Фрунзе исемендәге хуҗалыкка быелдан үзе җитештергән продукция белән Федоровка районы мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын тәэмин итү дә ышанып тапшырылган.
Хәбәр итүебезчә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров бу атнада онлайн төрдә үткәргән беренче “Авыл сәгате”ндә үзәккә терлекчелекне үстерү һәм ит продукциясе җитештерү мәсьәләләре чыгарылды. Әйтергә кирәк, Федоровка районының Фрунзе исемендәге хуҗалыгында да соңгы елларда бу юнәлештә колачлы һәм максатлы эш җәелдерелде.
Аерым алганда, 2017 елга кадәр төп игътибар сөт терлекчелегенә бирелгән хуҗалыкта шушы чордан ит җитештерү тармагы да колачлы үсеш алды. Әлеге максатта бер юнәлеш хуҗалыкта асралучы 500 савым сыерының 150сен яңа туган бозауларны имезүгә күчерү булса, икенчесе — Фрунзе исемендәге кооператив ит токымлы үгез бозаулар алып, аларны симертеп сатуны да уңышлы җайга салып җибәрде. Шуның ачык нәтиҗәсе буларак, узган елда гына да хуҗалыкта тере авырлыкта 1483 центнер ит җитештерелгән. Быел исә бу күрсәткечне тагын да арттырырбыз, дип торалар.
Әйткәндәй, ит җитештерүне даими арттыра баручы һәм киләчәккә һәрдаим йөз тотып эш итүче алдынгы хуҗалык җитәкчелеге яңа таләпләрдән чыгып, үзләрендә үк заманча мал чалу цехы да булдырды. Биредә үзләрендә үстерелгән маллар гына эшкәртелеп калмыйча, гомумән, Федоровка районы халкына да сыйфатлы хезмәт күрсәтелә. Бу да хуҗалык казнасына өстәмә керем, билгеле.
Үз чиратында, хуҗалыкта экологик яктан чиста ит җитештерелүе, аның күләме елдан-ел арта баруы, чималның барлык тиешле таләпләргә ярашлы эшкәртелүе Фрунзе исемендәге хуҗалыкка быел барлык район мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын ит белән тәэмин итү буенча тендерны отарга да мөмкинлек биргән. Шул рәвешле быелдан Федоровка төбәгендәге барлык балалар да Фрунзе исемендәге кооперативта җитештерелгән тәмле дә, сыйфатлы да, файдалы да ит белән туклана.
— Алдагы чорга да максатлар зурдан. Шуңа да чәчүлекләр структурасында мал азыгы культураларына аерым игътибар бирүебез очраклы түгел. Быел, әйтик, күпьеллык үләннәрне 80 гектарда яңарттык, җәмгысы алар 283 гектарда үстерелә. Янә дә 142 гектарны — берьеллык үләннәр, 319 гектарны кукуруз били. Мал азыгы культуралары мәйданнарын иртә яздан тәрбияләп, ашлап, фәкать сыйфатлы орлык чәчүебезне исәпкә алганда, ел уңай килеп, мал азыгы, ким дигәндә, 1,5 еллык запас белән тупланыр дигән ышанычтабыз. Терлекчелектә шунсыз булмый, — ди, эшләр торышы белән таныштырып, Фрунзе исемендәге кооператив җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фәйруз Галиев.
Ит терлекчелеге белән бергә хуҗалыкта сөтчелек юнәлеше дә үсеш белән бара. Аерым алганда, агымдагы елның дүрт аенда хуҗалыкта 5688 центнер сөт савып алынган. Бу, узган елның шул чорына карата, 112 центнерга күбрәк. Шушы вакыт эчендә хуҗалык 12378 мең сумлык сөт саткан, бу да былтыргы шул чордагыдан 5108 мең сумга күбрәк.
— 4 майда маллар җәйге лагерьларга чыгарылды. Ферма шартларында ашату никадәр яхшы булмасын, яшел үләнгә чыккач, сыерлар тагын да күбрәк сөт бирә башлый. Бу җәһәттән май ахырына тәүлеклек савым 5 мең килограммга якынлашты. Җәй айларында, аңлашыла, бу күрсәткечнең тагын да артуын көтәбез, — ди Фәйруз Заһретдин улы.
Хәер, моның шулай булмавы мөмкин дә түгел, чөнки биредә мәхлуклар тәүлек әйләнәсенә диярлек иркен көтүлекләрдә сусыл үлән уртлап йөри. Хәтта кичке савымнан соң да караңгы төшкәнче аларны янә яланга алып чыгып китәләр. Бу җәһәттән хуҗалык җитәкчесе аеруча алдынгы савучылар Татьяна Манзурова, Любовь Данилова, Лариса Никифорованың, терлекчеләр Владимир Данилов, Александр Ефремов, Илшат Әдеһәмовның, көтүчеләр Дамир Әһлиуллин, Фәрит Фәйзуллин, Расыйм Йосыпов һәм башкаларның фидакарь хезмәтен мактап телгә алды.
Хуҗалыкның Динес фермасы “Качкын” җәйге лагерена килгәндә кичке савым башланып кына тора иде. Иркен яланда 230 баш сыер сөт туплап кайтуга Динес фермасы мөдире Ринат Кантимеров һәм моторист Ришат Хәбибуллин җәһәт кенә саву урыннарын һәм аппаратларын әзерләде. Ул арада хуҗалык машинасы китергән савучылар Фәридә Насретдинова, Наталья Охременко, Татьяна Финогентова, Фәридә Фәйзуллина һәм Гүзәл Насыйрова күз ачып йомган арада эш халатларын киеп, тәүдә маллар алдына фураж салдылар, аннары кичке савымга да керештеләр.
— Эшне сузарга ярамый. “Сыерның сөте — телендә”, дип юкка гына әйтмиләр. Кичке савымнан соң сыерларның, ким дигәндә, ике сәгать яланда яшел үлән уртлап кайтуы савым күрсәткеченә бик зур йогынты ясый, — диләр алар.
Менә шулай, бердәм тырышлык һәм эшкә бирелгәнлек белән яңадан-яңа уңыш-казанышлар яулый Фрунзе исемендәге хуҗалык уңганнары. Әфарин аларга!
Р.S. Гәзиткә кул куелырга әзерләнгән вакытта Фрунзе исемендәге хуҗалыктан сенаж сала башлаулары турында хәбәр иттеләр.