Ә менә җир куенына салынган югары сортлы орлыкларга Нуриман районының авыл эшчәннәре зур өметләр баглый.
Язның иң матур вакыты җитте. Агачлар ап-ак чәчәкләргә күмелсә, басуларда чәчү эшләре гөрли. Шунысы куанычлы: илдәге пандемия чорына карамастан, быелгы язгы эшләр былтыргыдан алдарак тәмамланмакчы. Авыл хуҗалыгы эшчеләре моны һава шартларының уңай булуына бәйләсә дә, аларның иртә таңнан кичкә кадәр җиң сызганып эшләве нәтиҗәсе бу.
Нуриман районы аграрийлары да язгы кыр эш-ләрен быел иртәрәк тәмамламакчы. Биредә 14100 гектар җирдә иген үстереләчәк.
— Язның быел иртә килүе, чыннан да, авыл хуҗалыгы өчен отышлы. Илдә вирус таралу сәбәпле, күп тармаклар эшен туктатып торырга мәҗбүр булса да, авыл хуҗалыгы чәчү вакытын кулдан ычкындыра алмый. Әлбәттә, әлеге эшләрне барлык саклану кагыйдәләрен үтәп башкарабыз.
Бүгенге көнгә 2156 гектар мәйданда солы чәчелгән, бу планга карата — 100 процент. Арпа 1810 гектарда үсәчәк. Аны чәчү дә тәмамланды. Бодай 1673 гектарда чәчелде, — диде Нуриман районы хакимияте башлыгының авыл хуҗа-лыгы буенча урынбасары Глүс Сакаев.
Җитәкче белдерүенчә, районда бөртекле-кузаклы культураларны чәчүгә дә игътибар кимегәне юк. Быел, мәсәлән, борчак һәм вика 3100 гектар мәйданда үсәчәк. Шулай ук, агымдагы елда район хуҗалыклары җитен һәм сурепица чәчүгә төшкән, бүгенге көнгә алар 900 гектар мәйданда чәчел-гән. Глүс Флүс улы билгеләвенчә, чәчү төньяк урман-дала зонасы өчен Дәүләт реестрына кертелгән бөртекле һәм кузаклы куль-тураларның районлаштырылган сортлары һәм агуланган орлыклар белән генә башкарыла.
Әйе, чәчү эшләрен башкару өчен бер-ике атна вакыт җитсә дә, аңа әзерлек көздән үк башлана. Нуриман районы аграрийлары да бу эшкә күптән тотынган. Чәчү эшләрен башкару өчен җитәрлек күләмдә тракторлар һәм кирәкле тагылма җайланмалар булдырылган.
270 тонна ашлама алынган. Шул ук вакытта, районда белдерүләренчә, ашламалар сатып алу әле дә дәвам итә.
— Билгеле, без һәр җылы көнне мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк файдаланып калырга тырышабыз. Быелгы чәчү кампаниясе башка елдагылардан шактый аерыла. Вирус таралуны булдырмау — безнең төп бурыч. Моның өчен тиешле чаралар күрелде. Шул ук вакытта чәчүгә төшкәнче үк хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек техникасы буенча персонал белән инструктажлар үткәрелде. Гомумән, әлеге вакытта без куйган максатлар гамәлгә аша бара һәм язгы кыр эшләрен агротехник срокларда тәмамларга уйлыйбыз, — диде Глүс Флүс улы.