+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Авыл хуҗалыгы
11 июнь 2020, 11:00

Тәрбия күргән басуда өмет зур!

“Кыдаш” хуҗалыгында чәчүлекләрне эшкәртү заманча технологияләр кулланып алып барыла.

“Кыдаш” хуҗалыгында чәчүлекләрне эшкәртү заманча технологияләр кулланып алып барыла.
Бүздәк районында язгы кыр эшләре быел үткән елдагыдан ун көнгә диярлек иртәрәк тәмамланды. Әмма басуларда моторлар гөрелтесе тынганы юк — эшкә химик утау агрегатлары чыкты. Хуҗалыкларда тулы куәтенә чәчүлекләрне эшкәртү, сызма культураларга минераль ашламалар кертү бара.
“Кыдаш” хуҗалыгы җитәкчесе, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Риян Латыйпов — белгечлеге буенча галим-агроном. Башкорт авыл хуҗалыгы институтында әлеге һөнәрне алып, хезмәт юлын башлаганга да 40 елга якын, шуның өч дистә елын – колхоз-авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе вазыйфасында. Бу чорда хуҗалыкта җитештерелгән ашлык, техник культураларны барысын тимер юл вагоннарына төясәң, эшелоннарның озынлыгы йөзләрчә генә түгел, меңнәрчә чакрымнарга сузылуын төсмерләргә була. Агрономлык канында булган белгеч Риян Рәдиф улы шуны да анык белә: басучылык тармагында ашлама сыйфатында һәм үсемлекләргә зыян китерүче корткычларга каршы химик препаратлар кулланылмаса, ашлык эшелоннары да нык кыскарыр иде. Кыскасы, уку йортында алган белемнәрне озайлы хезмәт тәҗрибәсе белән раслый ул. Шуңа да агымдагы елда да чәчүлекләрне эшкәртүдә химик ысулларга өстенлек бирелүе табигый.
— Ашламага, гомумән, химик матдәләргә хаклар нык артып, аларны сатып алырга финанс мөмкинлекләр чамалы чорларда да аларны кулланудан баш тартмадык, — ди хуҗалык җитәкчесе. — Әйткәндәй, җир эшенә кагылышы булган һәркем яхшы белә — мәсәлән, хәзерге шартларда минераль ашламадан башка мул уңышка һич исәп тотып булмый. Хәзер республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуҗалыкларга ашлама алуда күп кенә уңайлы шартлар тәкъдим ителә. Атап әйткәндә, хакларга ташламалар ясала. Химик матдәләрнең ассортименты да зур – технология буенча таләп ителгән һәркайсы бар. Техник коралланышта да үзгәрешләр тоемлы. Соңгы чорда гына, мәсәлән, чәчүлекләрне химик эшкәртүгә тәгаенләнгән заманча ике агрегат алдык. Шуңа да чәчүлекләрне тәрбияләүне киң колач белән алып барабыз.
Бу җаваплы эш хуҗалыкта бай тәҗрибәле механизатор, фидакарь намуслы хезмәте белән Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булган Руслан Гәрәевкә йөкләтелгән. Булдыклы игенченең техникасы да көйле эшли, үзе дә ару-талуны белми. Тоташ алганда, хуҗалык басуларында химик эшкәртүне ул берүзе алып бара. Аның белән очрашканда Руслан махсус агрегатында шикәр чөгендере плантацияләрен икенче тапкыр эшкәртә иде.
— “Татлы тамыр” ашлаганны ярата, — ди ул. — Шул ук вакытта, чүп үләннәрен дә өнәми бу культура. Химик утауны вакытында үткәрмәсәң, зыян киләсен көт тә тор. Уңыш мул булсын өчен технологияне төгәл үтәү зарур. Гомумән, хәзерге чорда тынгы юк безгә. Менә җир өчен шифалы яңгырлар явып үтте. Сүз дә юк, чүп үләннәре дә котырып үсә. Аларны химик ысул белән генә юк итәргә мөмкин. Шуңа да, вакыт белән исәпләшмәскә туры килә.
Механизаторга беркетелгән техника да югары җитештерүчән, сменага 100 гектарга кадәр мәйданны эшкәртергә сәләтле. Һава шартлары уңай булганда Руслан Гәрәев башкарылган эш күләмен 200 гектарга да җиткерә икән. Тоташ алганда исә, чәчүлекләрне тәрбияләү барышында уңган механизатор 4 мең гектар мәйданда химик эшкәртү үткәргән.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бүздәк районы.
Читайте нас