Чын ир-егеткә өй салу, ул үстерү, агач утырту фарыз, дигән әйтем бар. Бер генә агач түгел, әллә ничә гектар җирләрне яшеллеккә күмүче, тырыш хезмәтләре белән соклану уятучы ир-егетләр дә күп арабызда. Күптән түгел Чишмә районына сәфәрдә без моның матур мисалын күреп кайттык. Хәер, сүзне бераз ерактанрак башлыйк әле.
– Мин сезне үзебезнең җиләк-җимеш хуҗалыгына алып барам әле! – диде Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов чираттагы сәфәребездә.
Киттек. Хуҗа кеше безне район үзәге буйлап кечкенә экскурсия ясап алып барды. Районга 16 ел җитәкчелек иткән тәҗрибәле, сәләтле җитәкченең күрсәтер урыннары, сөйләр сүзләре күп иде, әлбәттә. Менә берничә ел элек кенә төзелгән заманча йортлар (район халкына аннан бушлай фатирлар бирелгән), менә шәһәрләр көнләшерлек поликлиника, дәваханә, музей, физкультура-савыктыру үзәге, ремонтланган балалар бакчалары... Ә инде күз явын алырлык мәчет районда гына түгел, республикада берәүдер. Флүр Зиннур улының тавышында горурлык та, бераз моңсулык та чагыла. Моңсулыгының сәбәбе — тәҗрибәле хакимият башлыгына шушы көннәрдә 65 яшь тулды, “җитәкчелек дилбегәсе”н яшьләр кулына тапшырыр вакыт якынлаша... Чишмәнең булачак җитәкчесеннән дә көнләшерлек бит, дип уйлап куябыз, район ялт итеп тора, өстәвенә, өйрәнергә, киңәш сорарга, таянырга тәҗрибәле остазы да бар.
Чишмәнең бер ел элек кенә ташландык хәлгә диярлек килә башлаган иске җиләк-җимеш совхозы танымаслык булып үзгәргән, ул хәзер “Чишмә җиләк-җимеш хуҗалыгы” дип атала. Үткән елның 20 маенда район җитәкчесенең хуплавы белән өч гамәлгә ашыручы – Рамил Галиуллин, Илнур Уразмәтов, Энҗе Әхмәдуллина биредә тергезү эшләре оештырып җибәргән. Әлегә 11 гектар алмагач, 5,6 гектар җиләк, 3,7 гектар карлыган утыртылган.
– Су сибүне оештырып торабыз, иске ысуллардан китеп эшлибез, – дип сөйли хуҗалык җитәкчесе Рамил Галиуллин, өлешчә полиэтилен белән ябылган җиләк үсентеләренә күрсәтеп. – Уңышка ирешү өчен һава торышына гына ышанып булмый, я корылык, я артык күп яңгырлар булырга мөмкин. Көн саен логометр белән йөреп чыгабыз, тикшереп торабыз.
Рамил Марс улы әйтүенчә, быел бу үсентеләр әле җиләк бирмәячәк, алар ныгысын өчен чәчәкләрен өзеп чыгачаклар. Киләсе елга инде яхшы уңыш көтәләр. Шуңа элекке җиләк үсентеләрен дә бетермиләр, чөнки алар әле җиләк бирә.
Яңа 300 мең төп җиләк итальянча сорттан. Алар 4-5 ел яхшы уңыш бирергә тиеш. Аннан соң яңаларны утыртырга кирәк.
Яңа алмагач үсентеләренең дә тамырлары ныгысын өчен башларын кисеп чыкканнар. Биредә “Интенсив бакчалар” дигән яңа технологияләр буенча эшлиләр. Үсентеләрне тукландыруга, су сибүгә зур игътибар бирелә.
Чишмәлеләр Самара өлкәсендәге билгеле җиләк-җимеш питомнигы тәҗрибәсенә таянып эшли. Анда барып, карап, өйрәнеп тә кайтканнар. Үткән елда “Волжский сад” белән хезмәттәшлек турында килешү дә төзелгән. “Без самаралылардан киммени!” – дип елмая Чишмә җиләк-җимеш хуҗалыгын оештыручылар.
Хуҗалык тергезелү район кешеләренә эш урыннары да булдырган, әлбәттә. Биредә эш күп, һәркемгә җитәрлек. Мәктәп укучыларына да акча эшләп алу мөмкинлеге бар. Без барганда җәйнең икенче генә көне булса да, берничә мәктәп укучысы басуга эшкә чыккан иде инде.
– Бу кызлар бик уңган, – ди Флүр Зиннур улы, балаларның аркаларыннан сөеп. – Биредә беренче генә ел эшләмиләр. Без аларны Мичурин аграр университетында укытып кайтарабыз әле, белем алсыннар, районны үстерсеннәр.
Район җитәкчесе элек республикада гөрләп торган күп җиләк-җимеш совхозларының бетүен аяныч белән искә ала. Аның әйтүенчә, “республика бренды” булырлык җиләк-җимеш хуҗалыклары булырга тиеш.
Әлбәттә, күптән түгел тергезелгән хуҗалыкта проблемалар да юк түгел. Мәсәлән, берничә ел элек көчле су килү мондагы буаны алып киткән. Күпмедер вакыттан су җитмәскә мөмкин. Ә биредә планнар 15 елга алдан билгеләнеп куелган. Алмагачларны – 1000, җиләкне – 50, җиләк-җимеш куакларын (кура җиләк, кара миләш, зелпе) 150 гектарда үстерергә исәп тоталар. Барлык планнары тормышка ашсын, эшләре уң булсын аларның, дип телисе килә.