+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
22 Май 2020, 06:35

Республикада мондый техника берничә хуҗалыкта гына!

Федоровка районының Фрунзе исемендәге кооперативында быел язгы басуга гомум бәясе 16 миллион сумлык куәтле трактор белән заманча чәчү комплексы да чыккан.

Федоровка районының Фрунзе исемендәге кооперативында быел язгы басуга гомум бәясе 16 миллион сумлык куәтле трактор белән заманча чәчү комплексы да чыккан.
Федоровка районының Фрунзе исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында һәм аның “Очкын” җәмгыятендә иртә культураларны чәчү 2 майда башланып, 18 майда тәмамланган. Аңа кадәр исә хуҗалык басуларына җәмгысы 350 тонна чамасы ашлама кертелгән. Чәчү эшләре 4018 гектар мәйданда башкарылган. Аерым алганда, 3136 гектарда бөртеклеләр, 882 гектарда көнбагыш чәчелгән. Бөртекле-кузаклылар структурасына килгәндә, 1368 гектарны — сабанашлык, 631 гектарны — арпа, 127 гектарны — борчак, 443 гектарны — вика-солы, 277 гектарны — солы, 290 гектарны арпа катыш солы били. Уҗым бодае 1200 гектарны тәшкил итә.
Хуҗалыкта терлекчелек тармагының елдан-ел колачлырак үсешүен исәпкә алып, быел күпьеллык үләннәрне дә 80 гектарда яңартканнар. Барлыгы исә күпьеллык үләннәр мәйданы 283 гектарны алып тора. Тагын да 142 гектарга берьеллык үләннәр чәчелгән.
— 319 гектарда кукуруз чәчәсе генә калды. Гомумән, соңгы ике көндә безнең төбәктә коеп түккән яңгырларга кадәр чәчүне тулысынча диярлек тәмамлауга ирештек. Шул рәвешле, Фрунзе исемендәге кооператив карамагындагы 4755 гектар һәм аның “Очкын” җәмгыятендәге 2549 гектар чәчүлекләрдә трактор кермәгән бер генә басу да калмады. Без барлык эшләрне төгәл агротехник срокларда һәм таләпләргә ярашлы башкарып чыктык һәм хәзер елның уңай килеп, мул уңышка өмет итәсе генә кала, — диде башкарылган эштән зур канәгатьлек белдереп, хуҗалык җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйрүз Галиев.
Фрунзелыларга чәчүне шушы рәвешле кыска агротехник срокларда башкарып чыгуга гомум бәясе 16 миллион сум торган “Кировец” К-739 тракторы һәм аңа SН-10200/АС 315 чәчү комплексы сатып алу да булышлык иткән.
— Элекке тракторлар белән чагыштырганда, җир бе-лән күк арасы, — ди куәтле яңа техниканы иярләүчеләр-нең берсе, алдынгы механизатор Андрей Егоров. — Тракторда “автопилот” режимына кадәр булса, заманча чәчү комплексы бер үк вакытта җирне ашлап та, орлыкларны катнаштырып салып та, чәчеп тә бару мөмкинлеге бирә. Бер сүз белән, чын могҗиза бу!
Хуҗалык җитәкчесе Фәйрүз Галиев белдерүенчә, әлегә мондый куәтле комплекс республикада берничә хуҗалыкта гына бар. Әмма аны кулга төшергән һәркем заман техникасы үз-үзен тулысынча аклавы турында белдерә. Хәер, әлеге техника ярдәмендә Фрунзе исемендәге хуҗалык басуларында үткән тәүге чәчү нәтиҗәләре дә шул турыда сөйли. Моннан тыш, алдынгы механизаторлар Флүз Сабитов һәм Алексей Русаков К-700 тракторларына таккан куәтле “Омичка” чәчү комплекслары да эшләрне тиз арада башкарып чыгуга зур өлеш керткән. Т-150 тракторларында эшләүче Александр Данилов, Риф Кантимеров, яңа К-739 тракторының икенче штурманы Михаил Фадеев, “Туман-2” агрегатында 2500 гектар мәйданга ашлама керткән Илдар Фәйзуллин һәм башкалар да җаваплы чорда зур фидакарьлек күрсәткән.
Ә һәрдаим киләчәккә карап эш итүче алдынгы хуҗалык җитәкчелеге техника паркын яңартуны дәвам итә. Югарыда атап үтелгән техникадан тыш, алдагы чорны һәм кам-панияләрне хәстәрләп, биредә “Дон-680” кукуруз уру комбайнына чапкыч, “Вектор-410” ашлык уру комбайны, К-739 тракторы тәгәрмәчләрен киңәйтү комплексы һәм сабан сатып алынган. Димәк, Ходай насыйп итеп, хуҗалык басуларында мул булып үсәчәк уңышны югалтуларсыз һәм кыска вакытта җыеп алу, арытаба уҗым чәчүне нәтиҗәле башкарып чыгу өчен дә ныклы нигез әзерләнгән. Кыскасы, афәрин, сезгә фрунзелылар!
Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.
Читайте нас