+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
11 июнь 2020, 10:35

“Дачник”ны закон ничек яклый?

Дача сезоны башланды. Кыш

Дача сезоны башланды. Кыш буе яз якынлашканын көтеп яшәгән шәһәр халкы, ниһаять, үзләренең дачаларына ашыкты. Дачалы булу, әлбәттә, куанычлы хәл. Әмма ул ял итү, күңел ачу урыны гына түгел. Соңгы елларда кешеләрнең анда бакчачылык белән ныграк шөгыльләнүе күзгә ташлана. Җирдә эшләгәндә һәм бакчачылык серләрен белсәң, һәммәсен дә үстереп була. Алай гына түгел, “дачник”лар арасында чын сәүдәгәрләр дә аз түгел.
Әмма дачаны дөрес тәрбияләргә, кабул ителгән норматив таләпләрне үтәргә кирәклеген дә онытырга ярамый. Шушы ел башыннан фәкать “дачник”ларга гына кагылышлы яңа законнар да көченә керде. Аларның кайберләре белән гәзит укучыларны да таныштырып үтәргә телибез.
Су да бушлай түгел
Дачниклар арасында бу хәбәр күптән таралган иде инде. Әлегә андый закон кабул ителмәсә дә, берникадәр дөреслек бар. Эш шунда: быелдан үз көченә кергән яңа законда бакчачылык ширкәтләре тарафыннан тотынылган суны мәҗбүри лицензияләү тәртибен кертүне кичектереп тору карала.
Былтыр коммерция белән бәйле булмаган бакчачылык ширкәтләренә скважина өчен лицензия алу мәҗбүри түгел иде һәм дәүләт пошлинасын түләмичә дә моны эшләргә хаклары бар иде. Ә инде шушы елдан лицензия алу мәҗбүри генә түгел, түләүле дә булачак. Бу сумма уртача 7500 сум тәшкил итә. Әлеге таләпне үтәмәүчеләргә 1 миллион сумга кадәр штраф салынуы ихтимал.
Бу таләп бакчачылыкка кагыла. Участокларында үзләренең скважинасы булган дачникларга әлегә борчылырга урын юк. Алардан, әгәр скважинаны үз ихаталары өчен генә файдаланмасалар, тәүлегенә 100 кубометрдан артык су тотынганда һәм, шул рәвешле, үзәк суүткәргечкә көч китергән очракта лицензия алуны таләп итүләре ихтимал.
Җир өчен түләү кими
Ел башыннан көченә кергән яңа законда җир участогы өчен түләүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр бар. Русия Федерациясе Салым кодексына яңа төзәтмәләргә ярашлы, коммерциягә бәйле булмаган бакчачылык ширкәтләрендәге гомум тәгаенләнештәге җирләргә салым ставкасы киметелә, ягъни кадастр бәясе суммасының элекке 1,5 проценты урынына 0,3 проценты күләмендә түләү билгеләнә. Бу яңалык әлегә кадәр булган гаделсезлектән арынырга ярдәм итәчәк. Әйтик, бакчачылар өчен ставка күләме 0,3 процент булганда, тукталыш мәйданчыклары, аралыктагы юл, гомум кулланылышта булган башка мәйдан хуҗаларына биш тапкыр артыграк салым түләргә туры килә иде.
Моңардан тыш, законга ярашлы, җирләре “дача хуҗалыгы өчен” яисә “дача төзелеше өчен” дип рәсмиләштерелгән булса, салым түләү тәртибен камилләштерү максатында, әлеге мәйданнар бакча участоклары категориясенә тиңләштерелә. Димәк, дача хуҗалары өчен дә ташламалы 0,3 процент көченә керә дигән сүз.
Игътибар! Шуны да исегезгә төшерик: ел башыннан (коммерциягә бәйле булмаган бакчачылык ширкәтендә әгъза булып тормаучы, әмма аның территориясендәге җиргә хуҗа булган) шәхси дачниклар (дачник-индивидуал) взнослары керемгә өстәмә табыштан азат ителә. Бу яңалык телгә алынган ширкәттә әгъза булып торучылар белән чагыштырганда, алардан взносларны артыграк алуны чикли. Аңлаешлырак итеп әйткәндә, ширкәткә әгъза булып керүдә өстенлекләр юк: ике очракта да салым дәрәҗәсе бертигез күләмдә билгеләнә.
Участок яңа тәртиптә бүленә
Бу ел башыннан гражданнарга җир участогы бүлүдәге моңа кадәр булган тәртипләр үзгәрде. Аңа кадәр телгә алынган бакчачылык ширкәтләрендә җир мәйданы гадиләштерелгән юл белән бүленә иде, ягъни муниципалитетлар тарафыннан кабул ителгән оешма һәм территория төзелеше проекты гына кирәк иде.
Гражданга бакчачылык ширкәте әгъзаларының гомум җыелышында аңа җир участогы бүленү турында протоколы һәм муниципалитетка гаризасы да җитә иде. Ел башыннан җир участогы алу өчен бакчачылык карамагындагы территорияләрне межалау һәм планировка проектлары таләп ителәчәк.
Сатканда да салым тотыламы?
Дачник үзенең участогында ниндидер уңыш үстереп, аны сатудан керем ала икән, аны НДФЛдан азат итү мөмкинлекләре бар. Моның өчен документларыгызның тәртиптә булуы мотлак һәм төп шартны истән чыгармагыз.
НДФЛдан азат булу өчен:
* бакчачылык ширкәтенең сезнең хуҗа булуыгызны раслаучы документы;
* сез саткан продукциянең сезнең бакча яисә яшелчә участогында үстерелүе турында белешмә булу мотлак. (Биредә участокның гомум мәйданы да күрсәтелергә тиеш).
Кайсы очракларда кими?
Ел башыннан көченә кергән законда, шулай ук, НДФЛ исәпләгәндә, салым тотып калуда яңа тәртипләр кулланыла башлады.
Әйтик, бүләккә бирелгән, яки мирас итеп алынган дача (участоклы бакча йорты), 2019 елда яисә соңрак та сатылган булса, шул ук вакытта аңа хуҗа булу вакыты өч елдан артмаганда, аны сатучы түбәндәге таләпләргә туры килгән очракта керемгә салым күләмен киметә ала:
* әлеге дачаны бүләк итүче, яки мирас итеп калдыручының бу милеккә ия булуда тотынылган чыгымнарны;
* яисә дачаны бүләк итеп алганда түләнелгән НДФЛ суммасын. (Бу очракта яңа милек хуҗасы дачаны бүләк итүче белән якын туганнар булмаска тиеш).
Сәхифәне Олег Төхвәтуллин әзерләде.
Читайте нас