Биредә алдынгы технологияләргә нигезләнеп эшлиләр.
Хуҗалыкта иртә культураларны чәчү эшләре сыйфатлы итеп башкарылып, вакытында тәмамланган. Бөртекле культуралар районда 30338 гектарда чәчелә. Авыл хуҗалыгы кооперативлары, җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар берничә миллиард сумлык продукция җитештерә. Игенчеләр ел саен 63 мең тоннадан артык бөртеклеләр җыеп ала. Күпьеллык һәм берьеллык үләннәр 17100 гектар мәйданны били. Силос салу өчен кукуруз, шулай ук, шикәр чөгендере чәчәләр.
“Үмер” — районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Басучылыктагы уңышлар — зур тырышлык, яңалыкка омтылу, заман технологияләрен җиренә җиткереп куллану нәтиҗәсе. Былтыр биредә 40 мең центнерга якын күләмдә бөртеклеләр җыелган. Басучылыктан хуҗалыкның кереме 18 миллион сумнан артып киткән.
— Әйе, тиешле агротехник таләпләрне үтәп, заманча техника куллану — мул уңышның нигезе, — ди хуҗалык җитәкчесе Геннадий Марков. — Терлекчелек тармагында да нәтиҗәлелекне күтәрү өстендә эшлибез. Сөт җитештерү – көндәлек акча дигән сүз. Киләчәктә баш санын арттыруга, продуктлылыкны үстерүгә омтылабыз. Мал азыгын һәр шартлы башка 38 центнер күләмендә тупларга ниятлибез.