+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
29 Май 2020, 09:20

“Азат”та бар да заманча!

Язгы кампаниягә берничә берәмлек яңа техника сатып алган хуҗалык, базар ихтыяҗыннан чыгып, чәчү структурасына да үзгәрешләр керткән.

Язгы кампаниягә берничә берәмлек яңа техника сатып алган хуҗалык, базар ихтыяҗыннан чыгып, чәчү структурасына да үзгәрешләр керткән.

Без барганда Федоровка райо­нының “Азат” җәмгыятендә иртә культураларны чәчү тулысынча тәмамланып, 450 гектарда кукуруз чәчәсе генә калган иде.

— Көчле яңгырларга кадәр кыска вакытта җирне ашлап, югары сыйфатлы орлыкларны җир куенына салып өлгердек. Шуңа да күңелләр күтәренке. Хәзер яңгырдан соң көн­нәрне җылытып, чәчкән орлык­ларның күпереп үсүен генә көтәбез, — диде хуҗалыкта эшләр торышы белән таныштырып, “Азат” җәмгыяте җитәкчесе Азат Әминев.
Әйтергә кирәк, Азат Вахит улының юраганнары юш килде. Бер атна чамасы торган яңгырлы һава торышыннан соң, соңгы көннәр чын мәгънә­сендә җәй җылысы белән сөендерде. Шуңа да “Азат” җәмгыяте басуларында 2235 гектарда чәчелгән сабанаш­лыкның, 300 гектардагы арпаның, 335 гектардагы солының, 40 гектардагы борчакның, техник культуралардан — 2000 гектардагы көнбагышның һәм 100 гектардагы сояның мул уңыш белән куандырачагы шик тудырмый. 2600 гектарда яшел хәтфә булып утыручы уҗым бодае да мул уңыш вәгъдә итә.
Әйткәндәй, соя белән борчакны хуҗалыкта соңгы чорда быел тәүге тапкыр гына игәләр.
— Базарда әлеге культуралар продукциясенә сорау зур. Шуңа без дә үзебезне әлеге юнәлешләрдә сынап карарга булдык. Алар үзен, без көткәнчә аклаячак икән, әлеге культуралар мәйданнары киләчәктә тагын да арттырылачак, — диде алга югары максатлар куеп эшләүче тәҗрибәле җитәкче Азат Әминев.
Болардан тыш үсемлекчелек белән бергә терлекчелек тармагы да елдан-ел җитештерү куәтләрен арттыра барган хуҗалыкта мал азыгы культуралары игүгә дә игътибарны бермә-бер арттырганнар. Җәмгысы биредә мал азыгы культуралары 1575 гектар мәйданны били. Аерым алганда, 820 гектарда күпьеллык үләннәр, 305 гектарда берьеллык үләннәр чәчелгән, 450 гектарда кукуруз үсәчәк. Бу җәһәттән күпьеллык үләннәр мәйдан­нарының бер өлеше яңартып чәчелсә, калганнарына иртә яздан тиешле күләмдә ашлама кертелгән, алар тырматылган.
Янә дә шул: “Азат” хуҗалыгында барлык мөһим кампанияләрне һәрдаим төзек һәм яңа техникада башкарырга күнеккәннәр. Бу җәһәттән хуҗалыкның Югары Явыш авылы басуларында алдынгы механизаторлар Илдус Сөяргулов һәм Илдар Кинҗә­гулов алмашлап иярләгән “К-742”, Тәл­гать Дашкин алмашчысы Илдус Әлибаев белән эшләгән “К-744” һәм яшь, өметле егетләр Степан Селяев белән Дмитрий Никитин идарә иткән яңа алынган куәтле “Россельмаш 23-76” тракторы эшләсә, Новоселкода язгы кампанияне ике “К-700” тракторы үткәргән. Әйтергә кирәк, трактор­ларның барысы да заманча һәм куәтле “Амазоне” чәчү комплексларын тагып басуга чыккан. Шуларның берсе быел гына сатып алынган. Моннан тыш, хуҗалыкта быел беренче тапкыр орлык һәм ашламаларны төяү-ташуда “КамАЗ” манипуляторы эшләве дә мәшәкатьләрне һәм чыгымнарны күпкә киметкән.
— Әлеге техника берүзе ике-өч “Беларус”ны алмаштыра. Гомумән, техник базаны даими яңартып, нәтиҗәлелекне максималь дәрәҗәдә арттырып, югалтуларсыз һәм чыгымнарны да мөмкин кадәр киметү максаты куеп эшлибез, — диде бу уңайдан Азат Әминев.
Техник паркыгыз да, үсемлекче­лектәге һәм терлекчеләктәге уңыш-казанышларыгыз да һәрдаим шулай артып торсын, диясе генә кала әлеге алдынгы хуҗалык уңганнарына. “Азат” исемен һәрвакыт шулай югары тотыгыз!

Илдар Фазлетдинов.
Федоровка районы.
Читайте нас