+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
19 Мая 2020, 07:25

Шәһәрдән “качарга” дәүләт ярдәм итәчәк

Башкортстан “Авыл ипотекасы” программасында катнашучылар саны буенча илдә беренче урында.

Башкортстан “Авыл ипотекасы” программасында катнашучылар саны буенча илдә беренче урында.
Күптән түгел үзәк матбугат басмаларының берсендә либераль карашлы икътисадчы галим-нәрнең авылларның киләчәк язмышы белән бәйле фикерләре дөнья күрде. Аларның белдерүләрен хәтта кайбер сәясәтчеләр дә күтәреп алды. Киң җәмәгатьчелек хөкеменә салган “оеткы” шуннан гыйбарәт: имеш, якын унъеллыкларда зур шәһәрләрдән 100 чакрымнан да арырак урнашкан авылларны “асрау” дәүләткә кыйммәткә төшәчәк. Шуңа күрә төпкелдәге авылларны оптимальләштерергә, ягъни киметергә кирәк. Ә инде элекке күмәклек белән эшкәртелгән җирләрне, комплекслардагы малларны тәрбияләргә шәһәрдән вахта ысулы белән йөртеләчәк эшчеләр җәлеп ителәчәк. Ничектер, илнең аграр сәясәтендә әлегә кадәр мондый “реформалар” тәкъдим ителгәнен хәтерлә-мим. Авылдагы җирләргә ымсынучылар электән дә бар иде. Әмма игенчелек, терлекчелек кебек тармакларны шәһәр халкына ышанып тапшыру мәсьәләсе күтәрелгәне булмады. Ышанып тапшырырга да була торгандыр, ә аларның кулларыннан килерме соң? Бәхеткә, мондый фаразны әлегә либералларның тормышка ашмаслык хыялы дип кенә кабул итәргә кирәк. Чөнки авыл хуҗалыгы җирләре гомер бакый аны эшкәртә белүче җир хуҗалары карамагында булды. Русия үзенең дәүләтчелеген үстерүдә аграр сәүдә мөмкинлекләренә дә таянган. Бүген дә Русия дөнья икътисадында көчле аграр төбәк һәм экспорт мөмкинлеген елдан-ел арттыра баручы ил буларак билгеле.
Ил җитәкчелеге либералларның мондый фикерен җитди кабул итмәс, дигән ышаныч бар. Аграр тармакны, авыл хуҗалыгын һәм аграр бизнесны төрле юнәлешләрдә үстерүне тәэмин итүче дәүләт программаларының уңышлы эшләве дә күрсәтә моны. Шунысы да игътибарга лаек: аграр сәясәтнең асылында җитештерү тармакларының үсеше генә түгел, ә авыл территорияләренең тотрыклылыгын тәэмин итү, крестьян ихаталарында җитеш-терүне дәртләндерү кебек чаралар да билгеләнде. Билгеле, соңгы елларда авылдан китүчеләр саны арту күзәтелә иде. Моңа чик кую өчен комплекслы чаралар таләп ителә. Шуларның берсе — торак төзелеше белән бәйле проблеманы хәл итү.
Мәгълүм булуынча, быел гыйнвар аеннан Русиядә “Авыл ипотекасы” программасы гамәлгә керде. Әлеге документка ярашлы, түбән процент белән (еллык процент ставкасы 3 проценттан югары түгел) авыл җирендә йорт салу өчен акча яисә ипотекага өй, фатир алырга була. Элекке программалардан аермалы буларак, моның өчен аз тәэмин ителгән, яки күпбалалы гаилә булу таләп ителми.
Май бәйрәмнәре алдыннан Башкортстанның берничә районында программада катнашучыларга торак сертификатлары тапшыру тантаналары узды.
Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы узган елда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасын кабул иткән иде. Аны тормышка ашыру өчен ил казнасыннан акча бүленде. Әлеге документ кысаларында “Авыл ипотекасы” программасы эшләнде. Аның төп максаты — шәһәрдә һәм авылда яшәүчеләр нисбәтен 4:1 дәрәҗәсендә саклап калу, ягъни ил халкының кимендә 25 процентын авылда калдыру. Статистика мәгълүматларына караганда, әлегә авылдан күченеп китүчеләр саны арту дәвам итә. Бигрәк тә шәһәр тормышын өстенрәк күрүче яшьләр саны арта. “Авыл ипотекасы” программасы исә авыл җирендә йорт салырга теләүче һәркемгә дәүләт ярдәме күрсәтүне күз уңында тота. Ил төбәкләре әлеге программага бик актив кушылды. Апрель башында ук, мәсәлән, “Россельхозбанк” ташламалы кредит алырга теләүчеләрнең артуы турында хәбәр иткән иде. Әлеге чыганакка караганда, авыл ипотекасы буенча кредитларның уртача күләме 2,2 миллион сумга җиткән. “Сельская жизнь” гәзите мәгълүматларына ярашлы, “Россельхозбанк”ка иң зур суммага кредит заявкасы Башкортстан Республикасыннан алынган һәм ул 5,8 миллиард сум тәшкил итә. Аннары исемлекне Татарстан (4 миллиард сум), Ленинград, Белгород һәм Новосибирск өлкәләре (3,4-2 миллиард сум) дәвам итә.
Белешмә. “Авыл ипотекасы” программасы буенча авылда йорт сатып алучыга яисә төзүчегә банк кредиты елына өч проценттан артмый. Ә банкның “төп ставкасын” компенсацияләүне дәүләт үз өстенә ала. Ипотека кредиты ставкасын иң түбән дәрәҗәдә — 0,1 процентка калдыру өчен Башкортстан банкларны өстәмә рәвештә субсидияләргә карар итте.
Әгәр үз йортын булдырырга теләк белдерүчеләрнең “социаль йөзе”н билгеләсәк, авылны картая дип бәяләргә урын калмый кебек. Шул ук чыганактан күренүенчә, заемщик-ларның уртача яше 36дан артмый. Заявка бирүчеләрнең 64 проценты — парлы гаиләләр, шул исәптән, өчтән ике өлеше — бала тәрбияләүче гаиләләр. Заявка хуҗаларының 24 проценты — кияүгә чыкмаган хатын-кызлар яисә өйләнмәгән ир-егетләр. Программада катнашырга теләк белдерүчеләрнең 42 проценты — хатын-кызлар, калганы — ир-егетләр.
Гаҗәп факт: программа кысаларында иң зур күләмдәге заемнар, нигездә, ир-егетләр өлешенә туры килә һәм ул уртача 2,3 миллион сум тәшкил итә. Ә хатын-кызлар алган кредит суммасы уртача 2 миллион сумнан артмый. Әйткәндәй, апрель башына булган мәгълүматларга караганда, “Россельхозбанк” аша ипотека акчасы алырга теләүчеләр арасында Башкортстан беренче урында тора. Барлыгы 2,6 меңнән күбрәк заявка бирелгән.
Русиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут сүзләренә караганда, әлеге программаны финанслау өчен быел федераль бюджеттан 1 миллиард сум акча бүленгән. Федераль ведомство фаразлары буенча, 2025 елга 200 меңнән артык гаилә авылда үзләренең торак шартларын яхшырта алачак. Әйтергә кирәк, ипотека тәртибе әлегә кадәр шәһәрдә яшәгәннәргә дә кагыла.
— Авыл ипотекасы “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасының мөһим өлеше булып тора, — дип билгеләде күптән түгел республика Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров. — Дәүләт программасында 2020-22 елларга бүленгән гомум сумма 4,7 миллиард сумнан арта, шуның 3 миллиард сумы — федераль бюджеттан. Авыл ипотекасы — бик вакытлы һәм яхшы уйланылган программа. Әмма “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасында бәян ителгән башка чаралар гамәлгә ашырылганда ул тагын да нәтиҗәлерәк булачак. Бюджетта каралган 4,7 миллиард сум республикада гражданнарга торак субсидияләре бирүгә, комплекслы төзелешкә, социаль юнәлештәге биналар салуга һәм инженерлык коммуникацияләрен үткәрүгә җәлеп ителә. Без, шулай ук, бу программаның авыл территорияләрен төзекләндерүгә һәм халыкны яңа эш урыннары белән тәэмин итүгә дә зур этәргеч бирәчәгенә ышанабыз.
Республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгы югарыда телгә алынган программаны тормышка ашыру юнәлешендә зур эш башкара. Ел башыннан гамәлдә булган дәүләт программасында катнашырга теләүчеләр саны буенча Башкортстанның илдә беренче булуы да очраклы түгел. Ә инде май бәйрәмнәре якын-лашканда муниципаль районнарда торак сертификатлары тапшыру тантаналары узды.
Белешмә. “Авыл ипотекасы” программасына кереп, республикада торак сертификатлары алган гаиләләр саны 212гә җитте. Аларның гомум суммасы 371 миллион сумнан артты.
Әйткәндәй, “Авыл ипотекасы” программасында катнашу тәртипләре белән күптән түгел “Кызыл таң” гәзите махсус сәхифәдә таныштырган иде. Анда ипотека кредиты алу тәртибе һәм таләпләре белән җентекләбрәк таныша аласыз.
“Әлбәттә, банктан алынасы сумма күләме гаилә составына да бәйле,— дип аңлатма бирде безгә министрлыкның бүлек начальнигы урынбасары Алмаз Галимов. — Әйтик, Кырмыскалы районында җиде гаилә шундый сертификатка ия булды. Алар арасында “Синергия” һәм “Алатау” җәмгыятьләре эшчеләре, фермер хуҗалыклары башлыклары бар иде. Кредит күләме 700 мең сумнан 2 миллион сумга кадәр тәшкил итте”.
Дөнья күләмендә куркыныч чир булып таралган коронавирус авыруы Русия авылларына да зыян салмый калмады. Авыл эшчәннәре язгы басуга җиң сызганып чыгарга әзерләнгәндә “котырына” башлады ул. Хәзер ышанып әйтергә була — авыл уң-ганнарының җиргә булган тугрылыгы афәт чирләрдән югары торды. Басуда эшләр ахырына якынлаша. Шулай да, әлеге чирнең бер “уңай” ягы да күренә: эшсезлектән, йончудан һәм билгесезлектән качып, кайбер шәһәрләрдән авылга килүчеләр саны арта башлады...
Олег Төхвәтуллин.
Читайте нас