+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
11 июнь 2020, 10:45

“Матурлык та татулыкка тартыла”

Нуриман районының Яңа Күл авылында зур проектка нигез салынган.

Нуриман районының Яңа Күл авылында зур проектка нигез салынган.
Агымдагы ел республика Башлыгы башлангычы белән Башкортстанда “Эстетика елы” буларак үтә. Шәһәр-авылларыбызның торышы соңгы елларда болай да күзгә күренеп үзгәрә иде,
ә әлеге башлангыч бу җәһәттән янә бер зур этәргеч булды.
Нуриман районы — республиканың иң матур төбәкләренең берсе. Әйе, табигатьнең үз матурлыгы, үз яме, әмма шушы матурлыкны саклаучылар булмаса, анда яшәүчеләр дә тирә-якны тәртиптә тотмаса, бу гүзәллек башка төрле күренер иде.
Районның Яңа Күл авылы биләмәсенә 6 авыл карый. Шушы авылларның һәрберсендә төзекләндерү, матурлау эшләре алып барыла. Яңа Күл авылында “Шәһәр мохите” федераль программасы кысаларында “Мәдәни-ял итү үзәге”ндә яңа объектка нигез салынган. Әлеге үзәктә күпфункцияле хоккей тартмасы булачак. Кышын балалар биредә хоккей уйнаса, җәен волейбол, футбол уйнау өчен уңайлы шартлар тудырыла. Шунда ук балалар өчен уен мәйданчыгы, ял итү урыны һәм өлкәннәргә спорт залы җиһазландырыла. Моның өчен авыл, конкурста катнашып, 17 миллион сумга якын акча откан. Объектның беренче чиратын 30 сентябрьдә тапшырмакчылар. Ул вакытта инде төзелеш мәйданында юллар салынган, хоккей тартмасы куелган булачак. Ә икенче елга үзәкне тулысынча җиһазландыру күз уңын-да тотыла.
— Кайчан гына әле авыллар картая, күпләре юкка чыкты, дип, борчылсак, бүген инде бу проблема акрынлап булса да хәл ителә. Мәсәлән, шушы авылда гына да бүген 1847 кеше яши. Әлбәттә, алар арасында яңа гына йорт төзеп керүчеләр дә, бер-бер артлы балаларга гомер бирүчеләр дә күп. Шушы авыл Советында 300гә якын бала яши. Алар, шәһәрдәге балалар кебек үк, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, күпкырлы шәхес булып үсәргә тиеш, — ди әлеге авыл биләмәсе рәисе Булат Ханов.
Чыннан да, бүген авылда булдыклы җитәкче эшли икән, анда яшәүчеләргә барлык уңайлы шартлар тудырыла. Яңа Күл авылына да килеп керү белән зур, матур мәктәп балкып утыра, аның янә-шәсендә генә балалар бакчасы урнашкан. Әлеге үзәк тә шушы объектлардан ерак булмаячак. Җитәкче билгеләвенчә, бу урын балаларга йөрергә уңайлы булсын өчен сайланган.
Сер түгел, бүген республика бюджетыннан да, федераль казнадан да авылларны үстерү өчен зур күләмдә акча бүленә. Авылларда зур-зур биналар калкып чыга, булганнары заманча төзекләндерелә. Әмма кайчак шушы биналарның буш утыруы да күзгә ташлана, чөнки авылда анда йөрүчеләр бармак белән генә санарлык була. Булат Айрат улы билгеләвенчә, авыл Уфага якын урнашканлыктан, шәһәргә йөреп эшләүчеләр күп, әмма аларның гаиләләре биредә яши.
“Кешене киеменә карап каршы алалар” дигән әйтем бар халыкта. Бу мәкальне һәрнәрсәгә карата әйтергә буладыр. Яңа Күл авылына килеп кергәч тә, тәү чиратта, төзек, матур йортлар сокландыра.
— Агымдагы елга авылларны төзекләндерү буенча планнар бик күп иде. Ләкин коронавирус таралу сәбәпле, кайбер эшләрне башкару тоткарланып торды, шулай ук бу пандемия бюджетка да сизелерлек зыян салды. Ничек кенә булмасын, алга куелган мөһим эшләрне быел ук башкарырга тырышачакбыз. Мәсәлән, “Эшлекле гамәлләр” программасы кысаларында Сатлык авылында зират коймасын алыштыру бурычын куйган идек. Шулай ук безнең авылда революционер Баһау Нуриманов паркы бар. Шушы ял итү урынын киртәләү буенча да 530 мең сумлык смета төзедек. Бу хыялыбызны да тиздән тормышка ашырачакбыз, — ди биләмә җитәкчесе.
Чыннан да, бүген авылның зур-зур адымнар белән алга атлавын урындагы халык та билгели. Күптән түгел генә халык соравы буенча “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы кысаларында авыл биләмәсе трактор алган. Әлеге техника кышын урамнарны кардан чистарту өчен файдаланылса, җәен тирә-якны чистарту эшләрендә алыштыргысыз. Программа кысаларында бу тракторга төрле тагылма инвентарь да алына. Моның өчен берничә миллион сум кирәк. Авыл җире өчен бу — зур акча. Шулай да, акрынлап булса да, бер елны — бер тагылма, икенче елны икенчесен ала биләмә.
— Авыл биләмәсендә халык күп булгач, аларның ихтыяҗы да төрлечә. Берәүләр урамнарны яктырту мәсьәләсен тизрәк хәл итүне сораса, икенчеләрен юллар проблемасы борчый. Әмма ниндидер карарны үзем генә кабул иткәнем юк. Җыелышларда халык белән барыннан да кирәгрәк ихтыяҗны ачыклыйбыз. Әлеге программаларда җиңгән акчаны алу өчен халыктан да күпмедер ярдәм булырга тиеш. Эшне киңәшләшеп башкаргач, бу мәсьәләне дә хәл итү авырлык тудырмый, — ди җитәкче.
Чыннан да, ниндидер эш башкару өчен матди як кына түгел, халык белән дөрес аралашу да кирәк. Булат Айрат улы әлеге вазыйфаны 2016 елдан башкара.
— Шушы авылда туып-үскәч, бу эшне авылдашларым белән берлектә башкару авыр түгел. Халыкны нәрсә борчуын да, авылның кайсы ягын үстерү кирәклеген дә кечкенәдән аңлап үстем. Әлбәттә, берүзем генә бу эшләрне башкара алмас идем. Һәрдаим якташла-рымның ярдәмен тоеп эшлим, — ди ул.
Шунысы куанычлы, әлеге авыл биләмәсендә бюджет оешмалары гына түгел, умартачылык, крестьян-фермер хуҗалыгын үстерүчеләр дә күп. Аларның һәркайсы тирә-як мохитне тәртиптә тотарга, төзекләндерергә тырыша. Халыкның матурлыкка тартылуы, туган авылын төзекләндерүгә игътибарын арттыруы, чыннан да, матур күренеш.
Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.
Читайте нас