+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
9 июнь 2020, 07:23

“Танып”та кыяры да үзләренеке!

Шифаханә ял итүчеләрне чәчәккә күмелгән ихата, яңартылган бүлмәләр белән каршы алачак.

“Танып” шифаханәсендә авыруларны савыктыруда тәмле ризык­ларның да әһәмияте зур булуын аңлыйлар һәм яшелчәне теплицада үстерергә карар кабул иткәннәр. Өч теплицаның гомум мәйданы бер гектар тәшкил итә.

– Әлегә аларның берсендә помидорлар һәм кыярлар чәчәк ата, икенчесе-өченчесе тулысынча үсентеләргә бүленгән, – ди шифаханәнең ярдәмче бүлеге начальнигы Светлана Кулакова. – Теплицалар җылы­тылмый, әмма, шуңа карамастан, елына ике тапкыр – җәй уртасында һәм көз уңыш алабыз.

Бу бик тә куанычлы күренеш, чөнки ял итүчеләргә үзләре үстергән яшелчәләр тәкъдим ителә. Яшел тәмләткечләрдән биредә шпинат, руколла, яшел салат һәм башкалар үсә. Шулай ук чәчәк үсентеләре дә үзләренеке. Әзер клумбаларга күчереп утыртылган чәчәкләр ял итүчеләрнең кәефен күтәрә. Хезмәткәрләр махсус бинада ел әйләнәсенә яшел суган да үстерә.

Бүген шифаханә хезмәткәрләренең күбесе, коронавирус инфекциясенә бәйле, эшләми, өйләрендә. Әмма үсемлекләр тәрбия таләп итә — аларга су сибәргә, утарга кирәк. Бу эшләр белән Глүзә Зыязиева белән Лилия Теләүмбәтова шө­гыльләнә.

Танып шифаханәсендә розалар аллеясе дә бар, 36 төр роза тирә-юньгә ямь биреп утыра. Светлана Игъдар кызы бил­геләвенчә, аларга кирәкле эшкәртү үткә­релгән, яхшы кышлаган, чагу чәчәк­ләрне көтәсе генә калган.

Ярдәмче бүлек начальнигы безгә миләш аллеясен дә күрсәтте. Аңа узган ел җырчы Айдар Галимов, аның хатыны белән һәм башка танылган кунаклар нигез салган. Миләшләр шифаханә периметры буенча утыртылачак һәм бу изге эшкә шифаханә кунаклары җәлеп ителәчәк.

“Танып”та дәваланучылар юк дип кул кушырып утырмыйлар. Шулай ук бүлмәләр ремонтлана. Берничә хезмәткәр шифаханә атларын карый.
Карантиннан соң ял итүчеләрне яңар­тылган бүлмәләр, чәчәккә күмелгән ал-лея­лар, үзләре үстергән яшелчәләр белән тулы мул табын көтә.

Алия Гыйльванова.
Аскын районы.
Читайте нас