+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
26 Май 2020, 06:57

Башкаларга менә дигән үрнәк ул!

Дүртөйле районының “Горшков” токымчылык заводында язгы эшләр басуда гына түгел, хуҗалык биләмәсендә дә бара.— Без чәчү эшләренә яхшы әзерләндек дип исәплим, — ди агрохуҗалык җитәкчесе Тәнзилә Идрисова. — Эш соңгы гектарларда бара. Гомумән алганда, сабанаш­лыклар мәйданы безнең хуҗалыкта 1410 гектар тәшкил итә. Кукурузны — 194, берьеллык үләннәрне 214 гектарда чәчү планлаштырыла.

Дүртөйле районының “Горшков” токымчылык заводында язгы эшләр басуда гына түгел, хуҗалык биләмәсендә дә бара.

— Без чәчү эшләренә яхшы әзерләндек дип исәплим, — ди агрохуҗалык җитәкчесе Тәнзилә Идрисова. — Эш соңгы гектарларда бара. Гомумән алганда, сабанаш­лыклар мәйданы безнең хуҗалыкта 1410 гектар тәшкил итә. Кукурузны — 194, берьеллык үләннәрне 214 гектарда чәчү планлаштырыла.

Механизаторлар Радик Гәрәев, Николай Шамратов, Валерий Хәлиуллин, Ринат Закирҗанов чәчүнең алгы сызыгында булган. Станислав Исхаков ашлама керткән, Станислав Губаев белән Рәсим Галәветдинов кәтүкләүдә эшләгәннәр. Водительләр Алик Шәрипов, Рәзил Сәйфуллин, Шакир Кадыйров орлыкны басуларга вакытында ташып торган. Ә эретеп ябыштыручы Максим Ибаев техниканың өзлексез эшләвен тәэмин иткән.
Чәчү өчен биредә бөртекле культураларның яңа суперэлита орлыкларын кайтарганнар: болар — арпаның “Памяти Чепелева”, арышның “Памяти Кунакбаева” сортлары.
Быел хуҗалык “Manitou” тракторы сатып алган, ә шушы көннәрдә бирегә үзйөрешле “Туман-2М” сиптергеч-тараткычы, сабан, дискатор кайтачак. Димәк, матди-техник база заманча техника белән тулылана. Бу исә, биредәге җитештерүчәнлек тагын да артачак, дигән сүз.
Горшковлылар территорияне яшелләндерү мәсьәләсен дә күз уңыннан ычкындырмый. Алар үз хуҗалыгы биләмәсендә 2500 (!) чыршы утырткан. Бу — тирә-як мохитнең чисталыгын һәм яшәгән урынның матурлыгын кайгырту да. Алай гына да түгел, башкаларга да менә дигән үрнәк бу!

Виолетта Хөснуллина.
Дүртөйле районы.
В.Хөснуллина фотосы.
Читайте нас