында 30 баштан артыграк савым сыеры асрала. Көтүне туендыру өчен кирәкле азык запасы вакытында туплана, шуңа күрә малкайлар кышын да тук һәм көр. Ә бу көннәрдә фермер басуларында чәчү эшләре тәмамлануга таба бара.
226 гектар мәйданның 26 гектары гына әлегә тотынылмыйча кала – анда люцерна чәчеләчәк. 110 гектарга майның кояшлы матур көннәрендә яхшы һәм туклыклы ашлык фуражы өчен арпа, бодай һәм солы чәчелгән. Көнбагыш 90 гектарны биләячәк. Фермер басуларына чәчү агрегатлары икенче майда чыккан. Басу эшләре өчен барлык кирәкле техника бар. Альбина Әгъләм кызының читтән кеше эзлисе юк – хуҗалык эшләренә, нигездә, туганнары җәлеп ителгән.
– Мин берүзем нәрсә эшли алам? Минем командам булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмас иде. Аларның тырышлыгы нәтиҗәсендә хуҗалык бар һәм үсешә, – ди Альбина.
Фермер ханымның командасы бик шәп! Кайнишләре Дамир һәм Илдар Баһаветдиновларга эш чыдасын гына! Алар үзләре гаиләләре белән Уфа һәм Салават шәһәрләрендә яши. Әмма һәр язда, отпуск алып, чәчү эшләрен башкарырга кайталар. Үзләре тракторларга утырып, җир сөрә, чәчә. Дамирның улы Данис та акрынлап өлкәннәрнең кул астына керә башлаган. Үсмер тырыша. Алар – эш сөючән Баһаветдиновлар нәселеннән. Исән булса, улларының һәм оныкларының җиргә булган сөюен, хезмәткә намуслы карашын күреп, әтиләре һәм картәтиләре – озак еллар Матросов исемендәге хуҗалыкта рәис булып эшләгән Самат Әхмәтсәлам улы әй сөенер иде! Туганнарның өлкәне – Филүс Самат улына фермерлык эшеннән читләшергә туры килгән, чөнки хәзер аның мөһимрәк эшләре бар, ул авыл биләмәсе өчен җаваплы!
Баһаветдиновларның хезмәт династиясенә башка туган-тумачалары, кияүләре Раил Сираҗетдинов, Мирас Хәмидуллин, Раушан Назаров та зур ярдәм күрсәтә. Гомумән, аларның барысына да афәрин дияргә генә мөмкин.
Фаягөл ЙОСЫПОВА.
Стәрлебаш районы.