Аның беренче чираты сентябрьдә файдалануга тапшырылачак.
Бакалы — социаль инфраструктурасы шактый үскән, данлы тарихлы һәм үсеш перспективалы аграр төбәк. Халыкның яшәү сыйфатын яхшырту, тормыш дәрәҗәсен күтәрү юнәлешендә биредә эзмә-эзлекле эшчәнлек алып барыла. Күптән түгел район үзәге Бакалы авылының “Көнбатыш” бистәсендә янә төзелеш эшләре башланды. Биредә “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” федераль программасы буенча зур паркка нигез салынды. Бу масштаблы проект берничә ел дәвамында этаплап тормышка ашырылачак.
— Былтыр социаль челтәрләрдә сораштыру үткәрелде, район хакимиятендә төзек-ләндерү өчен иң мөһим объектны сайлап алу буенча иҗтимагый комиссия утырышы узды, — диде Бакалы районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика секторы мөдире Миләүшә Риянова. — Тәкъдим ителгән биш иҗтимагый территориядән бакалылылар һәм комиссия әгъзалары ике объектны сайлады, шуларның берсе — “Көнбатыш” бистә-сендәге парк. Һәм менә май ахырында, кирәкле техник яраклаштыру үткәреп, проект-смета документларын әзерләгәннән соң, эш башланды. Аукцион нәтиҗәләре буенча подряд оешмасы билгеләнде, эшне шәхси эшкуар А. Харисов предприятиесе башкара.
Шушы елга планлаштырылган күләм — бордюрлар салу, җәяүлеләр юлларын асфальтлау, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштыру. Объектта көн саен якынча 20 кеше эшли, 2 чакрым арага бордюрлар салырга, гомум мәйданы 3 мең квадрат метрдан артык юлларны тигезләргә һәм асфальтларга кирәк булачак. Контракт нигезендә беренче этап буенча эшләрне тәмамлау вакыты — быелның сентябре, әмма төзүчеләр объектны вакытыннан алдарак тапшырырга планлаштыра. “Эстетика елы”нда нигез салынган бу объект, һичшиксез, киләчәктә яшьләр һәм өлкәннәрнең яраткан ял итү урынына әвереләчәк.