+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
3 июнь 2020, 14:55

Яшелчәгә ихтыяҗ кимеми

Эш сәфәре барышында Радий Хәбиров Туймазы районында яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкта булды.

Эш сәфәре барышында Радий Хәбиров Туймазы районында яшелчә үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыкта булды.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров Туймазы районының Карат-Тамак авылындагы “Куш-Бүләк” күп профильле крестьян-фермер хуҗалыкларының берсендә булды. Ул инде 30 ел ябык грунтта яшелчә, шулай ук, бөртекле һәм кузаклы культуралар үстерү, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә, агросәнәгать комплексына ярдәм итүнең дәүләт программаларында актив катнаша.
Хуҗалык теплицаларының мәйданы - 14,5 гектар. Ябык грунтта ел әйләнәсенә яшелчә җитештерүне тәэмин итү өчен фермерлар 1,6 гектар мәйданда сәнәгать теплицасын файдалануга тапшырды. Алга таба 1,5 гектарда ароца теплицасы төзү планлаштырыла.
Директор Мәүзир Латыйпов сүзләренчә, төп мәсьәлә - өстәмә электр куәтләренә ихтыяҗ. Бу яшелчәләрне тиз өлгертү өчен теплицаларда лампаларны тулысынча кулланырга мөмкинлек бирәчәк. Радий Хәбиров бу тема буенча "Башкорт электр челтәрләре компаниясе" җитәкчелеге белән фикер алышачагы турында вәгъдә итте.
Фото:sadu-rad.ru
Читайте нас